Домой Поздравления Затия Госман кызы Җәббаровага!

Затия Госман кызы Җәббаровага!

0
Затия Госман кызы Җәббаровага!

Кадерлебез!

Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын. Җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, балаларыңны каршы алып, озатып, кайгы-хәсрәтсез, байлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

80 яшь Ходай биргән бүләк

                                         итеп

Сентябрь аеның мул бай

                                        аенда.

Арып кала күрмә, талып калма,

Батыр Затия булдың,

                   бирешмә бүген дә.

Ходай сиңа әҗерен бирсен,

Күп авырлыклар күрдең узган

                                 гомереңдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Безнең күңел һәрвакыт та

                                            сиңа

Тели гел изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка

Беркем юк кадерлерәк.

Иң изге теләкләр белән Ибраһим – Разия, Вил – Рәйсә, Вазыйх – Мәрьям, сеңелең Зәйтүнә, абыең Якуб – Мәрьям балалары, оныклары белән, дусларың, күршеләрең На­җия, Наҗия, Гөлйөзем, Милия, Әлфия, якын туганнарың Наҗия, Нургали – Фатыйма балалары белән.