Үз-үзең белән гармониядә булу мөһим

0
21

7 декабрьдә опера һәм балет театрында “Самара өлкәсенең ел хатын-кызы” өлкә иҗтимагый акциясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Лауреатлар арасында милләттәшебез – Камышлы районының Иске Усман авылында туып-үскән, ә хәзерге вакытта Отрадныйның “Таркетт” идән өслекләре җитештерү предприятиесендә өлкән инженер-технолог булып эшләүче Гүзәл Даниял кызы ХАЙСАНОВА да бар иде. Ул «Тармак белгече» номинациясе буенча лаурет дип танылды. 1997 елдан бирле уздырылып килгән әлеге иҗтимагый акциядә яшь белгеч, беренче тапкыр катнашып, бәхетен сынап карарга булган.

Гүзәл 2012 елда Самара дәүләт техник университетын тәмамлаганнан соң әлеге предприятиегә эшкә урнаша һәм өлкән инженер-технолог дәрәҗәсенә күтәрелә.

– Белгечлегем буенча мин химик-органик. Оешмага урнашу белән алдыма аналитик лаборатория оештыру максаты куйдылар, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Куелган бурычны лаеклы үтәдем. Хәзер безнең лабораториядә предприятие эшләп чыгарган продукциянең зарарлы матдәләр бүлеп чыгару-чыгармавы, Россия стандартларына туры килү-килмәве тикшерелә, сыйфатын яхшырту буенча тикшеренүләр уздырыла. Шул ук вакытта без продукциянең үзкыйммәтен киметү турында да онытырга тиеш түгел, – дип елмая Гүзәл.

Мәкаләбезнең герое Камышлы районының Иске Усман авылында, укытучы гаиләсендә туып-үскән. Әнисе Гөлшат Әзкаровна бүген дә әле мәктәптә эшли. Энесе Данир да техник-белгеч, Сочидагы халыкара компаниядә эшли.

– Гүзәл, сезнең һөнәр күбрәк ир-атларга туры килә, минемчә. Сез бик катлаулы, җаваплы вазифа башкарасыз. Шуңа да карамастан, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга да өлгерәсез. Уңышлы булуыгызның сере бардыр, мөгаен?

– Минемчә, бу ир-ат эше, бусы – хатын-кызныкы, дип бүлешүләр күптән артта калган инде. Эшнең ниндие дә җиңел түгел. Беренче вакытларда кыенрак булды, билгеле. Университетта укыганда эшне бер төрле күзаллыйсың, ә чынлыкта исә ул бөтенләй башкача булып чыга. Иң мөһиме, авырлыклардан курыкмаска, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Нинди генә эшкә алынсаң да, гармония, баланс дигән төшенчәләр сиңа юлдаш булырга тиеш.

Кайвакыт мин үземне берәр эшкә куәтләндерү өчен: “Запас уенчылар эскәмиясендә утырудан файда юк, уенда үзең катнаш!” – дип әйтәм һәм җиң сызганып эшкә керешәм. Эш барышында үзең дә катнашып, бөтенесен дә контрольдә тоткан очракта гына, тәҗрибә җыя-җыя, осталыгыңны, белемеңне үстерә-үстерә генә, уңышка, куйган максатыңа ирешергә була. Хәзерге вакытта мин гармония һәм баланс белән янәшә атлыйм, дип уйлыйм. Минем өчен бу зур шәхси җиңү, – дип уртаклаша уңышлы булу сере белән Гүзәл.

– Җиңү дигәннән… “Ел хатын-кызы” исемен яулау сезнең өчен зур әһәмияткә ияме? Киләчәктә дә алдыгызга зур максатлар куярга уйлыйсызмы?

– Тормышымны, гомумән, төрле максатлардан торган баскыч кебек күрәм. Алар арасында катлаулылары да бар, җиңелрәкләре дә. Бу бәйге шуларның берсе инде. Әлеге җиңүгә ирешүем өчен “Таркетт” заводының профсоюз оешмасы рәисе Антон Алексеевич Булгаковка рәхмәтлемен. Ул узган елда ук мине бу конкурста катнашырга үгетли башлаган иде. “Предприятие исеменнән сине тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Синең проектларны без генә күрергә тиеш түгел, аларны халыкка да күрсәтергә кирәк. Безнең оешмада шундый талантлы хезмәткәр эшләгәнне бөтен өлкә халкы белергә тиеш”, – дигән сүзләре миңа канатлар куйды сыман. Шул вакытта мин беренче тапкыр бәйгедә катнашу турында уйлана башладым, – ди химик. – Кемнеңдер сиңа ышануын белеп тору көч өсти. Менә мин дә җиңүдән соң үз-үземә ышана башладым, җитәкчеләрем, коллективым алдында дәрәҗәм үсеп китте, яңа җиңүләргә омтылу хисе туды. Бәлки, бу җиңү миңа авыр ачыла торган ишекләрне җиңел ачып, алга атларга ярдәм итәр. Киләчәктә профессионаллар өчен оештырылган бәйгеләрдә катнашыргамы, юкмы, дип икеләнеп тормаячакмын инде. Алга, тик алга!

– Хезмәт юлына тәүге адымнар ясаучы яшь белгечләргә, һөнәр сайлау алдында торган чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди киңәшләр бирер идегез?

– Әйе, минем һөнәр җиңелләрдән түгел. Әмма мин аны үзем сайладым, химик булырга мине беркем дә мәҗбүр итмәде. Киресенчә, гомер буе физика-математика укытучысы булып эшләгән, тормышның әчесен-төчесен татыган Мәрьям әбием, университетка керер алдыннан, балам, син әйбәтләп уйладыңмы, дип кат-кат сорады. Балачактан үҗәтлегемне күрсәтеп өлгергәнгәме, якыннарым мине башка һөнәр сайларга үгетләп азапламадылар. “Әгәр карарың нык, теләгең көчле икән, юлыңда очраячак каршылыклар куркытмас”, – дип, ихтыярыма каршы төшмәделәр.

Химия фәненә мин мәктәптә укыганда ук гашыйк булган идем. Форсаттан файдаланып, бүгенге казанышларым өчен чиксез рәхмәтләремне авыл мәктәбендә химия фәнен укыткан Зәлия апа Кәримовага җиткерәсем килә. Ул аңлаткан темаларны мин хәзер дә бик яхшы хәтерлим. Аның кебек остазлар күбрәк булсын иде. 14 – 15 яшемдә үк мин булачак һөнәремнең химия белән бәйле буласын һәм сәнәгать өлкәсендә эшләячәгемне белә идем. Иң мөһиме, кеше күңелендә максат булырга тиеш, минемчә. Кем булырга телим, дигән сорауга җавап таба алсаң, чынга ашыру юлы да табылачак, – дип елмая Гүзәл.

Әйе, ел хатын-кызы белән әңгәмәдән соң, уңыш нигезенең тырышлыкта, изге нияттә булуына тагын бер кат инандым. Барлык укучыларыбыз исеменнән дә Гүзәлне зур җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез!

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here