Домой Жизнь татар Татары в регионе Зиратларда субботниклар

Зиратларда субботниклар

0
Зиратларда субботниклар


2 майның көне Мәчәләебезнең зиратларында субботниклар узды. 4-нче хәм 6-нчы бригадлардан хабәрләр килде. Бу бик куанычлы хабәр. Бабайлар, абзыйлар, егетләр бергә җыелып коры үләннәрне тартып, ботакларны кисеп, кош буена җыелган мусорны кучага җыеп, агачларны аклап зират эсләрен чистартып чыгарганнар. Бу эшләрне бер-ике кешегенә эшли алмый, бергә җыелып кына тизрәк эшләп була аны.Куанычка каршы абзыйлар, егетләр, бабайлар бергәләшеп ике-эч сәгат эчендә булдырдылар. Хэркемгэдэ эш табылган.


Рәхмәт барча булышучыларга! Әби-бабайларыбызны кабер эслэре пакланып калган! Бу ел саен эшли торган изге эш традицияга кереп калсын иде!


Хабәр хәм фото җибәрүчеләр Шакир Абдрахманов хәм Рамиль Таишев.