Домой Жизнь татар Татары в регионе Зарыгып көткән күрешү

Зарыгып көткән күрешү

0
Зарыгып көткән күрешү
Фото: humaverse.com

Мәктәп директорының эш көннәреннән бер бәләкәй генә, ләкин бик әһәмиятле вакыйга

Ике дәресемне уздырып, кабинетыма кереп үземнең директор эшләре белән шөгыльләнергә уйлаган гына идем, ишекне дә шакымыйча дулкынланган, бераз битләре дә кызарынган өченче класс укытучысы Мария Сергеевна килеп керде.

– Әсхәт Әсәдуллович, мин нишләргә дә белмим бу Аня Соловьева белән! – ди. – Дәрес буе күзен тәрәзәдән алмыйча утыра. Башта гел 4 – 5 билгеләренә генә укый иде. Ә хәзер укуын бөтенләй ташлады. Бүтән урынга да күчереп утыртып булмый – ярсып, үкереп-үкереп елый башлый. Мин генә түгел, аның өчен балалар да кайгыра башладылар.

Дәрес башлангач, мин Мария Сергеевна сыйныфына киттем. Исәнләшеп, балалар урыннарына утырышкач, мин Аня янына килеп бастым да, без икәү генә ишетерлек итеп:

– Анечка, менә минем кабинет ачкычы. Син аны ал да, шауламыйча гына, беренче катка төшеп Надя апаңны тап. Ул минем кабинетны ачып сине кертсен. Зур тәрәзә каршысына утырып мине көт. Дәрес беткәч, мин синең яныңа төшәрмен. Урта шкафта кызыклы китаплар бар. Теләсәң аларны кара, ярыймы? – дидем.

Бала минем сүзләргә бик гаҗәпләнде. Мин аны ачуланыр дип уйлаган булса кирәк. Дәрес тәмамланганны көтмәдем – Аня янына төштем. Ул минем кергәнне дә ишетмичә тәрәзәгә ябылып урамга карап утыра иде. Мин, кыз ишетсен өчен, җиңел генә йөткереп куйдым. Сискәнеп, тәрәзә яныннан китеп минем яныма килеп басты Аня. Мин аны кулыннан тотып үземә каршы урындыкка утырттым.

– Анечка, сөйлә инде, ник син бүтән урынга күчеп утырырга теләмисең? Укуың да начарайды, гел өчлеләр ала башладың.

Кызның күзләре моңсуланды, күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп төште. Минем үземә дә авыр булып китте.

– Ярар-ярар, дулкынланма, елама. Сөйлисең килмәсә – кирәкми, сөйләмә. Тынычлан, – дим.

– Сез беркемгә дә әйтмисезме минем сүзләрне? – диде кинәт Аня.

– Ышанмасаң – сөйләмә. Сәбәбен белсәм, мин сиңа ярдәм итә алыр идем,бәлки, – дидем. Кыз 1 – 2 минутка тынып калды. Баланың бөтен тәне сизелерлек калтырый башлады. Мин сөлге алып аның яшьләрен сөрттем дә тәрәзә янына китеп бастым. Күпме вакыт узгандыр, белмим. Ләкин ишекне шакып безгә комачаулаучы булмады. Аня тавышсыз гына минем яныма килеп басты да акрын гына кулыма кагылды. Без икәү диванга утырдык.

– Мин тәрәзәдән әниемне көтәм. Аның өйдән киткәненә алты ай булды инде.

– Ни булды? Ник, кая китте соң ул?

– Белмим, шәһәргә ахры… Китәр алдыннан ул миңа: “Кызым, йөрәк нурым, гафу ит мине. Мин тиз әйләнеп кайтырмын. Әтиеңне тыңла. Зинһар өчен түзәргә тырыш миннән башка. Син бит инде зур кыз”, – диде. Ә үзе никтер елый иде. Әти башка бүлмәгә кереп ишеген ябып куйды. Ул да елады ахры. Мин икесен дә бик жәлләдем, әмма еламадым. Түздем. Мин берәр җирем авыртса гына елыйм. Әллә алар да авырганмы дип уйладым.

Инде ничә ай үтте, ә ул һаман кайтмый. Мин әтиемнән көн саен “Әни кайчан кайта” дип сорыйм. Ә ул миңа: “Йә иртәгә, йә озакламый”, – дип җавап бирә.

– Бәлки әтиең әниеңне рәнҗеткәндер?

– Юк, юк! Ул мине дә, әнине дә бик ярата!

– Әйдә без синең белән килешик әле, – дидем, кызны тыңлап бетергәч. – Син миңа тәрәзәгә еш карамаска сүз бир. Ә мин Мария Сергеевнага сине күчереп утыртмаска кушармын. Тырышып укырга тотын, бер өчлең дә булмасын!

– Бик зур рәхмәт. Мин сезне алдамам, уңайсыз хәлдә калдырмам, – диде Аня.

Кабинет ишеген ачып җибәрсәм – мине дүрт укытучы көтеп тора. Җыештыручыбыз Надя апа, мөһим кеше бар, дип аларны кертмәгән.

Бу сөйләшү сентябрь ахырларында булган иде. Аня миңа биргән сүзен үтәде. Беренче чирекне яхшы билгеләргә тәмамлады. Ә ел ахыры безгә көтмәгән хәл бүләк итте. Бөтен мәктәп мәш килеп Яңа ел бәйрәменә әзерләнә иде. Урамда зәмһәрир суыклары тора. Шундый бер көнне Аня, соңгы дәрес вакытында, мәктәп формасы һәм икенче аяк киеменнән генә, яланбаш килеш урамга чыгып йөгерә. Надя апа аның артыннан: “Анечка, кая барасың? Тукта-тукта! Суык бит!” – дип чыкса, кыз аны ишетми – йөгерүен белә. Караса, кызга каршы, абына-сөртенә, бер хатын-кыз йөгерә. Бераздан алар Аня белән кочакланышып минем кабинетка килеп керделәр. Мин ул вакытта телефоннан сөйләшә идем. Бу күренештән каушап, ни әйтергә дә белмичә катып калдым. Аня миңа:

– Әсхәт Әсәдуллович, бу – минем әнием! Ул бөтенләйгә кайткан, – диде шатланып. – Мария Сергеевнага әйтегез, хәзер ул мине кая күчерсә дә мин риза, – диде дә яшен кебек атылып бүлмәдән чыгып та китте…

Бәлки, укучының бу гаиләдә нинди проблема булганын беләсе киләдер. “Һәр гаиләне Аллаһының рәхмәтле, рәхәтле, бәхетле, саваплы юлларыннан тайпылдырыр өчен, мең дә бер һәм тагын бер капчык нигезле вә нигезсез сәбәпләр саклап торыр”, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Күрәсең, бу ир белән хатын шуларның берсенә абынгандыр. Алай карамаган, болай ярамаган, ашыгып әйткән, үпкәләгән… Атта да, тәртәдә дә гаеп булгандыр. Бәхетле гаиләнең төп нигезе – бер-береңне гафу итә белүдә. Моны онытырга ярамый.

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ,

Челно-Вершины авылы.