Домой Главные новости Заманча милләтара парлар

Заманча милләтара парлар

0
Заманча милләтара парлар
Фото: Яндекс.Дзен

Автор: Гүзәл Әмирова

   Гаиләнең әһәмияте һәрвакыт кешелек фикерләрен биләп тора. Чөнки ул нәкъ менә гаилә-гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне төп саклаучы, шулай ук шәхесне социальләштерү өчен төп компонент. Бигрәк тә бу тема, этник төркемнәргә караган ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барганда, кискен кабул ителә. Нәкъ менә гаиләдә кеше әхлагына нигез салына, үз-үзеңне тоту нормалары формалаша, шәхеснең эчке дөньясы һәм шәхси сыйфатлары ачыла. Башка мәдәният, дин, гореф-гадәтләр, әхлакны кабул итү – һәр кешенең мирасы, бу бергә яшәү теләге һәм хис-тойгылары өчен көчле сынау. Әмма, моңа карамастан, катнаш никахлар бүген бик күп.

   Заманча дөнья шулай нык үзгәрде. Хәзерге технологияләр үсеше, мәдәни нормалары үзгәреше, интернетка нигезләнгән яңа приоритетлар һәм яңа аралашу формалары – болар барысы да гаилә әһәмиятенә бик нык тәэсир итә. Гайлә институтына урын бармы монда дигән сорау туа?

   Аерылышулар саны даими арта баруы шулай ук яшь парның җәмгыятьтәге проблемалары турында сөйли. Ләкин бу үзгәрүчән дөньяда яныңда ышаныч кешең булуы, мәхәббәт һәм җыллык утравы – туган оя булуы һәркемгә кирәкле. Шуңа күрә кыю рәвештә белдеререгә мөмкин: гаилә беркайчан да хәзерге көннәрдә кебек актуаль булмады.

   Гаилә төзү – кеше тормышында иң мөһим мизгелләрнең берсе. Барысы да җәмгыятьнең сәламәт һәм нык ячейкасы булдырырга тели. Кагыйдә буларак, ир-атлар һәм хатын-кызлар үз илләренең, бер милләт һәм дин вәкилләре белән никахлашуны өстен күрә. Анысы аңлашыла, мәдәният, тел, гореф-гадәтләрнең уртаклыгы һәм туганнарның якынлыгы үзара аңлашу процессын җиңеләйтә. Әмма хәзерге дөньяда чикләрсез милләтара никахлар ешрак күренешкә әверелә бара. Аларның сәбәпләре башта гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр белән бәйле. Еш кына балалар әти-әниләренең сүзенә каршы киләләр. Икенчедән хәзерге көннәрдә үз кешесен табу алай ук җиңел мәсәлә түгел. Кайберләр ничек кенә баштан парны үз милләтеннән сайларга тырышсада, тик бары бу максатны тормышка ашыру һәр вакытта җиңел килеп чыкмый. 

   Әгәр чыннан да гаиләнең хәзерге җәмгыятьтә ничек үзгәрүе турында уйлансагыз, ягъни бу трансформацияләрнең гаять зур, хәтта глобаль булуын аңларсыз. Гайләнең эчтәлеге, роле һәм функцияләре, аның һәр аерым әгъзасы бөтенләй башкача. Аның төп никах фәлсәфәсе дә нык үзгәрде. Нигездә ир-ат һәм хатын-кыз никахы – ярдәм һәм уртак үсеш, ике партнер берлеге казанышларын туплау буларак карала.

   Мондый фәлсәфә мөнәсәбәтләргә ярдәм итә, анда кеше яратырга, хөрмәт итәргә һәм үзара мөнәсәбәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк. Шундый дөрес тәрбия бирү безнең дөньяда аз булган игелек, мәхәббәт, кешелек тормышының, ир белән хатынның тугрылыгының мәңгелек идеалларын тапшырырга, сакларга һәм ишәйтергә сәләтле.

   Ә бүгенге күзәтүләр буенча, милләтара парлар арасында никахлар сирәгрәк таркала. Ни өчен шулай килеп чыга?

Уйлап карагыз үсегез. Ике кеше, туганнарының үгет-нәсихәтләренә карамастан, гаилә коралар. Мондый никахларда ике милли мәдәниятне берләштерү бара, һәм бу очракта кешеләр үзләренең башка мәдәниятне, яшәү рәвешен, гореф — гадәтләрен кабул итеп кенә калмыйча, бер-беребез алдында гына түгел, ә тирә-юньдәгеләр һәм туганнар алдында да җаваплылык хисе тотарга тиешлекләрен аңлыйлар.

   Әмма биредә никахка кергән кешенең өлгергәнлеге дә исәпкә алынырга тиеш. Хәзер яшьләр җиңел итеп парлашалар да шулай ук таралашалар. Монда гаилә коруда чит телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, идеологияне көчләп тагарга ярамау турында зирәк аңлау мөһим. Милләтара никахлар мәдәниятләр бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә зыян китерми, өстенлек бирми, берләшеп торганда гына тулы кыйммәтле булачак. Бер-беренең үсешендә ярдәм итеп, тынычлыкта һәм килешеп яшәгәч кенә тулы гайлә булуы мөмкин. Монысына инде аңлаешлы шикелле.

   Тик бары көнкүрештә ул барысы да күпкә катлаулырак. Тормышыңны башка милләт кешесе белән берләштергәч үз илеңнең гореф-гадәтләрен югалту һәм яңа традицияләргә иярү бурычы барлыкка килә. Коммуникатив характердагы кыенлыклар да беркая да китми. Ә иң авыры балаларны тәрбияләү темасы. Нинди кануннар буенча балага исем биру, нинди милләтнең исеме була анда, нинди диндә яши бу бала? Оныкларының киләчәге турында сораулар ата-аналарны бик нык борчый. Әммә аларның киләчәге аңлаешсыз булып кала һәм күп каршылыклар тудыра. Ә инде аерылышу очрагында оныгы белән аралашу мөмкинлеге катлаулана һәм туганлык элемтәләре бөтенләй югалырга мөмкин.

   Ничек кенә булмасын, табигатьнең зирәклеге һәм алга таба күрүчәнлеге яшь кешенең күңелен тулыландырган яңа хис – чын мәхәббәт барлыкка килүендә чагыла. Шуңа күрә бу тема һәрвакыт актуаль булачак.