Зәлилә диплом алды

0
Зәлилә диплом алды

Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итүче талантлы яшь җырчы Зәлилә бүген диплом алды. Ул бүген рәсми рәвештә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлады. Белгечлегендә болай дип язылган: “артист, преподаватель, руководитель эстрадного коллектива”. Котлыйбыз Зәлиләне!

“Алабуга көллиятенең хөрмәтле Әлфирә Гыйльмулловна Әкбәрова җитәкчелегендәге коллективына Гөлсирин өчен, Зәлилә өчен рәхмәт белдерәбез. Сездән яңа талантлар көтәбез! Зәлиләгә исә – уңышлар! Ә уңышлар… җиң сызганып эшләгәннән килә”, – ди ваһаповларның җитәкчесе Рифат Фәттахов.

matbugat