Домой Жизнь татар Татары в России и в мире “Үзләрен яхшы хис итә”: Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева әни булган

“Үзләрен яхшы хис итә”: Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева әни булган

0
“Үзләрен яхшы хис итә”: Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева әни булган

13 май көнне танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан. Бу хакта сөенечле хәбәр белән “Ярдәм” фонды уртаклаша.

“Матбугат.ру”га билгеле булганча, Лилия һәм сабый үзләрен яхшы хис итә. Моңа без чиксез шат.

Аңарчы Лилия үзе: “Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт – бу бәхет түгелме!?” дип уртаклашкан иде. 

Лилияне һәм аның ире Ришат Тимергалиевны чын күңелдән әлеге көтеп алынган бәхетләре белән тәбриклибез!

Моңа кадәр “Матбугат.ру”да Лилия белән Ришатның малай көтүләре турында хәбәр иткән идек.

matbugat