Домой Жизнь татар Зөлфия Авзалова: “Аерылмагыз” җыры тууга безнең гаилә сәбәпче”

Зөлфия Авзалова: “Аерылмагыз” җыры тууга безнең гаилә сәбәпче”

0
Зөлфия Авзалова: “Аерылмагыз” җыры тууга безнең гаилә сәбәпче”

Әлфия Авзалова үзе арабыздан китсә дә, аның иҗатына, тормышына багышланган аккуанты кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова тарафыннан алып барыла. Кичә генә Зөлфия ханым кабат туры эфирга чыгып, Әлфия апа турында истәлекләр белән бүлеште һәм “Аерылмагыз” җыры тарихына да тукталды.

-Барыгыз да аерылмагыз, җырын яхшы хәтерлидер. “Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре…” Эш болайрак булды. Үз заманында минем ирем белән   мөнәсәбәтләребездә кыенлыклар килеп чыкты. Күпмедер яшәгәннән соң аңлашылмаучанлыклар һәр гаиләдә дә буладыр инде. Гөлшат апа безнең аерылуга кадәр барып җиткәнне белгәннән соң, бу җыр текстын язган һәм әни белән икәүләшеп иребезгә шул җырны башкарды. Әлеге җыр шул рәвешле туды, – диде ул. 

matbugat