Домой Жизнь татар 1 ноябрьдә “Әниләр марафоны” башланды

1 ноябрьдә “Әниләр марафоны” башланды

0
1 ноябрьдә “Әниләр марафоны” башланды

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан 1 ноябрьдән Тәртип радиосы ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ игълан итә.

Максат зур – инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу.

Марафонның идея авторы Динара Әхмәт 21 көн дәвамында катнашучыларга инстаграм сәхифәдә – @anilar.mrfn – 21 тема тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп, постлар куясы була. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Барлык әниләрне дә марафонда катнашырга чакырабыз!