Кадерле әнием!
Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйм. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.
Карашларың җылы яңгыр
кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк
бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак
була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен
гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән кызың Исламия.