Абыемнан үрнәк алам

0
37

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 2022 елның февраль аенда “Солдат альбомы” дигән конкурс уздырган иде. Анда “Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучысы Мәкъcүм Климов катнашып, “Инша” номинациясендә икенче урынны алды. Аның язмасы абыйсы Рәиф Ситдыйковның армия хезмәте чорына һәм Җинаять-башкарма системасындагы бүгенге эшенә, тормышына багышланган. Шушы иншаны Мәкъcүмнең укытучысы “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия ДӘҮЛӘТБАЕВА газета укучылары игътибарына да тәкъдим итә.

Минем абыемның исеме – Рәиф Әмирхат улы Ситдыйков. Кечкенә чагымнан ук мин аңа сокланып үстем. Әле үсмер чагында ук абыем армия хезмәте белән кызыксынган, көчле булыйм дип, бокс секциясендә шөгыльләнгән. Пилотка киеп, солдат каешы тагып, уенчык автомат тотып төшкән фотолары байтак. 2003 елда армия сафларына алынгач, ул РВСН (ракетные войска стратегического назначения) гаскәрләренә эләгә. Красноярск краеның Канск шәһәрендә урнашкан 23нче Ленин орденлы Кызыл байрак гвардия дивизиясендә хезмәт итә. Абыем бу дивизиягә эләгүен зур дәрәҗә дип саный, чөнки әлеге дивизия Бөек Ватан сугышында зур батырлык күрсәткән, Берлинны бомбага тоткан. Хезмәте турында сөйләгәндә, хәтта күзләре дә очкынланып китә. “Армия мине җаваплылыкка һәм дисциплинага өйрәтте. Бүгенге көндә армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне аңламыйм мин”, – ди ул. Безнең өчен ерак булып күренгән төбәктән бик күп хатлар язып җибәргән минем абыем. Аларның һәр җөмләсендә туган ягын, якыннарын сагыну сизелә, һәр сүзеннән җылылык бөркелеп тора. Шул ук вакытта Ватанны саклаучылар рәтенә басуына шатлану, горурлык хисләре дә чагыла. Шул хатлардан берничә өзек язып үтәсем килә:

“…Исәнмесез, әтием, әнием, туганнарым! Кайнар сәлам белән сезнең солдатыгыз. Минем хезмәт бара шулай бер көйгә. Бүген төнлә хәрби дежурствога басам, автомат тотып йөриячәкмен. Балачак хыялым тормышка ашты, кулымда – мылтык. Серле часть булганга күрә хезмәтем турында әллә ни күп яза алмыйм. Үзегез турында күбрәк языгыз. Апалар-абыйларның хәлләре ничек? Юлия сеңелем, биючем, чыгышлар ясыймы? Монда сентябрь ае бик салкын була икән. Ә Самарада алтын көздер инде. Нинди матур чак! Э-эх, Себер – Идел буе түгел шул…”

“…Канск шәһәреннән кайнар сәлам. Әнием, син почтада телефон аша сөйләшүгә заказ биргән идең. Командир сөйләшү пунктына мине үзе алып барды. Ләкин элемтә бик тыгыз эшләгәнлектән, тоташып булмады. Мин аңлыйм, син мине туган көнем белән котлап, тавышымны булса да ишетәсең килгәндер. Бер дә борчылма. Исән-сау әйләнеп кайткач, рәхәтләнеп кочаклап-кочаклап котларсың. Иртәнге тезелеш вакытында частьнең командиры бөтен строй алдында мине туган көнем белән котлады, бүләк итеп бер көн ял бирде. Монда бу бик зур бүләк дип санала…”

“… Әнием, син биргән кечкенә дога китабын сакладыңмы, дип сорагансың. Әлбәттә инде, ул гел минем кесәмдә йөри, төнге дежурствода укыйм. Яттан “Аятел көрси”не өйрәндем. Белгән башка догаларымны да гел укып йөрим. Кайткач, Аллаһы теләсә, мәчеткә йөрергә уйлыйм…”

“…Бүген дембель малайларны озаттык. Күңелсез булып китте, бер табактан ашагач, шундый якыннар булган идек. Миңа да Себер җирен ярты ел гына таптарга калды инде. Җибәргән посылкагызны алдым, эченнән безнең өйнең исе килеп китте. Берәр кошка әверелеп, бер генә минутка булса да, кайтып киләсе иде. Ярар түзәм инде. Мин сабыр бит…”

“…Әтием, син миннән “Армиягә киткәнеңә үкенмисеңме” дип сорыйсың. Мин бит үзем, сезгә дә әйтмичә, военкоматка язуларымны бирдем. Минем өчен бу хезмәт кирәк, чынлап та тормыш мәктәбе бит ул. Күп нәрсәләрне аңладым, ялгышларым, хаталарым булганына да төшендем. Тормышка бөтенләй башкача карый башладым…”

“…Менә май бәйрәмнәре дә җитте. Безгә яңа форма бирделәр. Эчендәге тамгасын укыгач, исем китте – Самарская швейная фабрика, дигән. Тәнемә рәхәт булып китте. Ашханәдә бәйрәм өстәле оештырганнар. Повидло белән булка бирделәр. Тәмләп ашадым. Әниемнең камыр ашлары төшкә генә керә шул. Хәрби шәһәрчекнең Мәдәният йортына концерт карарга алып бардылар. Шулай итеп безгә бәйрәм көне ясадылар…”

…Армиядән кайткач, Рәиф абыем Әминә апа белән матур гаилә корып җибәрде. Ул башта экспедитор, аннан охранник булып эшләп алды. Аннан соң җинаять-башкарма системасына (УФСИН) эшкә урнашты. Башта ул катгый режимлы төзәтү колониясендә элемтәче була, аннан конвоирлар идарәсенә инструктор-кинолог булып күчә. Бүгенге көндә инспектор вазифасын үти, гаепләнүчеләрне, хөкем ителгәннәрне конвой белән бөтен Россия буйлап озатып йөри. Абыемның эше бик җаваплы һәм куркыныч. Алар арасында төрле кешеләр була. Аеруча гомерлеккә хөкем ителгәннәр конвоирларга һөҗүм иткән очраклар бик еш була икән.

Моңардан тыш, Рәиф абый марафончы-йөгерешче дә бит әле. Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнаша, күптән түгел Мәскәүдә, озын дистанциядә чабып, беренче урынны алды. Чабышларга кызы Мәрьямне дә җәлеп итә. Шулай ук ул ГТОның алтын билгесенә ия. 2017 елда абыем, ФСИНның юридик институтын тәмамлап, диплом алды. Шуңа өстәп, Россиянең ФСИН парад расчеты составында Җиңү һәм Хәтер парадларының даими катнашучысы. Аны еш кына мәктәпләргә яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасына чыгышлар ясарга чакыралар.

Мин Рәиф абыем белән горурланам, аңардан үрнәк алырга тырышам. Зур кызыксыну белән аның солдат хезмәте турындагы хикәяләрен тыңлыйм. Бигрәк тә авылга кунакка кайткач, җәйге кичләрдә бакчада үзенең улы Самирны һәм мине утырта да, сөйли башлый. Шулай гыйбрәт белән бездә патриотик хисләр тәрбияли, мораль яктан чын Ватанны саклаучылар итеп әзерли. Үзем әтисез үскәнгә күрә, абыем миңа шундый якын, аның шундый булуына мин бик рәхмәтле.

Телевизордан күреп, интернеттан укып беләбез, Россия армиясе бүгенге көндә көчле хәрби держава дип бәяләнә. Шундый армиядә хезмәт итү – үзе бер дәрәҗә. Минем абыем кебек патриотлар булганда, бу шулай булып калачак та, дип уйлыйм.

Мәкъсум Климов,

“Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучысы.

Самара шәһәре.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here