Зәлидә Фәттахова: «Татар теле югалганга үзебез гаепле»

0
76

Филология һәм мәдәниятара багланышлары институтының беренче курс студенты Зәлидә Фаттахова татар теле турында фикерләре белән уртаклашты. #минтатар сериясендәге интервью.

Зәлидә Фәттахова Арча районының Кечкенә Төрнәле авылыннан. Шигырьләр, хикәяләр яза. Биергә ярата, сәнгать белән кызыксына.

Зәлидә, нигә син татар журналистикасы юнәлешендә укырга булдың?

Дөресен әйткәндә, мин бу яктан китәсе кеше түгел идем, әмма көтмәгәндә генә шушы юнәлешне сайладым. Иҗат белән шөгыльләнгәнгә, филология һәм журналистика миңа якын булып тоелды, кызыксындырды. Укытуның татар телендә алып барылуы да ошады.

Бүген Татарстанда нинди зур проблемалар бар дип уйлыйсың?

Татарстанда төп проблема – татар теленең беренчелекне рус теленә биреп, үзе икенче урынга күчеп баруыдыр. Гомер буе татар милләте яшәгән җир әкренләп русныкына әйләнеп бара.

Ә татар теле югалу проблемасына ничек карыйсың һәм аны ничек чишергә?

Татар теленең югалып баруы, чыннан да, күңелне төшерә. Бер кеше дә үзенең туган теле бетүен теләмәс иде. Татар телебез югалмасын өчен, беренчедән, күбрәк үзебезнең телдә сөйләшергә кирәк. Хазерге вакытта кеше татар була торып, татарча бер сүз әйтә дә алмаганнары бар. Ә аларның әти-әнисе, әби-бабаларыда шул ук милләттән, шул ук татар телендә сөйләшә бит.

Теле барның иле бар, диләр. Бу телебез бетсә, милләт тә бетә дигәнне аңлатмыймы соң?!

Татарча фильмнар, мультфильмнарны күбрәк төшерергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки хәзерге балалар кечкенәдән телевизор карап үсә. Үзенең туган телендә телевизор караса, бу милләтне һәм телне саклап калуда тагын бер плюс.

Ә син татар телен саклап калыр өчен үзеңнән нинди өлеш кертәсең?

Мин төрле татар теле белән бәйле конкурсларда, чараларда катнашам. Шигырьләр, мәкаләләр язам. Дуслар белән күбрәк татар телендә сөйләшергә тырышам, чөнки җәмгыятьтә рус теле популярлангач, алар туган телен оныта баралар.

Ни өчен татар теле югала һәм моңа кем гаепле?

Татар теле югалу проблемасы элек нык күзәтелмәгән, хәзер исә зур үсеш алып китте. Рус мәктәпләрендә генә түгел, хәтта татар белем йортларында да татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскаруы шуңа мисал булып тора.

Татар теле югалганга үзебез үк гаепледер. Бүтән телдә сөйләшеп, үзебезнекен оныта башлыйбыз. Әмма бу чит телдә сөйләшмәскә дигән сүз дә түгел. Милләтне саклап калу бары үзебездән, тырышлыгыбыздан гына тора.

Айнур Нәбияров

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here