Самараның “Прогресс-В” төзү төркеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинга – 75 яшь!
Хөрмәтле Вазыйх әфәнде!
Сезнең тормыш юлыгыз – тырышлыкның, эшчәнлекнең һәм җитәкчелек сәләтенең асыл үрнәге. Сез — алдан күрә һәм җаваплы карарлар кабул итә белүче җитәкче. Һичшиксез, “Прогресс-В” компанияләре төркеменең озын хезмәт юлы үтүенең сере дә шунда.
Оешмагызның Самара өлкәсендәге төзелеш тармагына һәм социаль программаларны тормышка ашыруга керткән өлешен югары бәяләргә була. “Прогресс-В” компанияләре төркеме күпсанлы офис биналары, күпкатлы йортлар, Самараның Җәмигъ мәчете һәм башка гыйбадәтханәләр, “Яктылык” мәктәбе, Сбербанкның Тимер юлы бүлеге кебек зур объектлар төзегән, бихисап хәйрия эшләре башкарган.
Югары профессиональлегегез, барлык киртәләрне җимереп, куелган максатларга ирешүегез, бөтен күңелегез белән яраткан хезмәтегезгә бирелүегез сокландыра. Сез халыкара дуслыкны булдыру эшенә дә зур әһәмият бирәсез, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклауга өлеш кертәсез. “Бердәмлек” редакциясенең якын дусты буларак, хәлебезне белеп, газетабызга урынлы ярдәм күрсәтеп торуыгыз өчен дә зур рәхмәт!
Хөрмәтле Вазыйх Гата улы! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә яңа уңышлар телибез. Сез кылган изгелекләр үзегезгә савап булып кайтсын, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын иде. Эшләрегез уң, кәефләрегез шәп, күңелегез көр булсын, йөрәгегез дәртле типсен.
Изге теләкләр белән “Бердәмлек”
редакциясе хезмәткәрләре.
Бердэмлек