Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Рөстәм Миңнеханов турында балалар: «Әти кебек Президент абый»

Рөстәм Миңнеханов турында балалар: «Әти кебек Президент абый»

0
Рөстәм Миңнеханов турында балалар: «Әти кебек Президент абый»

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 65 яшь тулды. Балалар аның турында ни уйлый соң?

Зилә Хәбибуллина, Татарстанның «Балалар оешмалары берлеге» җитәкчесе:

– Президент – ул кәттә абый! Һәр иртә аның «Инстаграм»дагы сәхифәсенә керәм дә, Казаныбыздагы Ирек мәйданының ничек үзгәргәнен карап, барлык республикабыз халкына Рөстәм абый белән бергә хәерле иртә телим. Президент олы дустыбыз кебек! Татарстаныбызда яшәүче кешеләрнең тормышлары өчен җан атып, һаман да камиллеккә омтылып, нур сибеп яши! Президент абый – сокландыргыч шәхес! Минем дә үскәч Рөстәм абый кебек көчле, зирәк, киң күңелле һәм акыллы буласым килә. Уз алдыма куйган бурычларны төгәл үтәп, тормышыбызны ямьләндерергә телим.

Сабир Сәфәров, Казан шәһәрендәге 2 нче татар гимназиясенең 4 сыйныф укучысы:

– Минем өчен Президент – мөһим кеше. Чөнки ул дәүләт эшен башкара. Ул дәүләт эшен башкармаса, дәүләт булмый. Ә дәүләтсез бер кеше дә  яши алмый.

Алия Сабирҗанова, «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы:

– Минем өчен Президент ул – үрнәк, ышанычлы кеше. Рөстәм Нургалиевич – туган җиребезнең тынычлыгы, милләтебезнең якты киләчәге символы. Үткәнне истә калдырып, бүгенгенең кадерен белеп, киләчәкнең якты, матур, тыныч булачагына ышандырып, шуңа шартлар тудырып торучы кеше.

Камилә Юнысова, «XXI гасыр лидеры» бәйгесе җиңүчесе:

– Минем өчен Президент  ул – республиканың йөзе. Рөстәм Нургали улы – чын мәгънәсендә, бик зирәк һәм укымышлы кеше. Алай булмаганда, үз җилкәсендә шуның кадәрле зур җаваплылыкны күтәрә алыр идеме икән? Татарстаныбызның киләчәге нинди вакыйгалар белән үреләсен ул хәл итә. Тормышыбызның тулылыгы да аның кулларында. Һәм, әлбәттә, Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән бер дулкында булуы белән аерылып тора. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итәр өчен кулыннан килгәнне эшли. Мин бик бәхетле. Чөнки узган ел Рөстәм Нургали улы белән очрашып, аңа үз проектым турында сөйли алдым.

Фәридә Гатина, «Сабантуй» журналының яшь хәбәрчесе:

– Минем өчен Президент  ул – үз халкының башлыгы. Ул нәкъ әти шикелле: безне кайгырта, безгә әйбәт булсын өчен чын күңелдән тырыша. Президентны бөтен кеше дә тыңлый, ул – бик хөрмәтле кеше.

Алия Гыймазова, Мамадыш районының Кече Кирмән авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы:

– Минем өчен Президент  ул – яхшы күңелле, олыны – олы, кечене кече итә белән торган, тырыш һәм максатчан шәхес. Безнең республика территориясен генә карагыз: нинди зур бит ул! Шул җирлекнең, анда яшәүче кешеләрнең киләчәген кайгырту җиңелләрдән түгелдер. Ләкин Рөстәм Нургали улы бу эшне яхшы башкара дип уйлыйм мин. Әбием дә шулай ди. Ул гел телевизор карый, Президентыбызның чыгышларын аеруча игътибар белән тыңлый. «Яхшы тормышта яшибез», – дип еш кабатлый. Ә әбигә ничек ышанмыйсың һәм аның белән ничек килешмисең ди?!