Домой Ислам Ислам в области Җәмгыять алдында мин – сөяркә?

Җәмгыять алдында мин – сөяркә?

0
Җәмгыять алдында мин – сөяркә?

Күптән түгел “Азатлык радиосы” интернет сайтында  “Татар саны кими, чөнки кияүгә бармаган кызлар, өйләнмәгән ирләр күп” дип аталган мәкаләне укыгач, озак тынычлана алмадым. Анда: “Самараның “Болгар мәчете”  имамы Расих хәзрәт Вакказов татарлар арасында күпхантынлылык гадәти күренеш булырга тиеш дигән фикердә”, – дип язылган. Бу сүзләр мине нык дулкынландырып, сезгә хат язарга мәҗбүр итте. Бәлки, кемдер аны укымас та, ә кемнедер уйландырыр…

Мин 32 яшьлек татар хатыны. Үземне чибәрләрдән-чибәре дип санамыйм. Шулай да кыз чагымда күп егетләр кызыгып йөрде. Ә мин, иптәш кызларым кебек, студент егеткә кияүгә чыгып, акчага интегеп яшисем килмәде. Мул, матур тормыш турында хыяллана идем. Шуңа гаилә дустыбызның бизнес буенча партнеры (әлбәттә, без үзара таныш, гаиләләребез белән аралаша идек) үзенә икенче хатын булып кияүгә чыгарга тәкъдим иткәч, мин бик теләп риза булдым. Әти-әнием дә каршы килмәделәр. Миңа ул вакытта – 26, иремә 39 яшь иде.

…Бер-ике  ел оҗмахта яшәгән кебек яшәдем, бер кайгы-хәсрәтем булмады. Бер уйласаң, бүген дә бар да яхшы кебек. Ирем аерым фатыйр сатып алып бирде, шуңа аның беренче гаиләсе белән зур бәйрәмнәрдә, гаилә тантаналарында гына күрешәбез. Ул ике гаиләсен дә тигез күрә, беребезне дә аермый.

Шулай да, балалар тугач, үземнең статус турында уйлана башладым. Беренчедән, бала табу йортында ук миңа сөяркәсеннән яисә “җилдән” бала тапкан хатынга караган кебек караулары сизелеп торды. Икенчедән, балалар үскән саен аларга ни өчен әтиебез һәр көн безнең белән булмавын, зур гаилә бергә җыелганда “теге матур апаның” (иремнең беренче хатыны) кем булуын аңлатуы кыенрак була башлады. Күпхантынлылык гадәти күренеш булган берәр көнчыгыш илдә яшәсәк, бәлки, ул кадәр проблемалы булмас иде. Әмма Татарстанда (Россиядә) күкрәк киереп: “Мин фәлән кешенең икенче хатыны, бу аның законлы балалары”, – дип йөреп булмый шул. Балалары – законлы, ә мин кем?! Аллаһы Тәгалә каршында ир хатыны булсам да, җәмгыять  алдында шул сөяркә генә түгелме соң?! Улларым үскәч мине аңларлармы?! Кайчакта, шуларны уйлап, төннәр буе елап чыгам. Икенче хатын булып кияүгә чыгарга теләгән кызлар бу адымны уйлап эшләсеннәр иде, соңыннан үкенергә калмасын.

Сәлимә (исеме үзгәртеп язылган).