Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:«Әни белән Илhам абый дуслыгы турында китап язарлык»

0
84

Җырчы Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әнисе турында истәлекләре белән уртаклашты.

Америкадан яңа гына кайтып төшкән Зөлфия ханым белән Казанның «Туган авылым» милли комплексында, «Әлфия Афзалова үзәге»ндә очраштык. «Юл бик арытты», дип зарланып алса да, әнисе турында хатирәләр белән уртаклашканда йөзе ачылып, карашы нурланып китте. 

– Мин бик бәхетле бала булып үстем. Әнием легендар җырчы булды. Тормышында трагик эпизодлар байтак булса да, безгә дөрес тәрбия бирә алды ул. Без исә, үз чиратыбызда, шул тәрбияне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тырышабыз. Әни бөек җырчы булса да, тормышта бик гади кеше иде. Шул ук вакытта аңа аристократлык та хас иде. Сеңлесенә – 3, үзенә 5 яшь чагында әти-әнисе вафат булган. Хәер сорашып йөргән вакытларын гел искә алып сөйли иде. Әти-әниләре вафатыннан соң ятимнәрне әнисенең апасы тәрбиягә ала: Башкортстанга алып китә. Бик авыр еллар, ачлык заманы бу. Ашарга пешерү өчен ярты стакан он урлаганда тотылып, аны төрмәгә ябып куялар. Ятимнәрне балалар йортына алып китәләр. Ул чорда законнар бик катгый булган. Әни 16 яшендә генә детдомнан чыккан.

Балачактан ук бик матур җырлаган. Шуңа аны гел үзешчәннәр оештырган концертларда катнаштыра торган булганнар. Бервакыт концертлар белән Актанышка җырчы Рәшит Ваһапов килгән. Әнинең җырлавын ишетеп, соклануын белдергән, Казанга чакырган. Әни бу хакта еш искә ала иде. Ә инде Казаннан Татарстан җыр hәм бию ансамбленә килгәч, әниемне үзләренә эшкә чакыралар. Ул озак уйлап тормый, тиз генә җыена да юлга чыга. Карьерасы шушы ансамбльдә башлана. Әниемне солист итеп алалар. «Самобытный самородок», дип йөртәләр аны. Музыка училищесына укырга керә, академик вокал буенча дәресләр ала. Шул вакыт директор әнине үзенә чакыртып ала: «Әлфия, укуыңны ташла, эшкә кер. Монда синең тавышыңны бозачаклар», – ди. Шулай итеп, ике ел укыгач, әни училищены ташлый, эшли башлый. Кияүгә чыга, балалар туа. Тормышны алып барырга, балаларны аякка бастырырга кирәк. Алны-ялны белми эшли әни. Мин дә гастрольләргә еш чыга идем.

Сезгә ана назы җиттеме? 
– Җитте. Мин хәзер генә моны аңлыйм. Балачакта: «Әнием, нигә безне гел калдырып китәсең», – дип үпкәли идем. Апам Гүзәл белән икебезне әниемнең апасы үстерде. Әни гастрольләрдән кайтып керми иде. Себергә, Урта Азия якларына 3-4 айга китә иде. Әнине күрми яшәдек без. Ул безгә ике атнага бер шалтырата иде. Элек бит Үзәк почта бүлекчәсеннән генә элемтәгә керү мөмкинлеге бар иде. Әни шалтыратасы көнне өйдән чыкмыйча телефонга карап утыра идек. Әнинең тавышын ишетү зур шатлык иде! Кайтырына ике ай гына калды, дип, көннәр саный идек. Әнисез яшәү, чыннан да, бик авыр булды. Әле хәзер дә, узган гомерне искә алып, апа белән моңсуланып утырган чакларыбыз еш була.

Әлфия апа нинди дәү әни булды?
– Оныклар әбиләрен «Әнәкә», дип йөрттеләр. Әнием бик ярата иде аларны. «Балаңның баласы балдан татлы, дип, юкка гына әйтмиләр икән», – дия иде. Беренче оныгы булып апамның кызы Иделия туды. Минем кызым Ләйсән, тагын оныклар дөньяга килде… Ул аларның барысын да тигез күрде. Үзе белән гастрольләргә дә алып чыга иде. Җәй айларында авылга кайту безгә зур бәхет тоелды. Концертлар алдыннан табигатькә чыга идек. Мин бит әнинең бригадасында эшләп тә алдым әле. Шуңа балаларны да үзебез белән ияртә идек. Каникул вакытларында әни оныкларына бар җылысын, назын биреп калырга тырышты.

Сез Америкада еш буласыз…
– Әйе, еш булам. Әле бер атна элек кенә кайттым. Минем анда олы кызым яши. Ул Америка кешесендә кияүдә, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Икенче кызым Мәскәүдә яши. Мин Америкада 15 ел яшәдем, ун ел шунда эшләдем. Ел саен кайтып, дүрт ай Казанда әни янында торып китә идек. Татарстан – туган җиребез, кайда гына яшәсәк тә, сагындыра, үзенә тартып тора. Пандемия вакытында кызым өч баласы белән Казанда яшәде, балалар монда спортзалга йөрделәр… Хәзер ирем белән озатып кайттык.

Оныкларыгыз Сезгә ничек дип эндәшә?
– «Әни», диеп. Әниемә «дәү әни», «бабушка» сүзләре ошамый иде. «Мине «әннәкә» дип йөртегез», – дия иде. Шуңа оныклары «әннәкә» диеп дәшүне гадәткә керттеләр. Мине исә оныкларым «әни», дип йөртәләр, чөнки «әби», «дәү әни» сүзләрен кабул итә алмыйм. Американнар исә кызымны «мама», дип йөртә.

Әниегез төшкә еш керәме?
–    Әни үлгәнгә дүрт ел ярым була. Дөресен әйтим, бары өч тапкыр төшемә керде ул. Кайвакыт йокларга ятар алдыннан: «Их, әниемне төштә булса да күрәсе иде»,– дип кабатлыйм, бик сагындыра шул. Ике атна элек Америкада вакытта төшемә керде. Апасы белән басып торалар, кәефе юк кебек, елмаймый да… Мин ул вакытта бераз авырып алдым, бәлки, шуңа борчулы кергәндер.

Илhам абый Шакиров белән бәйле кызыклы хатирәләрегез дә бардыр әле…
– Әни белән Илhам абый дуслыгы турында китап язарлык. Алар гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Әни миңа: «Әйдә, кызым, Илhам абыеңа барабыз»,– дип әйтә иде. Киендереп, алып чыгып китә иде. Онытылмаслык булып истә калган хатирәләр: Илhам абый рояльдә уйный, әни җырлый. Аннары бергәләп, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Илhам абый безне бик яратты, мине «кызым», диеп йөртте. Әнием аңа: «Син миңа өйләнмәдең», – дип үпкәләгән була. Ә Илhам абый: «Багажың зур бит синең», – дип җавап кайтара иде.
 Үләренә ярты ел кала, әни белән Илhам абыйда кунакта булдык. Шул вакытта ул әнигә: «Син миңа үпкәләмә инде», – дигән иде. Алар гомер буе бергә булдылар, аларны өзелмәс җеп бәйләп тотты. Икесе дә бер үк авырудан вафат булдылар.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here