Домой Главные новости Заманча татар телендә белем алу платформа

Заманча татар телендә белем алу платформа

Заманча татар телендә белем алу платформа

21 век- век современных технологий, время онлайн общения, онлайн встреч, онлайн работы и онлайн обучения.
Очень рада тому, что есть обучающие проекты и на татарском языке. С удовольствием, представляю проект univer.tatar.
univer.tatar сайт ачык университет дип үзен тәгдим итә.
Сайт заманча белем алу платформасы. Дөньяның төрле почмагыннан татар телендә тарих, мәдәният, сәясәт, IТ, дизайн, медиа өлкәләрендә яңа белем алу мөмкинлеге бирелә. Кыска вакыт өчендә сыйфатлы тирән белем алу мөмкинлеге. Татар телендә онлайн форматта өстәмә белем бирү мәйданчыгы.
Платформада бушлай китапларны онлайн укып була яися үз телефонга, компьютерга саклап калырга була. Китапханәдә: «История татар», «Кол Гали Йосыф китабы», «Очерки по истории Волжской Булгарии» һәм башка китаплар. Платформа белем үстерү өчен зур шартлар тудыра, күп кызыклы язмалар укып һәм видео карап була.
Сайт татар телендә алып барыла. Проект бик яшь, аңардан карамстан, мәглүмәтләр күп. Форум җитәкчесе Ленария Мөслим ( Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе).
Курсның ахырына җиткәч, тәмамлагач сертификат та бирелә, ул “Ачык мәктәп” өстәмә бирү программаларына кертелгән һәм лицензияләнгән. Сертификат портфолио өчен өстәмә документ була.
Мин үзем платформада активациясен үттем, барыгызга да тәгъдим итәм.

Гульфия Каримова