Домой Жизнь татар Татары в регионе Җиңүләрдән – җиңүләргә

Җиңүләрдән – җиңүләргә

Җиңүләрдән – җиңүләргә

Менә кышкы каникуллар да узып китте, үткән уку яртыеллыгына нәтиҗә ясарга була. Хәер, ул уңышлы бул­ганда, исәп-хисап ясарга да күңелле.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбендә дә уңышларга сөенәләр. Укучылар быел барлык район ярышларында да катнашып, күбесендә җиңүгә ирештеләр. Әле сентябрь башында ук  футбол буенча район беренчелеге ярышларында безнең спортчылар район чемпионнары исеменә ия булдылар. Гадел Ханнанов истәлегенә узган җиңел атлетика кроссында Регина Гыйниятуллина һәм Сабина Зарипова, Алексей Шишков, Радик Хөсәенов, Замир Кәримов, Руслан Башкиров һәм Мария Якимова призерлар һәм чемпион исемнәре яуладылар, ә гомумкоманда зачетында күчмә кубокка ия булдылар.

Мини-футбол буенча да егетләр район ярышларында җиңү яулады, ә 8-9нчы сыйныф кызлары – менә инде бишенче ел рәттән чемпионнар. Шулай ук Похвистневода узган округ ярышларында да егетләребез 3нче урынны яулады, ә кызларыбыз җиңүгә иреште. Монда капкачы Виктория Храмованың һәм уенчы Эльмира Шишкованың өлеше зурдан.

Ноябрьдә Камышлыда бас­кетбол буенча узган район ярышларында малайлар барлык очрашуларда да җиңү яуладылар, төп көндәшләре булган Камышлы командасын 20:56 исәбенә җиңделәр. Монда Алексей Шишков һәм Нематулло Абдусаматовның өлешләре зурдан булды. Ә икенче урын яулаган кызлар командасында иң актив уенчылар дип Диана Шәрәфетдинованы һәм Ләйсән Яруллинаны атар идек.

Рус Байтуганында узган теннис ярышларында безнекеләр тагын көндәшләрен җиңеп, район чемпионы исеменә лаек булдылар. Иң шәп теннисчылар булып Алексей Шишков, Илдан Яруллин, Илнур Ибраһимов, Ләйсән Яруллина һәм Эльмира Шишкова танылды. Ә шахмат буенча ярышларда безнең укучылар 2нче урынга чыктылар. Софья Шәрәфетдинова, Айнур Хәлиуллин, Виолетта  Хә­лиул­лина, Андрей Елисеев, Аде­лина Хәмидуллина һәм Ләй­сән Фәйзуллина чемпион һәм призер исемнәрен яуладылар.

Спорт ярышларында мәктәп данын уңышлы яклаучы егет-кызларыбызга чын күңелдән рәх­мәтләребезне белдереп, исәнлек-сау­­лык, уку­ларында да, спортта да яңа үр­ләр яуларга телибез.

Әсгать Гыйлаҗев,

Рөстәм Яруллин,

Иске Ярмәк авылы мәктәбенең физкультура укытучылары.

Камышлы районы.

“Бердәмлек”