Домой Пресса Заманча мәктәп нинди булыр?

Заманча мәктәп нинди булыр?

0

Яңа уку елы башыннан Россия мәктәпләре үзгәртелгән санитар кагыйдәләр һәм нормалар буенча эшли башладылар. Моңа кадәр булган кагыйдәләрдән аерма шактый. Бу яңалыклар ни дәрәҗәдә чынга ашырыла икән соң, дигән сорау белән шәһәрдәге бердәнбер татар “Яктылык” мәктәбенең ишеген ачып керәбез. 

Үзгәрешләр мәктәпнең ише­­­галдыннан ук башлана. Яңа таләпләр буенча, иң әү­вәл мәктәп территориясе койма белән әйләндереп алынган һәм, ким дигәндә, тер­ри­ториянең яртысына агач-куаклар утыртылган булырга тиеш. Бу балаларның үсешенә, кан составына, авыруларга каршы торучанлыкларына уңай тәэсир итәр, дип фаразлана.

«Яктылык» директоры Дания Мидхәт кызы Әбдрәхимова сүзләренә караганда, бу уку йорты территориясе күптән инде гөлбакчага әверелдерелгән. Ә быел беренче сыйныфка килгән балалар әле каеннар аллеясы да утыртканнар. Шулай итеп, бу кагыйдәгә буйсыну артык зур авырлык китермәгән.

Яңа документ уен мәй­дан­чыкларына асфальт җәелгән, футбол кырларында чирәм үс­кән, йөгерү юлларына дренаж түшәлгән булуны таләп итә. Аларны үтәргә тырышып, совет заманнарыннан ук җәелеп куелган асфальтларны актарып, дренаж җәю, үлән чәчү белән шөгыльләнә башларга туры килмәгәе. Барлык мәктәпләрдә дә бу шартларның үтәлүе шик­ле. Әйтик, яңа таләпләр буенча мәктәптә актлар, кинопроектор заллары, артистларның киенү, костюмнар һәм музыка уен кораллары саклау бүлмәләре булуы зарур. Һәр мәктәпнең электрон-мәгълүмат базасы туп­­ланылган булырга, компьютер белән җиһазландырылган белешмә-мәгълүмат үзәкләре зур залларда урнаштырылырга тиеш. Класс бүлмәләре һәр балага 2,5 квадрат метр мәйданнан ким булмавы шарт. Белем иленә тәүге тапкыр аяк баскан нәниләрне беренче каттагы махсус мәйданчыкка чыга торган аерым блокларга урнаштырырга кирәк. Спорт залларында душ бүлмәләрен әлегә санаулы мәктәпләр генә булдыра ала.

Яңа стандартлар белем йорт­ларын яңача җиһазлау бе­лән генә чикләнмичә, уку-укыту программасын да үзгәртте. Документта төп игътибар башлангыч мәктәпләргә юнәлдерелгән. Беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр атнага биш көн (шимбә, якшәмбе ял) үт­кәрелә. Пәнҗешәмбе һәм җом­­га көннәрендә ул балалар җи­ңеләйтелгән программа буенча укыйлар. Аларга билге куймау һәм өй эше бирелмәве дә шарт. Дәресләр арасында 40 минутлык озын тәнәфес оештыру да, балаларга иркенләп ашау, бераз ял итү мөмкинлеген бирә.

Умырткалары зыян күр­мә­сен өчен, беренче сыйныф уку­чысының букчасы – 1,5 килограммнан, 3-4 сыйныф уку­чы­ларының 2 килограммнан арт­маска тиеш. Шуңа кү­рә укучыларга икешәр комп­лект дә­реслекләр алып куярга тәкъдим ителә: берсе – өйдә, икенчесе мәктәптә куллану өчен, диелә. Әмма икенче комплект китап­ларны кем сатып аласы һәм аларны кайда саклыйсы – әлегә билгеле түгел.

Яңа документ буенча озайтылган көн төркеменә калучы 1 сыйныф укучылары мәктәптә көндез йоклап, ял итеп алырга тиеш. Йокы бүлмәләренең кызлар һәм малайлар өчен аерым булуы да шарт. Бу инициа­тива кирәкле һәм бик дөрес, тик типовой проект буенча салынган мәктәпләрнең берсе дә әлеге таләпләрне үти алмый, әлбәттә. Шуңа да Рос­потребнадзор тикшерүеннән кур­кып, Самараның күп кенә мәк­тәпләре озайтылган көн төркемнәрен бөтенләй оештырмаганнар.

«Яктылык» татар мәк­тә­бендә дә 1 сыйныф укучылары өчен озайтылган көн төркемен ябу куркынычы тугач, ата-ана­лар «үзебез эштә, балаларыбызны кайда куярбыз икән», дип борчыла башлаганнар иде. Мәгариф министрлыгында ата-аналарның ризасызлыгын алдан күреп, бу таләпне кичектереп торырга булганнар. «Йокы бүлмәләрен яңа төзелә торган мәктәпләрдән генә таләп итәчәкбез», – дип белдерергә ашыкканнар анда.

Элеккечә, хезмәт тәрбиясе бирәбез дип, балалардан тү­бәдән кар төшертү, тәрәзә юдыру кебек иминлеккә яный торган эшләр кушу хәзер тыелган. Бәласеннән башаяк, дигәннәрдер инде. Хәтта хез­мәт дәресләрендә кулланыла торган эш җиһазларының үлчәмнәре дә исәпкә алынган. Әйтик, кул пычкысының диамет­ры – 34, ә келәшчәнең озынлыгы 200 миллиметрдан артмаска тиеш икән.

Гомумбелем уку йортларын шушы санитар үзгәрешләргә туры китерү өчен, Россия хө­күмәте быел – 20 миллиард, ә 2012 елда 60 миллиард сум акча тотачак, дип хәбәр иттеләр. Бу уңайдан урынлы сорау туа: ә нишләп соң балалар яңа стандартлар буенча укый башлагач кына үзгәрешләр кертү өчен акча төшә башлый икән? Ник соң бездә бөтен таләпләр үтәлеп, уңайлыклар булдырылгач кына, яңа санитар нормалар да, яңа укыту стандартлары да кертелми? Ник мәктәп директорлары «кызу таба»га төшкән елан кебек стандартларга ярак­лашырга, Роспотребнадзор ал­дында акланырга, ә аклана ал­маса, ата-аналар “продленка” булмаса, балаларыбызны кая куярбыз инде, дип кайгырырга тиеш икән?

Әйе, яңа стандартларның күпчелек таләпләре әлегә без­нең колакка сәер булып тоела. Алар балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә, мәгариф хезмәткәрләре өчен дә зур сынау. Кайсы мәктәп шул сынау­ларны үтә алса, шул гына яшәргә хокуклы булып калачак.

Римма Нуретдинова.                                                Бердямлек № 47