Домой Пресса Туган җирем – яшел бишек

Туган җирем – яшел бишек

0

Аллаһы Тәгалә җир йөзендеге гүзәл табигатьне, куе, яшел урманнарны, андагы киек-җәнлекләрне, елга-күлләрне, судагы балыкларны, хәтта бөҗәкләргә кадәр, кешелек дөньясы файдаланып, рәхәтләнеп яшәсен өчен яраткан. Ләкин, кызганыч ки, бүгенге көндә без аларның кадерен белеп бетермибез. Үткән ел корылыклы ел булды. Үзебезнең саксызлыгыбыз аркасында (кисәтеп торган өстенә) меңләгән гектар мәйданда урманнар янып, юкка чыкты, күпме гөнаһсыз тереклек ияләре – киекләр, кош-кортлар харап булды. Нинди зур югалту!

Шушы урманнарны үстерер өчен генә дә бер кеше гомере кирәк бит! Мисалга, әйтик, бер имән агачын үстерер өчен, 100 ел вакыт таләп ителә, диләр. Безнең Денис авылында Имәнлек дип аталган урман бар. Шунда барганда, юл кырыенда тезелеп утырган зифа каеннарны очратасың. Тик аларга караш ташлауга йөрәк әрни башлый. Кемнәрнең генә куллары күтәрелеп, гүзәллекне елатып, чүп-чарларын шунда илтеп бушатты икән. Былтыр җиләк җыярга баргач та, исем-акылым киткән иде: әлеге кошлар өздереп сайраган матур, хуш исле, чәчәкле аланга күп итеп чүп-чар китереп өйгәннәр.

Язга чыктык исә, һәрберебез йорт тирәсендәге койма-капкаларны яңартырга, йортларны себереп, чүп-чардан арындырып, ишек алдына, капка төпләренә хәтфәдәй яшел чирәм үстерер өчен, күпме көч түгә, янәсе матур итеп яшик, кешедән ким булып, хурлыкка калмыйк! Ә нигә соң әле җан атып, гүзәл табигатебезне дә шулай сакламаска?! Ул бит безнең җир йөзендә гомер итә торган, балаларыбызга мирас итеп калдырылачак изге, туган йортыбыз. Тикмәгә генә җырларда да: “Туып-үскән җирем – яшел бишек”, – дип җырланмый торгандыр! Тагын бер мисал китерәсем килә: беркөнне ирем белән иртәнге сәгать дүрттә Чирмешән елгасыннан балык тотарга төштек.

Елга белән авыл арасын бүлеп торучы тау башына җиткәч, елга буендагы матурлыкны күреп “телсез” калдык. Ерак горизонтка кадәр, елга буенда үсеп утыручы әрәмәдәге шомырт агачлары ап-ак чәчкә атып, әкияттәгедәй, иртәнге, сихри матурлыкка күмелеп утыра утыралар иде. Аннан килгән хуш истән баш әйләнә. Менә бераздан әрәмә артыннан, алсуланып кояш күтәрелде һәм үзенең җылы, якты нурлары белән җир йөзен “иркәли” башлады. Шушы матурлыкка сөенептер, мөгаен, агачтан-агачка кунып, өздереп кошлар сайрый, ә елгада чулт та чулт сикерешеп балыклар уйный иде. Ирексездән: әллә мин җәннәткә килеп эләктемме икән, дип уйлап куйганымны сизми дә калганмын. Тик, кызганыч, бу шатлык бик озак дәвам итә алмады: әлеге дә баягы, тирә-юньне пычратып, бирегә дә чүп-чар түгеп киткәннәр иде. Күп татар авылларына барып кергәндә, башкаларын сөйләмим дә инде, сине чүп-чар өемнәре каршы ала. Җил шундагы целлофан пакетларны очыртып йөртә. Ә алар мең елдан соң да череми, диләр бит. Ишетеп белүемчә, кайбер чит илләрдә шуларны җыеп, эшкәртеп, яңаларын җитештерәләр икән. Бездә дә шундый эшкә алынучылар табылмасмы?

Исемә төште, берничә ел элек читтән килгән бер ир-ат, бездәге чүп-чар өемнәрен күреп: и-и монда күпме акча аяк астында әрәм булып ята, дигән иде. Бу хак сүз икән, ләбаса. Камышлыда яшәүче танышларым – Рөстәм абый белән Гөлсинә ханым Хисмәтовлар: “Чит илдән бер туган кешебез кунакка кайткан иде. Гадәттәгечә, Сок елгасы буена су керергә төштек. Гүзәл табигатьнең ямен җибәреп, кемнәрдер кәеф-сафа коргач, елга буенда буш шешәләр, пакетлар, тагын башка вак-төяк нәрсәләр ташлап калдырганнар иде. Без аларны үзебез белән алып килгән пакетларга җыеп салып, шундагы чүпсавытына ташладык, юкса, чүп савыты да ерак түгел иде бит. Шул чакта безгә башка кешеләр дә кушылды.Ә кунагыбыз бу шакшылыктан җирәнепме, су да коенмады”, – дип сөйләгәннәр иде. Менә шушы язмамны язып утырганда, мәрхүм әбиемнең сүзләре исемә килеп төште. ”Кешелек дөньясы һәрнәрсә өчен җаваплы, ул үз-үзен һәлакәткә илтә, моның өчен мәңгелек йортта җавап бирергә туры киләчәк”, – дип әйткән иде ул. Җир йөзендә көн саен фаҗигале үлемнәр, юл һәлакәтләре, су басулар, җир тетрәүләр, янгыннар, яман авырулар һәм башка куркынычлар арта тора. Дөрестән дә, безгә табигать-анабыз белән тулы гармониядә яшәргә өйрәнергә, балаларыбызны да, оныкларыбызны да шуңа өйрәтергә вакыт җитмәдеме икән?

Нурсинә Хәкимова.   Бердәмлек № 47