Домой Ислам Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр кылган гамәле турында сөйләде

Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр кылган гамәле турында сөйләде

0
Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр кылган гамәле турында сөйләде

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр мөнәҗәт башкарган. Мөнәҗәт җырлавы авырмы? Җырчы ни өчен мөнәҗәткә мөрәҗәгать иткән? Бу сорауларны Айгөл Бариевага бирдек.

– Айгөл, мөнәҗәтләр белән кызыксынуыңа нәрсә сәбәпче булды?  

– Күптәннән мөнәҗәтләр белән кызыксына идем. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында ишеткәнем бар. Балачакта дәү әнинең шәл бәйләгәндә әкрен генә мөнәҗәт көйләвен хәтерлим. Менә шушы балачактагы хатирәләрем бүгенге көндә кабат яңарды.  

– Мөнәҗәт башкарырга нәрсә этәрде?  

– Төп этәргеч узган елгы вакыйга булды. Инстаграмдагы аккаунтымда “Сәгать угы кушылганда” җырын иң оста башкаручыга бәйге игълан иткән идем. Бик күп кызлар катнашты. Иң оста биш башкаручы белән очрашу оештырдым, бүләкләр тапшырдым. Бәйге җиңүчесе Лилия Җиһаншина фольклор ансамбленнән булып чыкты. Бик оста җырлый. Инстаграмда аралаша башладык. Былтыр Лилия мине үзе йөри торган мәчеткә ифтарга чакырды. Сүз Курчатов урамында урнашкан “Мәдинә” мәчете турында бара. Агачтан корылган җыйнак кына мәчетне бик ошаттым. Ифтар алдыннан мәчеткә килгән әби-апалар Лилиянең мөнәҗәт җырлавын үтенде. Аның мөнәҗәт җырлавын шаккатып тыңлап утырдым, шулкадәр ошаттым. Лилия миңа “телисезме, сезне дә өйрәтәм”, – диде. Ләкин ел дәвамында әле гастрольләрдә йөреп, әле башка мәшәкать белән бу эшкә тотына алмадым. Ә Ураза вакытында күңел үзе тартыла. Лилия миңа мөнәҗәтләрне ноталар белән җибәрә.   

– Өйрәнүе кыенмы? Эстрада җырын башкару белән мөнәҗәтне җырлауның аермасы нидә?  

– Юк, кыен түгел. Эстрада җыры белән аермасы бар. Мөнәҗәтне җырламыйлар, аны көйлиләр. Кайбер якта аны “мөнәҗәт әйтү” диләр.   

– Мөнәҗәт көйләгәндә, нәрсә кичерәсең? – Тавыш үзеннән-үзе чыга. Күңел чистара, пакъләнә. Күзләр яшьләнә. Үземне Аллаһы Тәгаләгә якынайган кебек тоям. Миңа мөнәҗәт көйләү бик ошады.   

– Киләчәктә тагын мөнәҗәтләр җырлаячаксыңмы?  

– Әлбәттә, дәвам итәрмен, Алла теләсә. Күбрәк ул Рамазан аенда башкарылачак. Берничә мөнәҗәтне яттан өйрәнеп, ашларга, мәҗлесләргә йөргәндә көйләргә телим.   

Айгөл, Ураза тотасыңмы, дип сорарга ярамаса да, сорыйсы килә…  

– Мин балачактан бирле Ураза тотам. Тулаем Ураза тотуыма ун елдан артык. Аллага шөкер, быел бөтен гаиләбез – ирем, кызыбыз һәм улыбыз белән Ураза тотабыз.  

– Аллаһы Тәгалә кабул итсен!  

– Амин!  

Лена Рәхимова

matbugat