Домой Главные новости В области Эшләрегез уң булсын!

Эшләрегез уң булсын!

0
Эшләрегез уң булсын!

Самараның “Прогресс-В” тө­зү төр­кеме президенты, Рос­сия Феде­ра­циясенең атка­зан­ган тө­зүчесе Ва­зыйх Гата улы Мөхәммәтшинга – 75 яшь!

Хөрмәтле Вазыйх әфәнде!

Сезнең тормыш юлыгыз – ты­рыш­лыкның, эшчәнлекнең һәм җитәкчелек сәлә­тенең асыл үр­нәге. Сез — алдан күрә һәм җавап­лы карарлар кабул итә белүче җитәкче. Һичшиксез, “Прогресс-В” компанияләре төрке­ме­нең озын хезмәт юлы үтүе­нең сере дә шунда.

Оешмагызның Самара өлкә­сен­дәге төзелеш тарма­гына һәм социаль программаларны тормышка ашыруга керткән өлешен югары бәяләргә була. “Про­гресс-В” компанияләре төркеме күпсанлы офис биналары, күпкатлы йортлар, Са­мараның Җәмигъ мәчете һәм башка гыйба­дәтханәләр, “Яктылык” мәктәбе, Сбербанкның Тимер юлы бүлеге кебек зур объ­ектлар төзегән, бихисап хәй­рия эшләре башкарган.

Югары профессиональле­гегез, барлык киртәләрне җи­мереп, куелган максатларга ирешүегез, бөтен күңелегез бе­лән яраткан хезмәтегезгә бирелүегез сокландыра. Сез ха­лыкара дуслыкны булдыру эшенә дә зур әһә­мият бирәсез, татар хал­кының гореф-га­дәт­ләрен, телен, мәдәниятен сак­лауга өлеш кертәсез. “Бер­дәмлек” редак­циясенең якын дусты буларак, хәлебезне белеп, газетабызга урынлы ярдәм күрсәтеп торуыгыз өчен дә зур рәхмәт!

Хөрмәтле Вазыйх Гата улы! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә яңа уңышлар телибез. Сез кылган изгелекләр үзегезгә савап булып кайтсын, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын иде. Эшләрегез уң, кәефләрегез шәп, күңеле­гез көр булсын, йөрәгегез дәртле типсен.

Изге теләкләр белән “Бердәмлек”

редакциясе хезмәткәрләре.

Бердэмлек