Домой Поздравления Самара шәһәре, Революционный урамы Минзәйнәп Вагыйз кызы Хәсәновага – 70 яшь!

Самара шәһәре, Революционный урамы Минзәйнәп Вагыйз кызы Хәсәновага – 70 яшь!

0
Самара шәһәре, Революционный урамы Минзәйнәп Вагыйз кызы Хәсәновага – 70 яшь!

Кадерле әнием!

Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең бе­лән котлап, гомернең иң озы­нын, бәхетнең иң зурысын, шат­лыкларның иң олысын юл­лыйм. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.

Карашларың җылы яңгыр

                                          кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк

                                           бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                      гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән кызың Исламия.