Домой Жизнь татар Зифа Кадыйрова: «Һаман чир тирәсендә әйләнәбез – сөйләшәсе сүзләр бетте»

Зифа Кадыйрова: «Һаман чир тирәсендә әйләнәбез – сөйләшәсе сүзләр бетте»

0
Зифа Кадыйрова: «Һаман чир тирәсендә әйләнәбез – сөйләшәсе сүзләр бетте»
автор: Яков Абрамов

Зифа Кадыйрова белән көн кадагындагы әңгәмә.

«Хәлләрегез ничек, Зифа апа?» — дип хәлләрен белешеп шалтыраткан идем бүгенге көннең иң популяр татар язучыларының берсенә .Китап арты китап чыгарган, алай гына да түгел, китапларын русчага да тәрҗемә иттергән, очрашудан очрашуга йөреп торган язучы бүген көннәрен ничек уздыра? Өйдә тору язучыга тыныч шартларда эшләп утыру мөмкинлеге бирдеме? Шуларны белешмәкче идем.

— Изоляциядә утырам инде. Язмыйм да… — диде ул. – Без күк белән җир арасында асылынып торган кебек. Иртәгә тормыш үзгәрер кебек — бүген язганнар иртәгә кирәкмәс тә, ярамас та кебек. Нинди юнәлештә кая таба барырга икәнлеген таба алмыйм. Нәрсәдер үзгәрергә тиеш, әмма кайсы якка таба үзгәрергә тиеш — аңламыйм.

Һаман шул чир тирәсендә әйләнәбез — сөйләшәсе сүз дә сөйләшеп бетерелгән. Яңалык юк. Шуңа кешеләр бер-берсенә шалтыратмыйлар да. Бер үк әйберне чәйнәп тә туйдык.

Кичә дә бер нәрсә дә эшләмәдем, бүген дә… Йөрим өйдә бәргәләнеп. Вакытны бушка уздырам, нәрсәдер эшләргә кирәк, халык миннән нидер көтә дигән уй баштан чыкмый — тынгылыкта калдырмый. Бүген тордым да уйлыйм — мин бит беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел, нигә борчылам соң әле, дим. Нигә үземне көчлим?..

Алда планлаштырылган очрашулар да бар иде: Түбән Новгород, Ульян көтеп тора иде. Буа театрында минем әсәр буенча спектакль чыкты. Чаллыда зур аншлаг белән уйналды. Тамашачы рәт араларына да утырган иде. Буада берничә көн булдым, тәнкыйтьчеләр фикерен ишеттем. Әлмәт, Чаллы театрларында да куелды бит инде. Әлмәтлеләр белән майда минем туган авылга да кайтмакчы идек. Көз көне буалылар белән дә кайтырбыз дигән идек. Үзем өчен яңа театр дөньясын ача башлаган идем дә… Барысы да ябылды кебек.

Хәзер инде халыкка уку гына түгел, гомумән, бернәрсә дә кирәкмидер кебек. Халык аптырашта. Әле булганы белән тукланып көн итә, киләсе айдан ничек тамагын туйдыру турында уйлый башлар инде. Хөкүмәттән көткәнче дип, ничек тә бакчасын утыртырга тырышыр.

Алдагы тормышның элеккечә булмасын да тоям.

Әле бу чирнең башындарак телевизор карап утырганда, бу чир килеп, кырыла башласак, каберебез дә булмаячак дип уйлап куйдым. Кем җеназа укып торсын ди? Кеше үлә калса, җеназа укып җирләрлек булсын иде инде.

Әнә, урамда нинди матур яз! Шушы гүзәллекне тәрәзәдән карап утыр инде! Гөлләр дә сизә бит матур яз җиткәнне — яраным ничек матур итеп чәчәккә күмелде! Бакчам исән булса — бакчамда яшәр идем. Анысы да янып китте бит аның. (Зифа Кадыйрованың яңа әсәр өчен язылган барлык материаллары салынган папка да бакча йортында булган. Ул да янган. Авт.) Бакча бөтенләй башка бит инде, фатир эчендә балконнан караватка, караваттан балконга йөрү түгел.

Өйдә торганда балачак искә төшә, әбиемне искә төшердем. Ул 98 яшенә җитеп үлде. Авырып китсә, үләнне стаканга салып, өстенә кайнар су коеп пешекләр иде дә, шуның суын эчәр иде. Беркайчан дару эчмәде. Башым авыртып тора, ашказаным авыртып китте дип әрем эчәр иде. Бөтен дәвасы үләннәр иде.

Роберт Миңнуллин да китеп барды… Ниндидер кичәдә очрашсак: «О, Зифа үзе килгән, Зифаны да күрәм икән», — дип эндәшә иде. Мин язучылар белән якын барып сөйләшергә дә читенсенәм. Төтен булып күзләренә керәсем килми. Февраль азагында Казанда «Әдәби марафон»да күрешкән идек. Бөтенесе Роберт абый белән фотога төштеләр инде. Мин читтән генә карап тордым.

Шулай, сеңлем, өйдә уйланып ятам да, эшләргә кирәк дип уйлап куям. Әле бер китабым — «Көтеп узган гомер» русча чыкмаган иде, хәзер редакцияләнә. Әмма кирәк булырмы алар кешегә?..

Син әдәби әсәрләр язмыйсыңмы? Булган материалыңны җыеп бар син, сеңлем! Бәлки язарсың алга таба. Әмма язасы әйбереңне башыңда язып бетермә! Югыйсә, яза алмыйсың. Кәгазьгә төшерә башлагач, үзеннән-үзе языла ул.

Зифа апаның нәтиҗә ясап әйткән сүзләре бөтен борчулы уйларны юкка чыгарды. Башкаларның язуын да уйлап киңәш бирәсең икән, димәк, язылачак әле… Укылыр да дип уйлыйк. Рухи кыйммәтләр бит ул…

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar