Домой Главные новости В области Зөлфәт Сәлаховның каерылган канатлары

Зөлфәт Сәлаховның каерылган канатлары

0
Зөлфәт Сәлаховның каерылган канатлары

25 ел элек, 30 августның җылы иртәсендә, фаҗигале рәвештә милләттәшебез һәм җәмәгать эшлеклесе Зөлфәт СӘЛАХОВның гомере өзелде.

“Град” төзү компаниясенең Молодогвардейская урамында урнашкан офисы янындагы атыш турындагы хәбәр Самара шәһәрен яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Җинаятьче пулясы бу юлы яшь һәм перспективалы җитәкче, төзүче, Җәмигъ мәчетен төзү буенча Попечительләр советы булдыру инициативасы авторы, “Азан” татар-мөселман газетасы учредителе һәм, гомумән, татарның асыл улы, ике балалы гаилә башлыгы Зөлфәт Сәлаховның гомерен кисте. Аңа бары тик 28 яшь һәм шәһәр Думасына депутат сайлауларында катнашу өчен документларын тапшырып йөргән гайрәтле чагы иде.

Милли хәрәкәт башлыгы булу өчен аңарда бөтен сыйфатлар да бар – белемле һәм милли җанлы, эшлек­ле һәм авторитетлы, бизнес һәм хөкүмәт органнары белән элемтәдә торган, ә финанс мөмкинлекләре зур перспективалар ачкан егеткә, татар һәм мөселман җәмәгатьчелеге алдында туа торган мәсьәләләрне хәл итү берни дә тормый иде. Зөл­фәтнең яшь йөрәге мә­четләрдә рухи-агарту эшләре алып бару, хәйриячелек белән шөгыльләнү планнары белән янып яшәде. Җәмигъ мәчетен төзү буенча тукталган эшләр 1995 елның язында, Зөлфәт тырышлыгы белән, кабат башланып китте, ә өлкә хөкүмәте бу проблемага игътибар итте…

Кызганычка, 90нчы елларда Россиядә сирәк көннәр атыш-үтерешсез уза, ә җи­наять­челәрне табып булмый иде. Менә бусы да ачыкланмыйча калды һәм гаеплеләр җәзага тартылмады.

Әгәр 1996 елның 30 авгус­тында җинаянәтьче пулясы аңа тимәгән булса, күпме яхшы эшләр эшләгән булыр иде ул?!

Шамиль Галимов. Әнәс Мингалиев фотосурәте.