Журналист һәм тарихчы Шамил Галимовка 65 яшь тула

0
64

“Бердәмлек” газетасының чишмә башында булган журналист, 17 ел буе “Азан” газетасын чыгарып килгән баш мөхәррир, татар иҗтимагый оешмалары әгъзасы, берникадәр вакыт Өлкә татар иҗтимагый автономиясе директоры, ә соңгы 10 – 15 елда туган ягыбыз тарихын өйрәнеп, күпсанлы китаплар язып һәм бастырып чыгарган Шамил Галимовка 8 декабрьдә 65 яшь тула.

Шамил Хәйдәр улы белән мин нәкъ утыз ел элек, ерак 1992 елда, “Бердәмлек” газетасына машинистка булып эшкә килгәч танышкан идем. Ул, һәм “Бердәмлек” газетасында эшләгән башка абруйлы хезмәткәрләр минем өчен әүлияләр булып күренәләр иде. Алар минем үзаңыма нык тәэсир иттеләр һәм аңа кадәр узган гомеремне зур тормыш юлына прелюдия генә итеп күр¬сәттеләр. Мин белмәгән күп нәрсәләрне беләләр, ләкин әй¬тә алмыйлар кебек тоела иде. Ул шулай булгандыр да. Чөнки үткән гасырның туксанынчы елларын мин ниндидер иләк, яисә диффузия процессы бара торган сыекча белән чагыштыра идем. Кемдер төпкә төшә, кемдер өскә күтәрелә һәм бу процессның анык кануннары бер¬кемгә дә билгеле түгел иде.  

Менә шул диффузия процессы барган редакциягә мин дә килеп эләктем һәм башым белән татар тормышына кереп чумдым. Миңа журналистика өлкәсендә зур тәҗрибә туп¬лаган Рәфгать Әһлиуллин һәм Шамил Галимов бик күп ярдәм иттеләр, һәм алар мине бу даирәгә җитәкләп керткән беренче кешеләр иде.    

Шамил Хәйдәр улы ил тарихын, татар тарихын, Идел буенда сибелеп яшәгән аерым кавемнәр һәм авыллар тари¬хын яхшы белүе белән редакция хезмәткәрләреннән аерылып тора, күп шәхесләрне шәхсән белә һәм һәрнәрсәгә үз карашы бар иде. Бераздан бу аңа “Бердәмлек” редакциясеннән чыгып, эшкуар Зөлфәт Сәлахов ярдәме белән, “Азан” газетасын ачарга һәм 17 ел буе аны кызыклы итеп чыгарырга, һөнәре буенча тарихчы буларак, үзенең эзләнүләрен халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирде.  

Кызганычка, финансирование булмаганлыктан, “Азан” ябыла. Ләкин шундук Шамил Хәйдәровичка башка ишекләр ачыла. Бу вакытта ул инде Самара өлкәсенең татар тарихчысы буларак танылган, 25 еллык тәҗрибәсе булган  белгеч булып җитешкән кеше. Газета чыгару буенча көндәлек вак эштән аерылгач, яраткан тарихына да вакыт күбрәк кала. Ул Мәскәү, Петербург, Самара, Уфа, Казан, Ульян, Оренбург, Богырыслан архивларына башы белән кереп югала, өлкә татар авыллары, Самара шәһәре тарихлары, муллалары, танылган кешеләре буенча эзләнүләр алып бара һәм, нәтиҗәдә, саллы тарихи китаплары, белешмәләре басылып чыга башлый. Нәрсәсе гаҗәпләндерә: аның башында, энциклопедиядәге кебек, мең-ләгән даталар, исемнәр, һәрберсенең биографиясе һәм авыл атамалары саклана.   

Шамил Галимовка рәхмәт сүзе белән дүрт ел элек булган вакыйгаларга кайтам. Октябрьнең 31ендә, “Бер¬дәм¬лек”нең баш мөхәррире Рәф¬гать Әһлиуллин вафат булган көнне, Шамил белән шәһәр зиратына башка эш буенча барырга туры килде. Анда инде Рәфгать абыйның кабере өчен агач кәүсәсен кисәләр иде. Шул тәэсирдән арына алмыйча, “Бердәмлек”нең киләчәк язмышы турында сүз кузгаттык. Башларыбызда томан иде, әлбәттә. Ләкин шуны аныкладык – газета ябылмаска тиеш. Без, газетаның чишмә башында булган кешеләр, аны саклап калмасак, кем аны үз кулларына алыр? Аның бит ике меңнән артык укучысы бар. Газетаны япсак, халык күзләренә ничек карарбыз?  

…Чынлап та, шушы дүрт ел эчендә газета битләрендә Шамил Хәйдәр улының тарих, шәхесләр, милли тормыш темаларына язылган мәкаләләре даими чыгып торды. Тарихи даталарны исебезгә төшереп, күп вакыт хата җибәрүдән дә саклап кала иде. Без дә ул уздырган чаралар турында гел язып тордык. Ә үткән ел ахырында, газета авыр хәлгә калгач, аның гаиләсе безгә акчалата да ярдәм итте. Шушы хезмәттәшлеге өчен без Галимовларга чиксез рәхмәтлебез.    

…Кызганычка, кеше гомере кыска. Ә менә газетаның гомере чиксез озын да була ала. Алга карап, дүрт ел буе редакциягә татарча укый-яза белгән яшь хәбәрчеләр, белемле баш мө¬хәррир эзләп табу өстендә эшләдек. Бүген инде биредә өченче баш мөхәррир – Данияр Сәйфиев җитәкчелек итә, кабинетларда яшьләр тавышы ишетелә. Ләкин, никадәр амбицияле булсалар да, Шамил Галимов кебек ветераннарның белеменә таянып, тәҗрибә туп¬ларга тиешләр әле алар…   

Юбилеегыз белән, Шамил Хәйдәрович! Озын гомер телибез!  

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here