Домой Жизнь татар Татары в регионе Әткәебез безнең белән

Әткәебез безнең белән

0
Әткәебез безнең белән

Аналар кайгысы, аналар хәсрәте, аналар кичереше… Сугыш аналарга кайгыларның иң тирәнен, сагышларның иң авырын китерә. Әниемнең сөйләве буенча, белгәннәрен-ишеткәннәрен, күңеленнән кайнап чыккан хис-сагышларын җиңеләйтәсем килеп, соңга калып булса да, язасым килде.

Безнең әтиебез Әхмәдулла Хәмидулла улы Хәмидуллин сугышның беренче көненнән Бөек Җиңүгә кадәр илебезне яклау өчен көчен кызганмаган. Аның ике медале дә бар иде. Без бәләкәй чакта аларны читәнгә кыстырып, кибетче булып уйный идек. Әтиебез сугышка кадәр атлар караган. Ул сугышка киткәч, аның эшен әниебез дәвам иткән. Каравылда да торган, ат җигеп районга икмәк тә ташыган. Иң авыр эшләр әниебез җилкәсенә төшкән.

Әтиебезне сугышка озатканда әниебез, 1936 елгы Халидә апам белән 1939 елгы Халисә апамны кочаклап, өченчегә йөкле килеш кычкырып елап калган. Әткәй: «Әгәр малай туса – Лотфулла дип исем куш», – дип әйтеп калдыра. Малай туа, инәкәй Лотфулла куштыра. Тик 8 ай тулгач, сабый күз тиюдән үлеп китә. Күрше Хәдичә апа кереп, коендырып, ак күлмәк, кара түбәтәй кидереп бишеккә салган баланы алып, яратып сөя. Ул чыгып киткәч, сабый имине дә алмый башлый, бернәрсә ашамый да, коры сөяккә кала. Бармагына кап-кара чеш чыга. Бер ай интеккәннән соң Лотфулла күзләрен мәңгелеккә йома. Үлгәч, чеш тишелеп ага. Инәкәйнең ул вакытта түккән канлы яше елга булып агырлык… «Әхмәдуллага ничекләр җавап бирермен? Ул сугышта безнең өчен кан коя. Син баланы да саклый алмагансың дияр. Ирем кайткач нәрсә әйтер», – дип куркып яшәгән.

Инәкәй сөйләве буенча, әткәйләр, Карпат тауларында чолганышта калып, 15 көн ач ятканнар, шинельләре бозланып каткан, чөнки учак ягарга ярамый, дошман күрә. Алар элемтә чыбыклары ялгап йөргәннәр. Ә ашарга сирәк кенә самолеттан ташлап калдырганнар.

Әтиебез сугышка 3 авылдашы белән бергә киткән. Әткәй, Барый ага Насретдинов, Хәбибулла Самкаев һәм Камалетдин Хөснетдинов бер частьта хезмәт иткәннәр.

Инәкәй сугышта булган бер могҗиза турында да сөйләгән иде. Әткәйләр командалары белән юл буена ял итәргә утырганнар. Юлдан бер төркем атларны куып, сугышка алып баралар икән. Әткәй атларны бик яратканлыктан, юлга ук чыгып күзәтә. Кинәт, арадан бер ат тирә-якны яңгыратып, үзәкләрне өзәрдәй итеп кешнәп җибәрә дә әткәйнең каршысына килеп баса. Әткәй, үзе карап үстергән атны танып, аңа кушаматы белән дәшә. Хайван, югалткан атасын тапкан сабый сыман, башын әткәйнең иңбашына сала. Шулчак атның күзләреннән мөлдерәп яшьләре агып әтинең гимнастеркасын чылата. Әткәй дә атны кочаклап елый икән, ә аларга карап бөтен сугышчылар да елый. Бу мизгелдә әткәй ниләр кичерде икән? Хатыны, балалары, туган авылы исенә төшеп, күңеле әрнегәндер, мөгаен. Шулай итеп, атларны алып киткәч тә, берникадәр вакыт аңына килә алмыйча, алар күздән югалганчы артларыннан карап торган.

Сугыш тәмамлангач, 1946 елда, әти фронттан бик ябыгып, нык бетеренеп кайткан. Инәкәй аны үләннәр белән дәвалаган. Кайтуына ук әти җиң сызганып колхозда эшли башлый. Каравылда тора, атлар карый, җәен икесе дә кырда эшлиләр. Әти буш вакытында кәсепкә йөргән. Камышлы якларыннан бәрәңге җыеп саткан. Ул кайтуны күрше хатыннары йорт тирәсенә җыелып көтеп торганнар. «Әхмәдулла, чамалап кына бир, барыбызга да җитсен», – дип бүлешкәннәр. Маллар үстереп суеп, итен Куйбышевка илтеп саткан. Ә эчлегеннән инәкәй аш пешергән, күп ятимнәрне ашатып, ачлыктан алып калганнар алар.

Яңа өй салырга дип, әти су буендагы таллыкта яшереп бүрәнәләр җыйган. Ә күрше бабай көнләшеп, авыл советына барып әләкләгән. Язуы юк, дип, агачларны төяп алып киткәннәр. Ә әтием, берни әйтмичә, башын иеп елап калган. Ул вакытта закон бик кырыс булган шул, карыша алмаган.

1947 елда мин туганмын, ә 1949 елда колхозда игеннәр бик уңган. «Ат дугасыннан иде», – дип сөйли иде инәкәй. Әткәй лобогрейкада иген иккән, ә инәкәйләр көлтә бәйләгәннәр. Кинәт кенә әткәйнең хәле бетеп китә. «Әзрәк хәл алыйм», – дип, төшеп җиргә ята. Аңын җуя һәм шул ятуыннан тора алмый. Аны, атка салып, Похвистнево хастаханәсенә илтәләр. Өч ай буе дәвалыйлар, әмма файдасы булмый. Инәкәй ул вакытта дүртенчегә йөкле була инде. Атлар карау, каравылда тору тагын инәкәй җилкәсенә төшә. Ул 15 чакрым араны җәяү, кайвакытта ат белән әти янына хастаханәгә йөри. Әткәй бик ябык булганлыктан, булганын пешереп әтине ашата.

Инәкәйнең бәбиләргә вакыты җиткәндә, әти аңа башкача килеп йөрмәскә куша, инәкәй өчен кайгыра. Ул вакытта бүреләр дә бик күп булган. «Юлда чирләп китсәң, сиңа кем ярдәм итәр? Белгән догаларыңны укып, минем исән-сау терелүемне теләп тор. Аллаһыга тапшырабыз инде, иртәгә операция ясыйлар», – дип озатып кала. Елгадай аккан күз яшьләрен, авызыннан агып төшкән канны инәкәй күрмәсен дип, тизрәк палатасына кереп китә. Бу аларның соңгы очрашуы була. Икесе дә ул мизгелдә ниләр кичергәнне үзләре генә беләдер, мөгаен. Әткәй операция өстәлендә үлеп китә, үпкәләре кап-кара булган икән. Икенче көнне Кәлимулла абыйсы хәлен белергә бара, тик әти юк инде. Кайта да: «Килен, олы кешегә ничә метр кәфенлек кирәк?» – дип соравы була, «Үлгәнмени?!» – дип, инәкәй елап җибәрә дә аңын җуеп идәнгә егыла. Бик каты интегеп, дүртенче кызын – кече сеңелебезне таба. Күзләре шешенгән, берни күрми, көч-хәл белән аңына китерәләр. Икенче көнне әткәйнең гәүдәсен алып кайтып, идәнгә сузып салалар. Инәкәй авырлык белән күзләрен ачып, сабыен кулына ала да битен әткәйнең битенә куеп: «Беренче һәм соңгы тапкыр күреп кал», – ди. Аның колагына күрше хатыннарының: «Әтисе үлгәнче бу бала үлсә нәрсә була иде. Хәзер дүрт ятимне ничек берүзе үстерер инде», – дип елаганнары колагына кереп кала. Әткәйнең ябык кына гәүдәсен өйдән алып чыкканда, идән өрлеге сынып, ишелеп төшә. 16 октябрь. Өй суык. Ягарга – утын, ашарга ризык юк… Олы апама – 13, икенчесенә – 11, миңа 2 яшь иде ул вакытта.

Апамнар әткәйнең изге күңелле, яхшы кеше булуын бүген дә искә алып елыйлар. Әти рәхәтен түгел, сеңелем белән мин «әти» сүзен дә әйтергә тилмереп, ятимлекнең ачы шулпасын эчеп үстек.

Әткәйне күмеп кайткач, абыйлары сынган идәннәрне ремонтлап киткәннәр. Инәкәйнең сөйләве буенча, военкоматтан кешеләр килеп, безнең гаиләгә колхоз ярдәм итәргә, сыер бирергә тиеш, дип ниндидер язулар да калдырып киткәннәр. Әниебез үзе дә ятим үскәнлектән, бер сыйныф та белеме булмагач, укый алмаган. Ул язуларны авыл советына, Зөфәр исемле кешегә илтеп биргән. Ә колхоз ярдәм дә итмәгән, сыер да бирмәгән. Әткәй өч ай авырып ятканда, инәкәй аны һәм безне ашатырга дип, колхоздан ит, он, ярмалар алган булган, шулар өчен дә бурыч түләткәннәр әниебездән. Сеңелемә дүрт сум акча түләргә ясаганнар, шуңардан да салым басып калганнар. Хәзерге заман булса, без дә шулкадәр интегеп яшәмәгән булыр идек. Утын әзерләргә кеше булмаган. Шуңа күрә йә ферма, йә бригада өйләрендә кыш чыкканбыз. Инәкәй өч эштә эшләсә дә, «таяк» кына алган, акча дигән нәрсә булмаган ул заманда. Әниебезнең күргәннәрен язсаң, бер китапка гына сыймас иде.

Инде олыгаеп, «Бердәмлек» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлагач, мин гел сугышчылар турында язам. Үземнең әткәйне дә эзләтеп карыйм әле дидем. Әйтерсең лә ул 5 ел сугышта булмаган – аның исеме беркайда да юк. «Хәтер китабында» барысының да исемнәре бар. Аптырагач, Подольск архивына мөрәҗәгать иттем, фотосын да җибәрдем. «Архивта андый кеше турында мәгълүмат юк», дигән җавап килде. Районга барып, военкоматтан сораштым. Анда әтинең Похвистневодан кабель телефонисты булып озатылганлыгы ачыкланды. Ә исемен Әхмәдулла дип түгел, Ахмет, 1909 елгы дип язганнар. 2015 елда белешмәне алдым. 1943 елда әтиебезнең «За отвагу» медале белән бүләкләнгәнен, Төньяк-Кавказ фронтында телефонист-связист булып хезмәт иткәнен белдек. Белешмәдә барысы да язылган. Өйнең адресы, медальне әни – Мәлхаят Бәдретдиновна алганы да билгеләнгән. Белешмәне алып военкоматка бардым.

– Безнең әти биш ел ни өчен сугышкан? Һәйкәл булса да куегыз, ул аңа булса да хокуклыдыр, бәлки, – дидем.

– Указ 1996 елда гына чыкты. Ә әтиегез 1949 елда вафат булган. Әниегез исән булса, аңа фатир биргән булырлар иде. Кызганычка, нишли дә алмыйбыз, – дип җавап бирделәр. Мин елый-елый кайтып киттем. Бөек Ватан сугышыннан соң японнар белән сугышта катнашканнарга да фатирлар бирделәр – оныклары алды, үзләре үлгәнче уч тутырып 40ар мең сум акча да алып тордылар. Ә без – сугыш ветеранының кызлары, гомер буе әче күз яшьләребезне йотып, әткәй турында мәгълүмат җыеп, инәкәебезнең интеккәннәрен искә алып, елап яшибез. Кайда дөреслек, кайда гаделлек?!

Яңа мәгълүмат алдым. Черниговка районы, Диңгезбай авылыннан Гөлнара Харасова сайтка фото куйган һәм: «Бәлки, кем дә булса бу фотосурәттә үзенең туганын таныр», дип язып чыккан иде. Гөлнара ханым Бөек Ватан сугышында катнашкан Габбас Ягъфәров турында язган һәм бер төркем солдатлар төшкән фото куйган. «Беренче рәттә уңнан беренче – минем бабам. Арттагы рәттә уңнан өченче – Похвистнево районы Гали авылыннан Барый исемле абый», – дип язган Гөлнара. «Гали авылыннан безнең белән тагын өч кеше хезмәт итте, тик исемнәрен хәтерләмим инде», – дип сөйләгән булган Гөлнараның бабасы. Сайттагы фотоны Похвистневода яшәүче кызым Гөлчәчәк күргәч, безгә дә күрсәтте.

– Алгы рәттә сулдан беренче утырган кеше безнең Әхмәдулла бабай булырга тиеш, – диде.

Олы апам да бездә иде. Фотоны карагач, әткәйне танып, кычкырып елап җибәрде:

– Әйе, бу безнең әткәй. Нәкъ улым Рәискә охшаган.

Калган икесен танымады. Кызым Гөлнараны интернет челтәре аша эзләп тапты. Бабасы турында сорашты. Гөлнараның әнисенә 81 яшь икән. Шулай да, сугыштан соң әтисе Габбас янына Гали авылыннан ике хәрби дусты хатыннары белән килгәнне яхшы хәтерли. Ә исемнәрен әйтә алмый. Берсенең хатыны йөкле булган, соңрак кыз бала тапкан. Минемчә, ул Камалетдин абый булгандыр. Аның кызы Наҗия 1947 елда туган, мин дә шул елда тудым, без аның белән бергә укыдык та.

1950 елда Габбас абый үзе дә хатыны белән Гали авылына кунакка килгән.

– Бер иптәше операция ясатып үлгән. Габбас бик авыр кичерде бу кайгыны, чөнки алар аерылмас дуслар иде. Өзелеп-өзелеп, такмаклап елады Габбас, – дип сөйләгән Гөлнарага әнисе. Бу, әлбәттә, безнең әткәй турында булган.

Әткәйләр, сугыш ахырында Леонид Брежнев командованиесе астында хезмәт итеп, Берлинга кадәр барып җиткәннәр. Тагын әткәйнең, Дон елгасын кичеп, элемтә чыбыгын ялгаганы һәм шуның өчен «За отвагу» медале белән бүләкләнгәне дә ачыкланды. Шунда салкын тидереп, 6 ай госпитальдә яткан булган икән. Аның үлеменә дә шул этәргеч булган инде. Үпкәсе каралган булган – туберкулездан үлгәндер мөгаен, дип уйлыйбыз. Әткәебез нәкъ 40 яшендә вафат булды. Ә сугышчан дуслары барысы да картаеп үлделәр.

Барысын да белмәсәм дә, күпме мәгълүмат туплый алдым. Хәзер әткәйнең фотосы үзәктә, башка сугышчылар белән бергә стендта эленеп тора. Арада иң чибәре һәм иң яше безнең әткәебез. Үткән саен сөйләшеп, сокланып узам. Аның каберен карап, җыештырып торабыз. Ел саен җыелып, баш очына утырып Коръән укый идек. Ул үлгән көнне – 29 майда, кызы Сәгыйдәнең яман шештән үлгәненә дә дүрт ел була. Изгелекле, кешелекле, ярдәмчел иде туганыбыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Олы Халидә апама 87 яшь, аяклары йөрми. Халисә апама – 84. Аллаһыга шөкер, әле алар исән-саулар. Атна саен олы апама барабыз. Ул дүрт баласын җирләде, хәзер килене Гөлсинә һәм 11 яшьлек оныгы белән яши. Киленебез алтын бәясенә тиң кеше. Апабыз ни тели – шуны пешерә, елына әллә ничә мәртәбә апаның үлгән балаларына атап мәҗлесләр уздыра. Кайгы күлендә йөзсә дә, бирешмәде олы апабыз. Халисә апам да биш малаеның икесен җир куенына тапшырды.

Әйе, ятимлек безнең итәккә тагылып йөри, юл куймый. Нишлисең бит? Җилгә каршы бара алмаган кебек, язмышка да үпкәләп булмый. Аллаһы Тәгалә шулай язган, күрәсең. Тешеңне кысып, сабыр булып, түзәргә генә кала.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.