Домой О татарах История «Ак бәхет»не кайтарасы иде

«Ак бәхет»не кайтарасы иде

0
«Ак бәхет»не кайтарасы иде
Фотода: Утырганнар: Шамил Баһаутдинов, Светлана Щежина. Басканнар: Розалия Хәлилуллова (сулдан уңга), «Радио России» хезмәткәре, Людмила Русановская, Надежда Осипова, Наилә Гыйниятуллина. Әнәс Мингалиев фотосурәте

Моннан 30 ел элек, 5 июньдә, Самарада «Радио-7 Самарадан» дип аталган күпмилләтле радио эшли башлаган иде. Кызганыч, әмма аның турында бүген үткән заманда сөйләргә туры килә. 2002 елның декабрендә аның эшчәнлеге туктатылды.

Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында илдә башланган демократик үзгәрешләр татар җәмәгатьчелегенә милли мәдәниятне торгызу буенча актив эшчәнлек башлап җибәрергә мөмкинлек биргән. 1987 елда татар активистлары Казан телевидениесе һәм радиосы тапшыруларын өлкәгә трансляцияләү өчен өлкә башкарма комитетының телевидение һәм радиотапшырулар бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Шулай 1990 елның 23 февралендә Самара халкы кыска дулкыннар аша Казан радиосын тыңлый башлаган. Ә 1992 елның 5 июнендә «Радио-7 Самарадан» беренче тапшыруларын эфирга чыгара.

Күпмилләтле радиода башта татар тапшырулары редакциясе оеша. Тапшырулар редакторы итеп хәрби карьерасын тәмамлаганнан соң “Бердәмлек” газетасында хатлар бүлеген алып барган Шамил Баһаутдинов билгеләнә, ә баш редактор вазифасы моңа кадәр укытучы, “Бердәмлек” газетасында корректор вазифаларын үтәгән Әминә Шәмсетдиновага йөкләнә. Иң беренче татар тапшыруларын Шамил абый Баһаудинов һәм аның кызы Наилә алып баралар.

Тиздән “Радио-7”дә чуваш, мордва, рус, немец, эрзя, поляк, әрмән, грузин, яһүд, беларус, украин телләрендә тапшырулар яңгырый башлый. «Радио-7 Самарадан» күпмилләтле радио тапшырулары Россия, БДБ һәм чит илләрдә трансляцияләнә. Радиодулкында шулай ук башкорт, чегән, кавказ халыклары музыкасы, дини тапшырулар чыгып тора.

– Бу, чыннан да, яңарыш чоры иде. Самара радиостанциясе эфиры төрле телләрдә яңгыраучы тапшырулар белән тулыланды. Һәр алып баручы, үз юнәлешендә эшләп, шул ук вакытта «Радио-7» дулкынында бердәм мәгълүмати кыр булдыра алды. Төрле милләт вәкилләреннән торган коллективыбызда хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы хөкем сөрде. Милли радио эшләп торган ун елны мин милли мәдәниятләрнең тоташ бәйрәме белән чагыштырыр идем, – дип сөйли Шамил Баһаутдинов.

Татар телендәге тапшыруларның баш редакторы Әминә Шәмсетдинова да радиода эшләгән елларын дулкынланып искә ала:

– Радиоэфирга чыгу безнең өчен искиткеч зур шатлык иде, – ди ул күз яшьләрен тыярга тырышып. – Ун ел дәвамында без үзебез дә шатлыкта яшәдек, халыкка да бәхет өләштек. Ул вакыттагы кичерешләремне сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел. Туксанынчы елларда туган телебезне саклау, үстерү бик кыен иде. Шуңа күрә “Ак бәхет” тапшырулары безнең өчен дә, халкыбыз өчен дә чиксез бәхет булды.

Башка милли оешмалар әле оешып кына килә иде. Ә бездә инде «Туган тел» оешмасы, «Бердәмлек» газетасы гөрләп эшли, өстәвенә татарча радиобыз да булды. Кайбер милли оешмалар тарафыннан ниндидер көнләшү дә бар иде. Әмма халык мәхәббәте, күпсанлы хатлар аша килгән рәхмәт сүзләре безгә, бернигә дә карамастан, ашкынып эшләргә ярдәм итә иде.

Атнакич чыккан «Ак бәхет» тапшыруларында ислам дине кануннарына багышланган – «Ак юл», балалар өчен – «Ак канат», асыл затларыбыз өчен «Ак калфак» рубрикалары каралган иде. Һәр чыгышында Шамил Баһаудинов радио тыңлаучыларны татар булуыбыз белән горурланырга, милли мирасыбызны саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде.

Кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр дә чыгып тора иде. Аеруча истә калганы – Төркия татарлары вәкиле белән сөйләшү булгандыр. Ул Россиядә күпмилләтле радио эшләп килүен белгәч, бик нык гаҗәпләнгән иде. Хәтта тәҗрибә белән уртаклашу өчен мине Стамбулга да чакырды.

Кызганыч, ун ел бәхеттән соң, финанс авырлыклар килеп чыгу сәбәпле, яраткан радиобызның эшчәнлеген туктатырга туры килде. «Радио-7 Самарадан» туган телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклаучы мөһим бер чыганак иде.

Ләкин заманалар гел үзгәреп тора. Президентыбыз Владимир Путин да милли сәясәткә игътибар бирә. Бәлки, тырышсак, Самарада татар радиосы эшен яңартып җибәрергә мөмкин булыр әле, дип өметләнәм, – дип хыяллана Әминә Шәмсетдинова.

– Миңа да бу уникаль радиостанциядә эшләү бәхете насыйп булды. Аның оештыручысы Николай Бакумов һәм төрле милләт вәкилләре бу проектка бөтен энергияләрен, вакытларын биреп эшлиләр иде, – дип искә ала “Радио-7 Самарадан” радиосында чуваш телендә чыккан тапшырулар редакторы, ә бүгенге көндә Самара өлкәсе губернаторы администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Петровна Осипова. – Әле дә архивта радиотыңлаучылардан килгән хатлар саклана. Алар арасында Австралия, Франция, Испания, Норвегиядән килгәннәре дә бар. Австралиядән килгән хатта: “Мин очраклы рәвештә сезнең радиостанция дулкынын тоттым. Россиядә, руслардан тыш, мин моңа кадәр ишетмәгән башка милләт халыклары да яши икән”, – дип гаҗәпләнү хисләрен язган иде бер кеше. Төрмәдә утыручыдан килгән тагын бер хатта тоткындагы кеше туган телен ишетү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп яза. Шулай ук ул үзенең гомере, ни өчен төрмәгә эләккәне турында язган иде… Соңыннан ул туган телдә китаплар һәм газеталар җибәрүне сораган иде. Шул вакытта без бу радионың халыкка ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңладык.

90нчы елларда радиостанциябезнең күпмилләтле илдә беренче, ә дөньяда икенче булуы белән горурлана идек. Чөнки мондый радио Торонтода (Канада) гына булган һәм 16 телдә тапшырулар алып барган. Безнең коллективта филолог Амалия Нейверт, яһүд шагыйре Зиси Вейцман, эрзя шагыйре Числав Журавлев һәм башка уникаль кешеләр эшләде, тапшыруларда катнашу өчен килгән кунаклар исемлегендә губернатор Константин Титов, шәһәр мэры Олег Сысуев та бар иде. Радиода эшләгән елларым минем күңелемдә искиткеч бәхетле мизгелләр булып сакланалар. Безгә иҗади планнарыбызны ирекле рәвештә тормышка ашыру мөмкинлеге бирелгән иде.

“Радио-7”нең татар телендәге тапшыруы беренче тапкыр эфирга чыккач, бик шатланган идек. Кем генә дачасында пәнҗешәмбе саен татар җырлары акыртмаган, “Ак бәхет” тапшыруларын тыңламаган икән? Торгынлык елларындагы милләтләрне кысрыклау сәясәтен җиңеп, иркен татар тормышы башлап җибәргән кебек хис итә идек үзебезне. Кызганычка, “кебек” кенә булган икән шул, дигән иде радионың ябылуын ишеткәч Роза исемле бер танышым. Аның кебек гади кешеләр өчен “Ак бәхет”не кабат кайтарасы иде.

Эльмира Сәйфуллина.