Домой Жизнь татар Татары в регионе Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Гомер бәйрәмегез  котлы булсын!

Похвистнево районының Мә­чәләй авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиулла Алиев  90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

“Мондый юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Сәламәтлек сынатмасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен!” – дип матур те­ләкләр теләде юбилярга Мә­чәләй авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов.

Январь башында Камышлы районының аксакалы – Аб­дел­хәмит Шәйхетдинов  та 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Юби­лярны район хакимияте һәм социаль хезмәт вәкилләре котлады.

Бөек Ватан сугышы башланганда Абделхәмит Сәгыйрь улы әле үсмер бала була. Шулай да ул артельдә (булачак промкомбинатта) эшли, өлкәннәр белән бергә фронт өчен чаналар һәм арбалар ясый.

Ветеран лаеклы ялга “Бугурусланнефть” оешмасыннан китә. Гомер буе ул җитештерү алдынгысы була, күптөрле бүләкләр белән бүләкләнә.  Әмма аның төп байлыгы — туганнары, 4 баласы, 9 оныгы һәм өч оныкчыгы. Бүген ул Камышлыда кызы Алия белән яши. 

Яңа Ярмәк авылында Гөл­шат һәм Рәфис Хәмидуллиннар гаи­лә­сендә тәрбияләнүче Рәй­сә Сафинага да январь ба­шын­да 90 яшь тулды.

Юбилярны район баш­лыгының социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасары Анд­рей Павлов, Ярмәк авыл җир­леге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Пу­тинның котлавын, бүләкләр тапшырдылар.

Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алу тәҗрибәсе Рос­сиядә 2007 елдан бирле дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла. Самара өлкәсе бу проектта беренчеләрдән булып катнаша.

Гомер буе Дәүләтколда яшәгән Рәйсә Зәки кызы күптән инде ялгыз. Хәмидуллиннар гаиләсе аның турында ишетеп, пенсионерны үзләренә яшәргә чакыралар. Рәйсә апа ризалаша. Гөлшат белән Рәфис аны якын туганнары кебек кабул итәләр, хөрмәтләп карыйлар. 

– Рәйсә апа күптән түгел генә безнең белән яши башлады. Аны гаиләбезгә алуыбызга бер дә үкенмибез. Бик тату яшибез. Ни дисәң дә, аны караган өчен хезмәт стажы да бара, хезмәт хакы да түләнә, – дип сөйләде Гөлшат ханым.

Кошки районының Орловка авылында яшәүче Миңнегөл Багаув та 90 яшьлеген бәй­рәм итте.

Район башлыгы Виктор Титов, Орловка авыл җирлеге башлыгы Олег Худяков, хезмәт, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Григорий Шабалов юбилярга иң җылы һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Миңнегөл Нурулла кызы 1930 елның 8 январенда Татарстанның Октябрь районы Биккол авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Бер яшендә нарасый әнисез кала, әтисе һәм апасы карамагында гына тәрбияләнә. Әтисе читкә йөреп эшләгәндә, кыз йорт хуҗалыгын алып бара, шуңа белем алырга вакыты булмый.

Миңнегөл апа Сосновка авылына күченеп киткәч, Молотов исемендәге совхозда төр­ле эшләрдә эшли. Ә 1950 елда тракторчы Кашшаф Ба­һаутдинов белән гаилә коралар, бер малай һәм кыз үстерәләр.

Бүген Миңнегөл Нурулла кызының җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Хезмәт ветераны “Фронт балалары” медале белән дә бүләкләнә.

Әминә Шиһапова.

“Бердәмлек”