Домой О татарах Татарские села области Җитмеш сигез чишмә авылы

Җитмеш сигез чишмә авылы

0
Җитмеш сигез чишмә авылы
"Пятра" чишмасе

Җирең күпме, дип сорама, суың күпме дип сора, ди борынгы мәкаль. Кеше үзенең яшәү урынын су яныннан эзләгән. Менә безнең авылга нигез салган Мансур исемле кеше дә урман уртасыннан аккан киң булмаган елга буена килеп урнашкан. Бу елганың ике яры да югары булган, аннан чишмәләр агып торган. Яңа Мансур авылында кешеләр күбәйгән саен, чишмәләр дә арта барган. Моннан күп еллар элек 78 чишмә авыл халкын су белән туендырып торган. Хатын-кызлар, көянтә-чиләкләрен асып, шушы чишмәләргә суга йөргәннәр, чишмә улакларында кер чайкаганнар. Егетләр дә, үзләренә уңган кәләш күзаллап, елга буена төшкәннәр.

Хәзер дә халык чишмә суы эчәргә ярата һәм чишмәләрне үзенә якынайта. Мәсәлән, үзәк Ленин урамында, 800 метр озынлыктагы су торбалары халыкны “Әдек” чишмәсе суы белән тәэмин итеп тора. Авыл башында “Корбан кизләве” чишмәсе бар. Коры җәйләрдә авыл халкы биредә корбан чалып, Аллаһыдан яңгыр сорау йоласын уздыра. Аннан арырак – “Таҗыкай бабай” чишмәсе. Ләкин халык күңеле “Әдек” чишмәсенә ята төшә. Чөнки аның суы татлы, хәтта кайбер авырулардан дәва булып та санала. Шуңа күрә авыл халкы гына түгел, кайткан кунаклар да бу чишмәдән су алып китәләр. Аны 2020 елда төзекләндереп, ял итү урыны да булдырдылар.

Моннан тыш, авылның икенче башында “Ком чишмәләре” (алар икәү), “Петра” чишмәсе дә бар. “Әдек” чишмәсеннән ерак та түгел – “Мирмугалим бабай”, аннан “Шакирҗан бабай”, “Бакый бабай”, “Тубал әби”, “Барый бабай”, “Әхмәт” чишмәләре дә халыкны шифалы сулары белән куандырып торалар. Авыл администрациясе чишмәләрне төзек тоту эшенә битараф түгел – әледән-әле чишмәләрне чис-тартып, төзекләндереп, яңартып торалар.

Заманалар үзгәрә, кеше суны үз йортына якынайтыр өчен, коелар казый. Бүгенге көндә авылда 300дән артык кое бар. Ләкин коры елларда коеларда су азая, йә бөтенләй бетә. Бу авыл халкын бик борчый, әлбәттә. Ә менә чишмәләребез, елына карамастан, һәрвакыт салкын һәм саф суларын мул итеп елгага коялар.

Әкълимә СУБЕЕВА,

Ветераннар советы рәисе.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.