Домой Жизнь татар “90 нчы еллардагы кебек варвар методлары!”: Элвин Грейның концерт директорының кыйбатлы машинасын тартып алганнар

“90 нчы еллардагы кебек варвар методлары!”: Элвин Грейның концерт директорының кыйбатлы машинасын тартып алганнар

0
“90 нчы еллардагы кебек варвар методлары!”: Элвин Грейның концерт директорының кыйбатлы машинасын тартып алганнар

Казанда “Элвин Грей” лейблының директорыннан лизингка алынган Toyota Land Cruiser 200 автомобилен тартып алганнар. Танлыган компания моны 1,5 ай дәвамында лизинг түләвен вакытында кетмәгән өчен эшләгән, дип яза “Бизнес онлайн” басмасы.

Хитмейкер Бабек Мамедрзаев хәрәкәт иткән кыйбатлы машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр. Авто хуҗасы сүзләренә караганда, бу вакытта машинага зыян да килгән. “Барлык компанияләр дә түләүне бераз вакытка кичектереп тору буенча карар кабул итәргә әзер, ә бу 90 нчы еллардагы кебек варвар методлары кулланып башкарылган эш һәм безгә каршы килгән бердәнбер компания”, дигән фикердә ул.  

«Без түләүдән баш тартмадык, без намуслы түләүчеләр һәм алар белән сөйләшүләр алып бардык. Рәсми хатлар яздык, чөнки безнең компания, беренче чиратта, коронавируска каршы тору чараларыннан зыян күрде. „Бу сезнең проблемалар, алар безне борчымый — түләгез“ диделәр», – дип лейбл директорының сүзләрен китерә электрон басма.

  Машинаны кире тартып алган компаниянең генераль директоры аңлатканча исә, лизинг түләүләрен кертү ике ай элек туктаган, моннан тыш, әлегә кадәр страховка (каско) түләнмәгән.  

“Без һәрвакыт конструктив диалогка әзер. Тик, кызганычка каршы, каршы як килеп туган хәлне хәл итүгә әзер түгел. Концертлары булмау сәбәпле, алар җитди финанс кыенлыклары кичерә, түләргә җыенмый һәм түләүләрне яңадан кайтару вакытын билгели алмый. Бу позиция закончалыклы нәтиҗәгә китерде”, – дигән ул.

matbugat