Домой Жизнь татар Юллар сезгә шатлык китерсен

Юллар сезгә шатлык китерсен

0
Юллар сезгә шатлык китерсен

Дөньялар шулкадәр үзгәрде ки, фән-техника, компьютер-электроника алга киткән чакта бер һөнәр белән генә яшәп булмый. Теләсәң-теләмәсәң, замана шартларына яраклашырга туры килә. Бусы – хатын-кыз эше, бусы – ир-атныкы дип бүлешү килешми инде. Хәзер хатын-кызга карата да җитмеш төрле һөнәр аз, дип әйтергә була. Кайда гына эшләмиләр асыл затларыбыз!

Юл чатында басып торганда игътибар итегез әле, җиңел машиналарның икесенең берсендә хатын-кыз руль артында утыра. Шуңа күрә машина йөртүчеләр көненә багышланган мәкаләбезнең герое да – хатын-кыз.

Гөлфирә Минзакир кызы ГЫЙЗЗӘТОВАны төнлә уятсаң да, трансмиссия мае, ягулык фильтры, цилиндрлар блогы, привод тасмасы кебек төшенчәләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала. Пассажир автотранспорты оешмасында эшләүче кеше буларак, бу сүзләр белән ул көн саен очраша. Халык белән шыгрым тулы автобус йөртүче үзе өчен генә түгел, йөзләгән кеше, кыйммәтле техника өчен дә җаваплы. Шуңа күрә автобусы ремонтланган, юлда кирәк булган запчастьләр, майлар үзе белән алынган, йокысы туйган булырга тиеш. Ә иң мөһиме – аңа дисциплина, сабырлык һәм җаваплылык хисе хас булырга тиеш.

Гөлфирә автотранспорт оешмасында өч елдан артык эшли инде. Ә моңа кадәр троллейбус йөрткән.

– Гөлфирә, шулкадәр җаваплы эшкә алынгансыз икән, димәк, сез бик тәвәккәл һәм кыю кеше?

– Бәлки шулайдыр да, – дип оялчан гына елмая танышым. – Мин бит авыл кызы, шуңадырмы, балачагымнан техникага нык тартылдым, машинаны нинди көч йөртүе белән кызыксындым.

Ә тумышым белән мин Оренбург өлкәсеннән. Дүрт яшем тулгач, әти-әнием Самара өлкәсенең Елховка районы, Идәй авылына кү-ченгәннәр. Үсеп, буйга җиткәч, Ульян өлкәсенең Әбдери авылы егетенә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы ике балабыз – кызыбыз Юлия һәм улыбыз Илмир тудылар. Мин авылда сыер савучы булып эшли идем, тормыш иптәшем Илдар – механизатор. Ул минем машиналар белән кызыксынуымны яхшы белә иде һәм әкренләп мине дә белгәннәренә өйрәтә башлады. Үзе нинди техникада йөрсә – мине дә шуңа өйрәтте. Шулай итеп, мин трактор белән дә, машина белән дә идарә итә алам.

Колхоз-совхозлар таралгач, авылда яшәве авырайды һәм 2005 елда без Самарага күчеп килдек. Машина, троллейбус йөртүче хатын-кызларны күреп, мин дә балачактан кызыккан һөнәремә өйрәнергә теләдем. Теләгән табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Озакламый мин троллейбус йөртүчесенә укып чыгып, трамвай-троллейбус идарәсенә эшкә урнаштым. Эшемне бик яратып башкардым, һәр сменага очып баргандай бара идем. Кызганычка, тормыш барышында төрле хәлләр була. Өч елга якын эшләгәннән соң, яраткан һөнәремне калдырып, башка урынга күчәргә туры килде. Ул арада балалар үсеп җитте, тормышыбыз җайланды. Ә минем күңел һаман техникага тартыла. Ирем белән киңәштем дә, «D» категориясенә укып чыгып, автобус йөртүче булырга карар кылдым. Тәвәккәлләдем, дигәндәй…

– Гел ир-атлардан гына торган коллективка ничек кушылып китәрмен икән, дигән уйлар борчымадымы?

– Юк, троллейбус идарәсендә ир-атлар арасында эшләү тәҗрибәсе бар иде бит инде, шуңа күрә андый икеләнүләр булмады. Муниципаль автотранспорт оешмасында эшли башлагач, миннән башка тагын алты хатын-кыз барлыгын белдем. Шөкер, шоферлар да, җитәкчеләр дә безне хөрмәт итәләр, үзара да яхшы мөнәсәбәттә.

Ир-ат эше дип саналган эшне хатын-кыз да менә дигән итеп башкарып куя ала бит. Бөтенесе дә кешенең теләгеннән һәм сәләтеннән тора. Бер караганда, асыл затлар кайбер очракларда ирләр эшен остарак та башкара әле. Шөкер, курку белмәс, гайрәтле хатын-кызлар аз түгел, – ди Гөлфирә.

– Сезнең бу карарыгызны гаиләгез ничек кабул итте соң? Сменалы, авыр, бик җаваплы эш бит.

– Әти-әнием, апаларым, абыем мине гомерем буена яклап, җил белән яңгыр да тидермичә, үстерделәр, лаеклы тәрбия бирделәр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга. Минем карарларымны хуплап, һәрдаим ярдәм итеп торалар. Тормыш иптәшем Илдар – минем ныклы терәгем, нинди генә эшкә алынсам да, һәрвакыт минем яклы. Кызым инде үзе дә әни кеше, мине яхшы аңлый, шуңа күрә ул да хуплады. Ә улым моның белән бераз горурлана да сыман. Троллейбус йөртүче булып эшләгәндә, ул да минем белән йөрергә бик ярата иде. Якыннарым өчен иң мөһиме – үз эшемне яратып башкаруым һәм канәгать булуым. Ничек кенә арыган булсам да, мин эштән яхшы кәеф белән кайтам. Бүгенге эшем бигрәк тә ошый. Олы яшьтәге әби-апалар елмаеп рәхмәт әйтеп чыгалар, өлкән яшьтәге абзыйлар ос-та йөртәсең, маладис, дип мактап куйгалыйлар. Андый вакытларда канат үсеп чыккандай була, – дип елмая Гөлфирә. – Үз эшемне тагын да тырышыбрак башкарасы килә, һөнәремне дөрес сайлаганыма куанам.

Бер әби һаман күз алдымнан китми. Автобус тукталышыннан кузгалып китә башлаган идем, көзгегә карасам – әбекәй автобус ар-тыннан йөгерә. Шунда ук машинаны туктаттым, ишекләрне ачтым, билгеле. “Әбекәй, кая ашыгасыз?! Тәгәрмәч астына эләгүегез бар”, – дип ачуланам үзен. Ә ул миңа шигырь укып рәхмәт сүзләре белдерде һәм матур теләкләр теләде. Гомумән, соңга калган пассажирларны күрсәм, һичшиксез, туктап, көтеп торам. Бигрәк тә кышын яисә көзге салкын, яңгырлы көннәрдә, – дип тәмамлады сүзен яңа танышым. Ә мин, зифа буйлы, мөләем автобус йөртүчесенә карап, таулар күчерерлек көчең бар икән, нигә эшләмәскә, дип уйлап куйдым…

Юлдагы хәвеф-хәтәрсезлек, иминлек, күп очракта, руль артында утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча авыр һәм җаваплы эш башкаралар. Без дә аларга карата игътибарлырак булыйк, кирәксә-кирәкмәсә юл кагыйдәләрен бозмыйк.

Барлык машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, имин юллар һәм сәламәтлек телибез!

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.