Домой Главные новости интервью 25 гыйнвар – студентлар көне

25 гыйнвар – студентлар көне

0
25 гыйнвар – студентлар көне

ҺӨНӘРЕМ ӨЧЕН ӘНИЕМӘ РӘХМӘТ

Филология фәне белән кызыксынучылар саны кими бара


25 гыйнварда Халыкара студентлар көнен билгеләп үтәбез. Кем белән генә сөйләшсәң дә, беравыздан: “Студент еллары – иң күңелле, иң бәхетле чаклар иде”, – дип елмаялар. Гомумән алганда, бәлки, шулайдыр да. Әмма, студент – балачак этабын тәмамлап, олы юлга аяк басу, киләчәктә уңышлы шәхес булып алга атлау өчен сайлаган һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнүче кеше, минемчә. Шуңа студент еллары бик җаваплы да бит әле.

Ә менә һөнәр сайлау мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек өлкән сыйныф укучылары инде 9 – 10 сыйныфта укыганда ук кем булырга теләүләрен ачык билгелиләр һәм шул юнәлеш буенча вузда уку өчен ныклап әзерләнә башлыйлар. Шулай да, булачак һөнәре белән очраклы рәвештә танышып, аңа гомерлеккә гашыйк булучылар да юк түгел.

Студентлар көне уңаеннан оештырылган әңгәмәбез герое – булачак коллегабыз, Самара дәүләт университетының икенче курс студенткасы Алия Мостафина Алиюша Мустафина да журналистика дигән кызыклы дөнья белән уйламаган җирдән танышкан һәм алдагы гомерен шушы һөнәр белән бәйләргә карар кылган.

– Журналистика өлкәсенә мин очраклы рәвештә, әниемнең “тырышлыгы” белән килеп эләктем. Шулай бер көнне миңа таныш булмаган абонент шалтыратып, Мәскәү радио һәм телевидение мәктәбенә кастингка чакырды. Соңрак бу сюрпризны минем өчен әнием оештыруы ачыкланды. Ул, миңа белгертмичә генә, Мәскәүгә гариза җибәргән икән. Кастингны үтеп, “Школа радио и телевидения на Шаболовке” мәктәбендә дүрт ай читтән торып укыганнан һәм Мәскәүдә практика узганнан соң, мин инде башка һөнәр турында уйлый алмадым.

Бу хәл 10 сыйныфта укыганда булды. 11 сыйныфта инде мин журналистика факультетына керү өчен ныклап әзерләндем, – дип сөйләп китте Алия. – Уку йортына эләгүе җиңел булмады билгеле, бу юнәлештә шактый зур конкурс.

– Студентлар арасында кызлар күбрәкме әллә егетләрме?

– Күбесенчә кызлар. Егетләргә филология кызыклы түгел, – дип елмая әңгәмәдәшем.

– Син тележурналист булырга әзерләнәсең. Ни өчен басма матбугат юнәлешен сайламадың? Газета һәм журналларның киләчәге турында нәрсә уйлыйсың?

– Һәрхәлдә, укуымны тәмамлагач, мин бу юнәлешләрнең теләсә кайсысын сайлый алам, чөнки төп күнекмәләр барыбыз өчен дә бер күләмдә бирелә. Ләкин тележурналист һөнәре миңа күбрәк туры килә, дип уйлыйм. Чөнки мин, язуга караганда, шоу форматында фикер алышырга һәм күзгә-күз карап сөйләшергә яратам.
Басма матбугатка килгәндә, безне цифралаштыру галәмәте камап алды, кешеләргә мәгълүматны видео форматта кабул итүе җайлырак, халыкны ялкаулык басты. Интернетка кереп яңалыкларны укып алуы ансатрак, киоскка барып газета сатып алуга караганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә, цифрлы контентка караганда, газеталарга ихтыяҗ азрак, дигән нәтиҗә ясарга була. Ләкин, минемчә, газеталар мәңге яшәячәк. Моннан тыш, тиздән алар ниндидер затлылык иясе булып, чын иҗатны дөрес бәяләүчеләр өчен чыгып торачак.

– Ни өчен бу юнәлештә кадрлар җитми? Төп проблема нәрсәдә? Бу аеруча милли газеталар өчен актуаль.

– Басма матбугатта телне яхшы белүче хезмәткәрләр эшләргә тиеш, хатасыз язу, үз фикереңне кешегә җиткерә белү – төп таләпләрнең иң мөһиме. Шул ук цифралаштыру “давылы” аркасында халык укымый башлады, нәтиҗәдә, хатасыз, җөмлә төзелешен матур итеп яза белми. Ә инде милли журналистлар җитмәүнең төп сәбәбе – туган телне белмәүдә, кызганычка. Татар журналистикасы проблемасы Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен аеруча кискен тора.

– Укып бетергәч һөнәрең буенча эшләргә уйлыйсыңмы? Журналист булу теләге югалмадымы?

– Югалмады, киресенчә, арта бара. Һөнәрем буенча эшли башладым инде, дисәм дә ялгыш булмас. Хәзерге вакытта мин укыган “Яктылык”та журналистика түгәрәген алып барам. Өч төркемдә, төрле яшь категориясендә (4 – 10 сыйныф) 57 укучы шөгыльләнә. Алар арасында, әлбәттә, журналист һөнәрен сайларга уйлаучылары да бар. Әмма әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк, чөнки алар әле бик яшь.
Сүз уңаеннан, мәктәптә өстәмә белем алу мөмкинлеге булуга мин бик шатмын. Чөнки ул укучыларга һөнәр сайларга, ким дигәндә, имтиханнарга алдан ук әзерләнә башларга мөмкинлек бирә.

– Әгәр сине телевидениегә түгел, ә популяр журналга яки газетага эшкә чакырсалар, барырсыңмы?

– Әлбәттә! Балачактан кызыксынучан, тәвәккәл булдым. Басма матбугатта каләм көчен сынап карау журналист өчен зур тәҗрибә бирә, минемчә. Гомумән, үз көчемне яңа юнәлешләрдә сынап карарга яратам. Үсешем өчен бу бик файдалы, дип уйлыйм.

– Алия, кызыклы әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт сиңа. Укуыңда һәм сайлаган һөнәреңдә зур уңышлар телибез!

автор: Эльмира Сайфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”