Айдар Рәкыйпов: «Йөрәге җитеп сәхнәгә чыгучы кеше — ул инде герой»

0
56
Салават Камалетдинов

23 февраль көнне Казанның «Уникс» мәдәният үзәгендә Алтын Барс, ТМТВ, «Болгар» радиосы премияләре лауреаты Айдар Рәкыйповның концерты булды.

Концерт югары дәрәҗәдә эшләнгән видеодан башланды. Анда җырчының клипларыннан өзекләр күрсәтелде. «Вакыт… Барысына да вакыт бирелә һәм бу вакыт кысаларында һәркемгә өлгерергә кирәк. Барыбызның да эшләребез, бурычларыбыз, ниятләребез, максатларыбыз бар. Тик хәзер бу мизгелдә туктагыз, бу кич, бу концерт сезгә онытылмаслык мизгелләр бүләк итәчәк. Дулкынланмагыз, борчылмагыз, җитәр, ял итегез, күңел ачыгыз, җырлагыз. Каршы алыгыз, сәхнәдә — Айдар Рәкыйпов», — дигән сүзләр белән концерт башланып китте.

Чыннан да, бу сүзләр бар кешегә тәэсир итте. Халыкның күзе сәхнәдә генә иде, алар бар проблемаларын читкә куеп ял итәргә, күңелләрен күтәрергә килгәннәр.

Концертның продюсеры — Җәмил Мингалеев, ә администраторы — Вадим Фәтхинуров. Концерт буена диярлек баянчы егет — Рүзәл Зыятдинов һәм гитарада уйнаучы Марсель Шәмсетдинов сәхнәне тотты. Шулай ук биюче кыз- егетләр — Әдилә Хайруллина, Чулпан Тухбатуллина, Алсу Имамиева, Елизавета Колесникова, Иван Маслов, Азамат Заманов концертка ямь биреп тордылар. Шунысын әйтергә кирәк: җырчы бар җырын да үзе, фонограммасыз башкарды. Ә андый җырчыларга, белгәнебезчә, тамашачының хөрмәте көчле була. Бу энергетика һәр кешедән дә сизелде. Концертны тавыш, утлар, экраннар белән Ришат Төхвәтуллин һәм аның командасы бизәгән. Бу да бик сизелә иде, барысы да шәп, югары дәрәҗәдә башкарылган.

«Энем, әллә махмырдан идеңме син…»


Айдар Рәкыйпов «Син-син-син» дип аталган җырын беренчеләрдән булып башкарды. Җырчының чыгышына нур өстәп, эшләпәләр кигән ике кыз һәм егет парлап биеделәр. Айдар Рәкыйповның да, биючеләрнең дә күзләре ялтырап, йөзләре балкып тора иде.

«Йөрәгемнең янулары — син-син-син,                              

Күңелемнең яралары — син-син-син,

Күзләремнең каралары — син-син-син,

Төннәремнең алтаңнары — син-син-син», — дип җырлады ул.

«Хәерле кич! Мин сезне бүгенге матур көндә үземнең концертымда күрүемә бик шатмын. Ниһаять, күрештек. Исәнме, Казан! Хәерле кичләр! Сәлам! Бу хәтле кеше алдында күптән чыгыш ясаганым юк, бераз борчылам. Шуңа миңа бүген алкышларыгызны жәлләмичә, шәп итеп алкышлап утырсагыз, бәхетле булыр идем. Вакытлар үзгәрә торсын, әйләнә-тирәләребез яңарсын, тик менә шулай итеп бергә булып, бергә җырлаулар гел булып торсын. Амин», — дигән сүзләр белән исәнләште җырчы һәм «Бер генәм» дип аталган җырын башкарды. Анысы да, әлбәттә, мәхәббәт турында иде.

Өченче җырын («Миләш кызыллыгы») башкарганда Айдар Рәкыйпов үзе генә калды, биючеләр сәхнәне калдырды. Җырның тематикасы да шундыйрак бит.

Кызыл миләшләрнең кызыллыгы

Кызыктырган, ахры, кошларым.

Ятлар кочагында гомер кичә

Үтибездер язмыш кушканын.

Миләш кызыллыгы вакытлыча,

Миләш кызыллыгы бер мизгел.

Миләш белән кошның сөюедәй

Нигә соң мин сиңа тиң түгел…

Һәр җыр саен, Айдар Рәкыйповның һәр сүзе саен тамашачы дәррәү кул чапты, җырчыны үзенең җылы алкышларына күмде.

Сәхнәнең бер кырыенда кечкенә өстәл торды. Анда чәй, тамагы кипкән саен, җырчы аны барып эчте. Шулай ук тамашачы биргән барлык бүләкне Айдар Рәкыйпов шул өстәлгә тезде.

«Бер ай элек Түбән Камада безнең концерт булган иде. Хәзер бит бөтен кеше инстаграмда, вконтактеда һәм башка социаль челтәрләрдә утыра. Элек безгә әби-бабайлар әкиятләр сөйли иде, ә хәзер алар да инстаграмда утыра. Мин дә шул концерттан кайттым да кем нәрсә язган икән, сториска билгеләп куйган микән дип, шатланып инстаграмга кереп киттем. Бер апа язган: „Энем, әллә махмырдан булдыңмы икән, барасың да су эчәсең, барасың да су эчәсең“, — дигән. Шуңа күрә базарга барып, чәй икәне күренеп торсын дип, үтә күренмәле чашка алдым. Шуңа күрә ачуланмагыз», — дип сөйләп, тамашачының күңелен күтәрде ул.

«Кызыл алмам, синнән башка яши алмам»


Айдар Рәкыйповның киләсе җыры университетта укып йөргән вакытта туган.

«Үзегез беләсез, яшь чаклар — дәртле, гашыйк булган чаклар. Ә гашыйк булганда барыбер дөньялар матурлана, канатландыра. Ә безне канатландырган кешеләр, әлбәттә, гүзәл затлар. Сөюегез — безнең өчен тормышта иң зур терәк. Яныбызда сез булганда без бит күпкә көчлерәк. Чынлап та, сез булмасагыз, без — ир-атлар шушы аклы-каралы дөньяда яшәр идек. Әмма булмышыгыз белән безнең аклы-каралы төсләрдән торган язмышыбызга сихри төсләр өстәгәнегез, мәхәббәт ялкыны кабындырганыгыз өчен сезгә мең-мең рәхмәт. Киләсем җырым („Кызыл алмам“) залда утырган барлык гүзәл затларга бүләк булып яңгырар», — диде ул.

Кызыл алмам, кызыл алмам

Синнән башка яши алмам.

Синнән башка, кызыл алмам,

Сөю тәмен тоя алмам.

Беренче чыгуда дүрт җыр башкаргач, сәхнәгә концертның алып баручысы Илгиз Исламгәрәев чыкты һәм аның Айдар Рәкыйпов белән әңгәмәсе башланып китте.

— Илгиз, концерт күптән башланды бит инде, син кайда йөрисең?

— Айдар, син менә гафу ит, тик мин менә мондый матур җирдә беренче тапкыр.

— Мин беләм инде синең мондый җирдә беренче тапкыр булмаганыңны, чөнки кичә дә, өченче көн дә шулай дидең. Кая гына барсак та, мин мондый җирдә беренче тапкыр дисең.

— Дуслар, менә чынлап әйтәм, кая гына барсак та, Казан — дөньядагы иң матур җир дип әйтәм. Сез менә шундый матур җирдә яшисез.

— Килешәм, килешәм.

— Айдар, ярый син бераз ял ит, киемнәреңне алыштыр, мин бераз тамашачылар белән аралашып алам әле.

«Кешеләр дә шул хәрефләр сыманрак»


Аннары Илгиз Исламгәрәев тамашачылар белән исәнләшеп алды.

«Хәерле кичләр, исәнмесез, дөньядагы иң шәп итеп алкышлый торган тамашачы. Минем исемем Илгиз, матур киемнәрем, уртача белемнәрем, көзен авырдым, прививкасын инде ясаттым, каршыгызда булу рәхәт, игътибарыгыз өчен рәхмәт», — дип сәлам бирде ул.

Аннары Илгиз Исламгәрәев татар телен мактап алды. Хәтта бер хәреф белән генә дә ана телендә сөйләшеп булганын һәм ул хәрефнең «э» икәнен әйтте.

«Менә, дуслар, ни әйтсәң дә, безнең ана телебез, татар телебез матур инде ул. Аралашыр өчен хәтта бер хәреф тә җитә, беләсезме шуны? Беләсезме нинди хәреф икәнен? Ул экскаватор дигәндәге «э» хәрефе. Мәсәлән, мин әйтәм икән берәр абыйга «Абый, чәй эчәсеңме?» — дип, ул инде «э- э́». Хәзерме? «э́ -э» Соңрак? «э -э́ «. Менә бөтен аралашу. Әле менә карагыз тагын. Көтмәгәндә, өйдә эш кайнаганда, күрше чебиләрен чыгарырга керсә, ул соңгы яңалыкларны сата да сата. Без инде аңа «э-э-э» дип торабыз», — диде ул.

Алга таба алып баручы кешеләрнең дә шулай хәрефләр сыман булганлыгын әйтеп узды.

«Минем уйлавымча, без кешеләр дә шул хәрефләр сыманрак. Кемдер „ә“ хәрефе сыман. Шундый ачык йөзле, күңелле кеше. Кемдер „ң“ хәрефе сыман. Авызы салынган, туганына үкенеп йөри торган. Кемдер „ш“ хәрефе сыман шома. Кемдер „ү“ хәрефе сыман үткен, ә кемдер һәйкәл дигәндәге „һ“ хәрефе сыман. Ул кешенең барлыгын-юклыгын без сизмибез дә», — диде ул.

Ул залда утырган тамашачылардан да үзләрен нинди хәреф кебек хис иткәнен сорады.

«Ә менә мин үземне „м“ хәрефе сыман хис итәм. Бер хәреф кенә түгел, өч „ммм“. Матур молодой малай! Ә кемдер, дуслар, бу дөньяда „а“ хәрефе сыман. Айдар. Кемдер „р“ хәрефе сыман. Рәкыйпов. Әйдәгез әле, дуслар, янәдән кайнар, көчле алкышлар белән каршы алабыз, сәхнәбезнең түрендә — Айдар Рәкыйпов», — дип чакырды ул җырчыны.

Айдар Рәкыйпов биюче дә икән


Айдар Рәкыйпов, гитарага кушылып, мәхәббәт турында җырын башкарды. Ул сөйгән ярга гына түгел, ә гомумән, дөньяга, туган илгә, туган телгә карата мәхәббәт. Җырда аңлашылганча, мәхәббәт кешене бәхетле итә.

Мәхәббәт, әле дә син бар,

Син булмасаң бит, дөньялар тар.

Саф хисләр күңелне үстерә,

Яшәргә көч бирә

Айдар Рәкыйповның Ләйләләргә багышлап башкарылган алдагы җыры «Ләйләм» дип аталды. Җыр шәрыкъ стилендә иде. Ике биюче кыз шәрыкъ биюен башкарды. Җырның исеме дә бөтен шәрыкъ дөньясына таныш («Ләйлә вә Мәҗнүн»). Шуңа да мондый көй һәм бию бик урынлы сайланган.

Айдар Рәкыйпов тамашачылар белән сөйләшеп тә алды.

«Монда мине беренче тапкыр күргән, ишеткән кешеләр бармы? Кулыгызны күтәрегез, оялмагыз. Исәнмесез. Ә кемнең ишеткәне бар, ләкин беренче тапкыр якыннан күрә? Телевизордан минем уңган, тырыш икәнем күренәме соң? Замана шундый, үзең мактамасаң, сине беркем мактамый. Киләсе елларда килегез, күрешербез», — диде ул.

Алга таба Айдар Рәкыйпов үзенең кечкенә чагында җырлаган җырларын искә алды, аларның күңеленә якынлыгын аңлатты.

«Һәрбер халыкның бетмәс, сүрелмәс байлыгы була. Замана үзгәргән саен без дә үзгәрәбез. Заманасына туры китереп, заманча аранжировкаларга салып, заманча җырлар иҗат итәргә тырышабыз. Бер уйлаганда, нинди генә заманча җырлар җырласак та, күңел кечкенә вакытта тыңлаган моңнарга, әби-бабай уйнаган тальян көйләренә тартыла. Киләсе җырны барыгыз да беләдер дип уйлыйм. Яраткан җырларыбызның берсе — „Исеңдәме, иркәм“ дип атала», — диде җырчы.

Исеңдәме, иркәм, таныштык без икәү

Җылы яктан кошлар кайтканда.

Көннәр аяз иде, күңелдә яз иде

Яшьлегебез чәчәк атканда.

Киләсе җыр Кавказ халыклары көенә тартым иде. Биючеләр дә Кавказ халык биюен башкардылар. Айдар Рәкыйповның үзенең дә бии белүе ачыкланды. Биючеләр белән бергә тигез, ритмга кереп, йөрәкләргә үтәрлек итеп биеде.

«Гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле»


Алга таба сәхнә Алмаз һәм Айдар Юнысовлар кулына тапшырылды. Аларда энергия ташып тора, бик актив, үзләре бииләр, үзләре җырлыйлар, сөйләргә дә өлгерәләр.

«Сәхнәгә үзем бик тә хөрмәт иткән Айдар һәм Алмаз Юнысовларны чакырам. Мин алар белән беренче тапкыр гастрольләргә чыктым, халык белән таныштым. Мин аларга тормышымда булганнары өчен чиксез рәхмәтлемен. Сәхнәгә якташларым, баянчыларым, тальянчыларым, автор-башкаручылар, чын дусларым Алмаз һәм Айдар Юнысовларны чакырам», — дип дәште ул аларны.

Алмаз һәм Айдар Юнысовлар «Кил, инде» дип аталган җырны башкарып уздылар.

«Зур рәхмәт, казанлылар, сезне күрүебезгә бик шатбыз. Үзебезнең дустыбызның концертында булуыбызга чиксез бәхетлебез. Айдар әйтеп китте, без балачактан иҗат юлын бергә башладык. Чыннан да, сәхнә артында дустыбызга сокланып, горурланып утырабыз. Айдар елдан-ел үсеп бара, әле башта алай биеми иде, хәзер матур итеп бии дә башлаган. Без аңа тагын да зур-зур уңышлар телибез. Алдагы җырыбызны сезгә бүләк итәсе килә. Бу җыр теләк булып яңгырасын», — диделәр алар.

Гомерегез булсын, гомерегез булсын,

Гомерегез булсын бәхетле.

Бәхетегез булсын, бәхетегез булсын,

Бәхетегез булсын гомерле.

Аннары сәхнәгә Илгиз Исламгәрәев чыкты. Залда утырган кайбер тамашачылар белән танышты ул.

«Ничек танышырга дип, башымны ваттым башта. Хәзер бит инстаграмга керәләр, язылалар да, бөтен фотоларына лайк куеп чыгалар, аннан туй. Без инде алай эшләмәбез, без борынгыча танышырбыз. Берничә кешене бүгенге концертта истә калдырасым килә», — диде Илгиз.

Сәхнәгә янәдән Айдар Рәкыйпов чыкты. Җырның нәкъ үзебезнеке икәнен татар көе дә, татар милли киемнәреннән биегән егет-кызлар да раслап торды.

Җырчыга, кечкенә кызлардан башлап, олы апа-абыйларыңнан төрледән-төрле күчтәнәчләр, чәчәкләр явып торды.

«Анда бүләкләр күренеп торамы, күренсен. Мондый чәчәкләрне, бүләкләрне көн дә бирмиләр. Кая гына барсам да, алдагы җырымны минем көтеп алалар, шул җырны гына җырларга чакырганнары бар. Җырның сүзләре һәм көе нәкъ миңа язылган кебек. Бүгенге көндә ул минем визит карточкасы булып тора. Яраткан җырларымның берсе „Бәхетемне килә табасым“ дип атала. Чыннан да, бәхетемне килә табасым!» — диде ул.

«Халык җырлары — безнең хәзинә»


Айдар Рәкыйпов Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Ул кечкенәдән халык җырларына гашыйк.

«Мин, кая гына барсам да, халык җырларын җырларга тырышам, чөнки алар безнең хәзинә дисәң дә ялгышмассың», — дип аңлатты ул һәм видеода үзенең кечкенә чагында җырлаган башкорт халык җырларын күрсәтте.

Айдар Рәкыйпов халык җыры «Зөләйха”ны башкарды. Баянда, өздереп-өздереп, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар уйнады

«2019 елгы концертыма кемнәр килгән иде? Ул вакытта халык җырын җырламаган өчен минем гафу үтенәсем килә. Барыбер халык җырын җырларга тиеш идем. Беренче концертым булганга күрә, каушап, программадан үткәреп җибәргәнмен. Шуның өчен гафу үтенәм. Сезнең игътибарга, дусларым, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән бергә барыгыз да яраткан татар халык җыры «Зөләйха”ны җырлап үтәсем килә», — диде ул.

Шулай ук Айдар Рәкыйпов кечкенә чагында җырлаган «Азат һәм Азамат» дигән башкорт халык җырын да башкарды. Аннаң соң татар һәм башкорт халкы дуслыгына багышланган җырны да җырлады. Татар һәм башкорт киемнәрендәге биючеләр чын мәгънәсендә дуслыкның барлыгын ышандыра алдылар.

«Үземнең Башкортстаннан булганымны әйтеп уздым. Үзем Казанда яшим, анда иҗат итәм. Шушы ике арада йөргәндә Башкортстанга еш кына кайтырга кирәк, чөнки якыннарым, туганнарым анда. Хәмид Маткаримов дигән бик якын дустым бар. Мин аңа: „Ике республиканы берләштерә торган берәр җыр язып бирә алмассыңмы?“ — дигәч, ул күпмедер вакыт узгач, миңа шалтыратып җырның барлыгын әйтте. Мин аны ишетү белән гашыйк булдым, чөнки ике республиканың дуслыгына багышланган җырыбызның берсе „Бас, әйдә, бас“ дип атала», — дип сөйләде ул.

Алга таба сәхнә Илгиз Исламгәрәев кулында булды. Ул тамашачыларга «Татар халкы нәрсәсез яши алмый?» дигән сорау бирде. Тамашачы «чәй» дип җавап бирде.

«Дөрес, чәй. Айдар концерт барышында чәй эчкәләде, ул инде чәй эчкәч, нормальный татар булып чутлана. Без, чыннан да, тик утырганда да „әйдә, чәй эчеп алабыз“, дибез. Шуңа күрә, әйдәгез, чәйләр эчеп, өчпочмаклар ашап, бераз ял итеп алыйк, дуслар», — диде ул.

Шуның белән концертның беренче өлеше тәмам булды.

«Әниемне икеләтә бәхетле иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт»


Концертның икенче өлешен Алмаз һәм Айдар Юнысовлар тальян көйләре белән ачып җибәрде. Алар тамашачы янына да төштеләр, тамашачы алар белән бергә биеде.

Алга таба сәхнә түренә Илүзә Гайсина чыкты. Үзе генә ике җыр башкарды. Беренче җырыннан соң ук өч егет кызга чәчәк бүләк итте. Алдагы ике җырны Илүзә Гайсина Айдар Рәкыйпов белән бергә башкарды. Берсе салмак, әкрен җыр («Бу дөньяда синең өчен яшим» булса, икенчесе («Яуладың») шаян җыр иде.

Бу дөньяда синең белән,

Синең өчен яшим.

Хыялларым, шатлыкларым,

Синең белән бәйләнгән.

Аннан соң Айдар Рәкыйпов әниләргә багышланган җыр җырлап узды. Аның күз яшьләре акты… Тамашачы Айдар Рәкыйповның әнисенә булган хөрмәтен, чиксез мәхәббәтен шул җыр аша тоя алгандыр.

«Кызык, Илүзә чыкты да бар чәчкәләргә ия булды, мин монда сәхнәдә тырышып җырлап йөргән булам. Шулай яшибез инде. Концертларда чәчәкләр, бүләкләр бирәләр. Мин аларны өйгә алып кайтам. Өйдә газиз әнием көтеп тора. Ул бүген монда — биредә. Чәчәкләрне алып кайтам, ул инде сөенә. Улымны яраталар, аның җырларын тыңлыйлар, ди. Шуңа, яраткан тамашачыларым, әниемне икеләтә бәхетле иткәнегез өчен сезгә бик-бик зур рәхмәт. Барлык газиз әниләргә „Әниемә“ дигән җырны башкарып үтәсем килә», — диде ул.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Артистның алдагы җыры туганнарга багышланды.

«Туганнар белән аралашып яшәргә һәрвакытта да Ходай насыйп итсен. Бер-беребез белән күрешеп, аралашып, йөрешеп яшәргә язсын. Киләсе җыр „Туганым барда“ дип атала», — диде ул.

«Сөйгән ярым килер төсле тоела»


Айдар Рәкыйпов алдагы җырын Альфред Якшимбетов язганын әйтеп узды.

«Бүген Альфред абый Якшембитов залда. Ул бик тә хөрмәт иткән композиторларыбызның берсе, якташыбыз. Ялгышмасам, минем репертуарымдагы 60% җырларымны ул иҗат иткән. Аңа бик зур рәхмәт. Хәзер башкарылачак җырымны да ул иҗат иткән. Сезгә үзенчәлекле һәм мәгънәле җырларымның берсен алып килдем. Була бит шундый хәлләр, бөтен булган проблемалар сиңа гына кагылган кебек. Яланга чыгып, ник шулай дип кычкырасы килгән чаклар була. Җырым да „Ник шулай? Ник?“ дип атала», — дип аңлатты җырчы.

«Кызык, Илүзә чыкты да бар чәчкәләргә ия булды, мин монда сәхнәдә тырышып җырлап йөргән булам. Шулай яшибез инде. Концертларда чәчәкләр, бүләкләр бирәләр. Мин аларны өйгә алып кайтам. Өйдә газиз әнием көтеп тора. Ул бүген монда — биредә. Чәчәкләрне алып кайтам, ул инде сөенә. Улымны яраталар, аның җырларын тыңлыйлар, ди. Шуңа, яраткан тамашачыларым, әниемне икеләтә бәхетле иткәнегез өчен сезгә бик-бик зур рәхмәт. Барлык газиз әниләргә „Әниемә“ дигән җырны башкарып үтәсем килә», — диде ул.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Артистның алдагы җыры туганнарга багышланды.

«Туганнар белән аралашып яшәргә һәрвакытта да Ходай насыйп итсен. Бер-беребез белән күрешеп, аралашып, йөрешеп яшәргә язсын. Киләсе җыр „Туганым барда“ дип атала», — диде ул.

«Сөйгән ярым килер төсле тоела»


Айдар Рәкыйпов алдагы җырын Альфред Якшимбетов язганын әйтеп узды.

«Бүген Альфред абый Якшембитов залда. Ул бик тә хөрмәт иткән композиторларыбызның берсе, якташыбыз. Ялгышмасам, минем репертуарымдагы 60% җырларымны ул иҗат иткән. Аңа бик зур рәхмәт. Хәзер башкарылачак җырымны да ул иҗат иткән. Сезгә үзенчәлекле һәм мәгънәле җырларымның берсен алып килдем. Була бит шундый хәлләр, бөтен булган проблемалар сиңа гына кагылган кебек. Яланга чыгып, ник шулай дип кычкырасы килгән чаклар була. Җырым да „Ник шулай? Ник?“ дип атала», — дип аңлатты җырчы.

Җырчының киләсе җыры шулай ук тамашачының иң яраткан җырларыннан санала. Бу җырга кушылып, биючеләр дә өздерде.

Карлыган… учларыма коела,

Сөйгән ярым килер төсле тоела.

Карлыган… учларыма коела,

Минем өзел (е)п сөйгэн ярым

Килер тосле тоела.

Бу җырдан соң сәхнәне Илгиз Исламгәрәев үз кулына алды.

«Менә дуслар, сезнең шундый вакытлар буламы, ул телефонны кайбер вакыт болгаплар атасы килә. Әллә кайлардан смслар килә, әллә кемнәр шалтырата. Ну, алар арасында минем иң яраткан бер смс бар инде. Ул „Пятерочка“ кибетеннән килә. Телефонны бер яктан яхшы, икенче яктан начар нәрсә дип саныйм. Хәзер инстаграм дигән әйбергә була, кешеләр бер-берсе белән аралашмый башлады. Хәзер туганнар белән дә аралашмыйбыз, инстаграмга сторислар куйсак, димәк, тәртип. Инстаграмны яхшы яктан гына күрсәтәсем килә сезгә. Кем Айдар Рәкыйповның инстаграмына язылмаган? Бармы андыйлар? Хәзер барыбыз да кулга телефоннарны алабыз. Айдар Рәкыйповның инстаграмына керәбез, язылабыз. Мин сезгә бирәчәкмен сорау, шул җавапны директка язарга кирәк була, кем иң беренче булып дөрес җавап бирә, Айдардан сезгә бүләк», — диде ул.

Илгиз Исламгәрәев тамашачыларга барлыгы 3 сорау бирде. Дөрес җавап бирүчеләргә бүләк — футболка. Сорауларның җаваплары болайрак: Айдар Рәкыйповның аттестатында бер «өчле» дә юк, буе — 1 метр 87 см, 72 кг.

Соңгы чыгышында Айдар дүрт («Балкы», «Син минем теләгем», «Сылукай», «Син-син-син») җыр башкарды. Кыз- егетләр заманча бию белән чыгыш ясадылар. Җырчы үзе дә, кожанкалар киеп, биючеләргә кушылып биеде. Айдар Рәкыйпов концертны нинди җыр белән башлады, шуның белән тәмамлады да.

«Минем җырларымны тыңлаганыгыз, алкышлаганыгыз, бергә кушылып җырлаганыгыз өчен зур рәхмәт! Сау-сәламәт, бай, бердәм булыгыз! Мин сезнең һәммәгезне дә хөрмәт итәм һәм бик яратам, Казан! Бик зур рәхмәт», — дип саубуллашты ул.

Айдар Рәкыйповтан берничә кызыклы фикер

  • Соңгы концертымда тамашачыларга «Балачак» видеосюжеты күрсәтелде. Шуннан нәтиҗә ясап була инде: бала чагымнан ук музыка минем тугры юлдашчым. Гомер дәверендә янымда hәрвакыт дуслар бар. Кемнәрдер килә тора, кемнәрнедер тормыш үзе башка сукмаклардан алып китә тора. Әмма әлегә чаклы музыка минем белән бергә бара.
  • Әни — әни инде ул. Ул минем иң якын, иң кадерле, иң матур, иң газиз кешем. Гаиләдә мин бер бала булганга, мин әнием өчен — галәмнең үзәге, ышанычы. Шуңа мин аның ышанычын аклап, әниемне сакларга тырышам. Ул медицина өлкәсендә эшли, бик итәгатьле, йомшак, тыныч холыклы. Минем кечкенәдән музыка белән мавыгуымны хуплады. «Куелган максатларыңа тугры калып, ирешергә тырыш», — диеп өйрәтте.
  • Бала чакта иптәш малайлар белән бергә бию түгәрәгенә, футболга, йөзүгә йөрдем. Болар бар да балачак мавыгулары. Киләчәктә биюче булу уе башыма да кереп карамады. Әмма хәзер балачактагы шөгыльләремнең кирәге чыкты. Ә җырчы булу теләге үзем белән бергә тугандыр.
  • Үзем җыр, музыка өлкәсендә булганга, үсеш өчен төрле юнәлештәге, төрле телдәге музыканы, җырларны, җырчыларны тыңларга тырышам. Җырның ничек кенә килеп чыгуына карамастан, ул бик күп хезмәт куюны сорый. Шуңа күрә мин аларның һәрберсен хөрмәт итәм, үзем өчен уңай моментларны үрнәк итеп алам.
  • Җырчы булу профессиясен үземә сайлаганмын икән, димәк, мин бу юнәлештә үсәргә, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә тиеш дип уйлыйм. Бу – эш ягыннан. Ә шәхси тормышыма килсәк, яраткан кешем белән гаилә кору, балалар үстерү – киләчәккә планым.
  • Мин татар һәм башкорт телләрен камил беләм диеп саныйм. Ике телдә дә аралашам, җырлыйм.
  • Хәзерге вакытта Казанда яшим hәм эшлим. Мөмкинлек булганда туган йортыма кайтырга тырышам.
  • Чынлап гашыйк кеше ни өчен яратуын аңлата алмый. Ни өчен яратканын әйтә алса, димәк, аны бу кеше белән ниндидер максат кына бәйли.
    Әлбәттә, янымда миңа ошаган кыз бар. Миңа яратып йөргән кызым белән аралашырга җиңел hәм ул эшемдә дә терәгем булырга тиеш.
  • Беренче концертны оештыру авыррак булды. Чәнки бар нәрсә дә “с нуля» иде. Үзем өчен дә, продюсерым өчен дә бик зур сынау булды ул. Үзебез сайлаган юнәлешне дөрес диеп ышандык hәм бу юнәлештә үсәргә, шомарырга дигән максат белән икенче концертыбызны оештырдык.
  • Йөрәге җитеп сәхнәгә чыгучы кеше — ул инде герой. Сәхнә зур кыюлык, талант, үз эшең белән яну, көч, түземлек, чыдамлык, вакытыңны жәлләмәү, зур финанс чыгымнар, синең белән бергә бер максатка хезмәт итүче команданың булуын сорый.
  • Сәяхәт – минем өчен ял итү, башымдагы уйларымны, фикерләремне тәртипкә салу, тискәре эмоцияләрдән арыну, яңа урыннар, яңа кешеләр белән танышу чарасы. Ял иткәндә эшләнгән эшләргә анализ ясала, киләчәккә планнар корыла.

Автор: Зәринә Хуҗина

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here