Домой Поздравления Заһирә Зәбих кызы Гыйрфановага – 65 яшь һәм әтиебез Әмир белән гомер итүләренә – 47 ел!

Заһирә Зәбих кызы Гыйрфановага – 65 яшь һәм әтиебез Әмир белән гомер итүләренә – 47 ел!

0
Заһирә Зәбих кызы Гыйрфановага – 65 яшь һәм әтиебез Әмир белән гомер итүләренә – 47 ел!

Елховка районы, Тупли авылы Заһирә Зәбих кызы Гыйрфановага – 65 яшь һәм әтиебез Әмир белән гомер итүләренә – 47 ел!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән күркәм туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, ныклы исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, киңәш биреп торуың өчен сиңа мең рәхмәт!

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                     иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме

                      тырыштың син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                              сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

“Әни” диеп дәшәр кешең

                                       булу –

Нинди бәхет үзе дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                          була,

Кайгыларың булса – югала.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Әмир, бала­ларың Зөлфия, Зөләйха, Гомәр, Зөһрә, оныкларың Ульяна, Рөстәм, кияүләрең Володя, Ис­лам, Рамил.