Домой Главные новости В области Татар йорты нинди булыр?

Татар йорты нинди булыр?

0
Татар йорты нинди булыр?

Самараның Волгарь бис­тәсендә Самара өлкәсе халыклары берлеге рәисе, төзүче Ростислав Хугаев инициативасы белән “Дуслык” аллеясы һәм “Күпмилләтле авыл” төзелүе турында “Бердәмлек” газетасы 2018 елдан бирле язып килә. Соңгы ике елда бу урында аерым проектлар буенча егермеләп өй калкып чыккан. Хәзер инде аларның тышын һәм эчен бизәү, милли төсмерләр кертү эшләре бара.

Татар йортын төзекләндерү эшләре әлегәчә башланмый торган иде. Шул уңайдан үт­кән атнада өлкә татар автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов җые­лыш үткәрделәр. Чарага “Күпмилләтле йорт”ның кураторы Елена Анатольевна Чернышова һәм татар өе архитекторы Әлфия Хәйретдинова, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Айназ Фәхертдинов һәм Вәсимә Фәрдиева, мәктәп музее җитәкчесе Асия Сәйфет­динова чакырылган иде.

Өстәлгә җәеп салынган фотосурәтләргә караганда, татар өе 5 сутый җирдә урнашкан, ә өйнең мәйданы 45 метр­лар чамасы. Анда мич, аш-су әзерләү почмагы, ирләр һәм хатын-кыз ягы булырга тиеш. Бу гына аз, әлбәттә, дип сөйләде татар музее җитәкчесе Асия Госман кызы. Без үзебезнең мәктәп музее өчен экспонатларны 5 – 6 ел буе җыйдык. Булачак татар йорты өчен дә борынгы өй җиһазлары җыя башларга күптән вакыт. Егерменче гасыр башындагы татар өе диварлары чигешләр белән бизәлгән, яшьләр ятагы чаршау белән капланган, өстәлдә ыргак белән бәйләгән салфеткалар, ә сәкедә корама юрганнар һәм чиккән мендәрләр булган. Баерак кешеләрдә керосин лампасы булса, ярлы-ябагай чыра яктысында кич утырган…

Хатын-кыз өй җиһазларын кайгыртса, ирләр йорт төзелеше турында фикер йөрттеләр. Һәркем әби-бабаларының йортын искә төшереп, кайда мунча, кайда келәт куярга, кое, каралты-куралар ниндирәк булырга тиешлеге турында киңәш тоттылар.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева исә үзенең фикерен якларга тырышты. Ул татар йорты – гади татар йорты гына булмасын, анда танылган татар шагыйрьләре һәм рәссамнары күргәзмәләрен урнаштыру мөм­кинлеге дә булсын, дип басым ясады. Уйлап карасаң, бөтен танылган якташларыбыз да авыллардан чыккан кешеләр бит. Шул ук Рөстәм Мингалим, Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Гали Гәрәев, Әнвәр Давыдов, Гакыйль Сәгыйровлар нәкъ шундый, бай да түгел, хәерчелектән дә ерак булган татар өйләрендә туып-үскәннәр. Җыелышка җые­лучылар бу фикерне дә хупладылар һәм киләчәктә экспозицияләр урнаштыру өчен интерактив урын булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Мәсәлән, китапханә яисә гармун ясау, чабата үрү яисә тә­рәзә капкачлары бизәкләү оста­ханәсе…

Ә әлегә оста хуҗабикәләргә гозеребез зур. Кем корама юрганнар ясый яисә тамбур җөе белән чигә, палас тукый, ыргак белән подзор-эскәтер бәйли белә – тизрәк эшкә керешегез. Сезнең осталык һәм исемегез озак еллар Татар йорты музеенда сакланачак.

Эльвира Рәфыйкова.

Әлфия Хәйретдинова (сулдан уңга), Елена Чернышова, Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хәлиуллов, Талип хәзрәт Яруллин, Айназ Фәхертдинов һәм Асия Сәйфетдинова.

Бердэмлек