Домой Жизнь татар Айнур Җамалтдинов: «Татар телендә сөйләшергә өйрәтмәү – ул яшәүгә өйрәтмәү дигән сүз»

Айнур Җамалтдинов: «Татар телендә сөйләшергә өйрәтмәү – ул яшәүгә өйрәтмәү дигән сүз»

0
Айнур Җамалтдинов: «Татар телендә сөйләшергә өйрәтмәү – ул яшәүгә өйрәтмәү дигән сүз»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Айнур Җамалтдинов курсташлары Ильяс Хаҗиев һәм Раилә Фәхртдиноваларга «Интертат» башлаган #минтатар сериясендә татарлыгы хакында интервью бирде.

«Йөз ел элек контент шагыйрьләр булган, хәзер Тик-ток һәм Инстаграм»


Ильяс Хаҗиев:

Айнур, сәләм, бу интервью сине бүтәннәргә ачар, дип уйлыйм. Темабыз «татар» сүзе белән бик тыгыз бәйләнгән булачак, башлыйбызмы?

Әйдә!

Татарларны бүтәннәр ничек итеп күрә, синеңчә?

Минемчә, татарлар горур, мин үзебезне фильмнардагы кебек үзенә тартып торган серле персонажларга охшаш итеп күрәм.

Әйдә Татарстаннан 100 чакрым китик, син анда үзеңне ничек хис итәчәксең? Озакка китсәң, синдә татар җаны яшәячәкме?

Мин эчемнән гел татар икәнемне сизәчәкмен. Аны үзгәртеп булмый.

Ул мохиттә синең татар икәнеңне ничек беләчәкләр?

Күңелемдә татар буяулары бик күп, аның белән бүтән җирләрне бизисем килә. Тагын бер әйбер әйтәм: шәхес шәхесне үзгәртә ул. Мин аларны, алар мине үзгәртерләр иде, бу әйбердән качып булмый.

Айнур, син музыка белән шөгыльләнәсең, көйләр язасың. Татар эстрадасы турында нәрсә әйтә аласың?

Татар эстрадасы күчереп алган дәфтәр кебек ул. Аранжировка, ритм, җырлау манерасы бертөрле. Ни өчен бүген без рус җырлары тыңлыйбыз? Ритм, атмосфера, текст — аларда барлык әйберләргә дә үзенчәлек хас.

Син татар эстрадасына яңа фикер, яңа көй үзенчәлеге кертер өчен нәрсә эшләр идең?

Музыкада бүген иң кирәклесе — яңа дулкынга эләгүдер, мөгаен. Шулай эшләсәк, чартларга да эләгәчәкбез, кешене татар җыры, теле белән дә кызыксындырачакбыз.

Татар эстрадасындагы яңа жанрларга килик, татарча рэп белән кызыксынасыңмы?

Әйе. Бервакыт Альберт Нурминскийны тыңлый идем. Иң ошаган җырлары – «Син үзгәрә аласың» һәм «105 км». Бу җырлар фикер йөртергә, яхшы уйлануларга тарта.

Альберт Нурминский татар рэпына беренче сулыш керткән кешеме?

Юк, ул түгел. «Либертаз» төркеме беренче урынны аладыр, минемчә.

Алар иҗатларын бүген дә дәвам итәме?

Дөресен әйтәм, аларның иҗатларын күзәтеп бармыйм. Ахыргы җырлары 2018 елда чыккан икәнен генә беләм.

Тел проблемасына әйләнеп кайтыйк әле. Соңгы елларда татарлар тел өчен кайгыра, синеңчә ничек, телебез үлеп барамы? Әллә ул ниндидер яңарыш этапындамы?

Минемчә, моны сәясәттән эзлисе түгел. Күп кеше, шулай әйтеп, үзеннән җаваплылыкны төшерә. Нигә телебез бүген өйрәнелми дигән сорауга килсәк, бу проблеманың нигезе Интернет челтәрендә. Бүгенге яшьләр көн дәвамында шул мохиттә: Тик-ток, Инстаграм. Анда контент рус телендә, татар теле дәресенә кергәч, баланың башында сорау туа: «Нигә соң миңа бу татар теле? Алдагы тормышымда ул миңа нәрсә белән булышачак?»

Балаларның аңына татар теле кирәклеген җиткерү өчен республика күләмендә интернет челтәрен, трендларын әйбәт белә торган белгечләрне табып, яшьләргә үз телендә контент ясарга кирәк. Бу турыда безнең җитәкчеләребез уйлансын иде! 100 ел элек контент — шәхесләр, шагыйрьләр, аларның хезмәтләре булган, бүген ул — социаль чертәрләр, Тик-ток, Инстаграм.

100 ел элек контент – шәхесләр, шагыйрьләр, аларның хезмәтләре булган, буген ул — социаль чертәрләр, Тик-ток, Инстаграм.


КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Айнур Җамалтдинов

«Татар телен саклап калу өчен инстаграмны мавыктыргыч итеп алып барырга кирәк»


Раилә Фәхртдинова:

Айнур, синең фикереңчә, татар кешесенә нинди сыйфатлар хас? Татар кешесе нинди булырга тиеш?

Татар кешесенә хас булган иң мөһим сыйфат – ул милләттәшләрне туганнар итеп күрү. Һәр татар кешесе дә үз милләттәшенә ярдәм кулы сузарга, аңа булышырга әзер. Шулай ук татар халкы бик әдәпле һәм саф күңелле, кунакчыл. Татар миллəтенең һəрбер вəкилләре шушы сыйфатларны үзендə булдырырга тиеш дип уйлыйм.

Син үзеңне «мин татар» дип әйтә аласыңмы һәм ни өчен?

Әйе, мишәр егете булсам да, үземне татар дип әйтәм. Мин татарча сөйләшәм, татар халкының күп традицияләрен, йолаларын беләм, милләтемнең килеп чыгу тарихы белән кызыксынам, шуңа да үземне «мин татар егете» дип горурланып әйтә алам.

Бүген күп әти-әниләр балаларын татар телен өйрәтмичә, рус телендә сөйләштерәләр, синең уйлавыңча бу дөресме? Нигә соңгы елларда бу шактый еш күзәтелә башлады, ничек уйлыйсың?

Минемчә, бу бер дә дөрес түгел. Ничек инде әти-әни, үз баласына башка телне өйрәтеп, үзенең туган телен өйрәтмичә кала? Аларның да бит вакыт узгач балалары белән рәхәтләнеп туган телләрендә сөйләшәселәре килəчəк. Минемчә, татар телен һәрбер әти-әни үз баласына өйрәтергә тиеш. Татар телендә сөйләшергә өйрәтмәү – ул яшәүгә өйрәтмәү дигән сүз инде.

Минемчә, татар телен һәрбер әти-әни үз баласына өйрәтергә тиеш. Татар телендә сөйләшергә өйрәтмәү – ул яшәүгә өйрәтмәү дигән сүз инде.


КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Айнур Җамалтдинов
Ә татар телен ничек саклап калырга мөмкин соң?

Татар телен саклап калыр өчен күп мавыктыргыч медиа контент булдырырга кирәк. Күбрәк татарча жырлар иҗат итәргә, инстаграм челтәрләрендә халык күңеленә ята торган кызыклы татарча видеолар төшереп, блоглар алып барырга кирәк.

Син киләчәктә кызыңны татар итеп күрәсеңме, башка милләт вәкиле итепме?

Кызык сорау, ләкин киләчәктә нәрсә булачагын ачык әйтеп бирә алмыйм. Бүген бер төрле уйлыйбыз, ә иртәгә бөтенләй икенче фикердə булырга мөмкинбез. Шулай да мин аны татар кызы булыр дип уйлыйм.

Син татар кешесе булуың белән горурланасыңмы?

Татар булуым белән горурланам. Татар халкының дине, традицияләре, йолалары, әхлакый нормалары мине бу тормыштан ләззәт алып яшәргә, туганнарны, дусларны кадерли белергә, яхшы белән начарны аерырга, әдәпкә өйрәтте.

Ильяс:

Айнур, интервьюны бөтен кеше өчен кыйммәтле сорау белән бетерик. Син бәхетле кешеме?

Мин бик бәхетле. Тормышның тәмен, ямен белеп яшәргә омтылам.

Раилә Фәхртдинова, Ильяс Хаҗиев

intertat.tatar