Домой Спорт 8 Мартка – волейбол ярышлары

8 Мартка – волейбол ярышлары

0
8 Мартка – волейбол ярышлары

6 мартта Камышлы районының Иске Ярмәк авылы спортзалында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган волейбол ярышлары үткәрелде. Анда барлыгы дүрт команда катнашты. Бу юлы командалар составы да гадәти түгел, ә катнаш – командаларда дүртешәр ир-ат һәм икешәр хатын-кыз.

Бәйрәм ярышларында беренче урынны – студентлар, икенче урынны ветераннар командасы яулады. Ә Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары командасы өченче урынга лаек булды. Призлы урыннар алган өч команда да Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Жюри шулай ук аерым уенчыларны да билгеләп үтте. Эльмира Шишкова – иң яхшы һөҗүмче, Резеда Мәрданова – иң яхшы саклаучы, ә Гөлнара Әхмәдуллина иң яхшы уен оештыручы исеменә лаек булдылар. Башка кызларыбыз да игътибарсыз калмадылар – Диана Шәрәфетдиновага, Алинә Нуриевага, Ләйсән Яруллинага һәм Софья Шәрәфетдиновага иң өметле уенчы исемнәре бирелде, бүләкләр тапшырылды.

Ярышны оештыручыларга рәхмәтләребезне белдерәбез!

Иске Ярмәк авылы җирлеге, Камышлы районы