Киңәшле эш таркалмас

0
486

1996 елда Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында беренче Сабан туе оештырылу һәм үткәрү тарихы

Бу мәкаләне “Бердәмлек” газетасында эшләүче хәбәрче Эльмира Сәйфуллина һәм Тилав Расул-Заденың “Самара Сабан туеның исе, төсе һәм йөзе” дигән репортажны укыгач язарга булдым. Бигрәк тә Татарстанның Азнакай районыннан һәм Архангельсктан килгән кунакларның “Сабан туе бик күркәм паркта уза икән”, “Бүгенге бәйрәм искиткеч матур урында оештырылган” кебек бәяләре куандыра. Моннан да зур бүләк була аламы шушы бәйрәмне беренче мәртәбә оештыручыларга? Ул турыда 18 ел буена искә алучы да, язучы да булмады. Алдагы Сабан туен кайда үткәрү турында бәхәсләр генә булгалап тора. Ләкин акыллы фикер гел җиңеп чыга, өлкә Сабан туе гел Гагарин паркында үткәрелеп килә.

Бу эшләргә нәтиҗәне беренче мәртәбә тарихчы Шамил Галимов “Седая древность и вечная молодость народного праздника” дип аталган буклетында ясады (8 – 9 б., 2013 ел). Шунысы гаҗәп, һәр Сабан туеның фотографияләре бар, ә менә 1996 елгы фотографияләре юк. Әллә бездә цензура бармы? Буклетта хата да киткән. “Материальную основу Сабантуя 1996 года составили средства, заработанные в прошлые годы за счет продаж входных билетов” диелгән. Ә ул елны безгә өлкә хөкүмәте ярдәм итте бит. “Возрождение” программасы буенча бюджеттан акча каралган иде. “Туган тел”нең бер “байлыгын” гына кулландык – Нәҗип Сәйфетдинов кибетеннән бер тартма чәй сатып алдык. Шуның уннан берен генә уеннарда катнашучыларга тараттык, ә калганын яңадан үзенә кайтарып бирдек.

Авылларда Сабан туена түләп кермиләр бит. Шуның өчен без Гагарин паркында үткәрелүче Сабан туена керүне дә бушлай ясарга булдык.

1996 елгы Сабан туен кая уздырырга, дигән сорау тугач, без, биш кеше – Шәүкәт Хәйбуллов, Марат Гыйбадуллин, Рәфыйк Шәфигуллин һәм мин, Әнвәр Гыйззәтуллинның “Жигули”ына утырып, бөтен шәһәр паркларын әйләнеп чыктык. Шуннан соң бу эшне тавыш биреп сайлауга куйдык. Бишебез дә бертавыштан Гагарин исемендәге паркны сайладык. Шәһәр уртасында урнашкан, бөтен яклап транспорт йөри, урын иркен, агачлар күп, су буе һәм башкалар…

Сәхнә итеп 2х8 метрлы басма ясадык. Ул вакытта хәзерге сәхнә юк иде әле. Гагарин паркындагы каналның ярлары бик лайлалы бит. Без моны Марат абый белән Шәүкәт суга баткач кына аңладык. Шуңа күрә, көймәләргә утырырга һәм төшәргә уңай булсын өчен, шул басманы ясаганнар да. Сабан туеның баганасын утыртучы Шәүкәт Хәйбуллов яр буена кул юарга дип барган иде һәм, таеп, суга егылып төште. Үзе чыга алмый гына бит. Ярдәмгә Марат абый Сафин ташланды һәм үзе дә аның артыннан суга чумды. Аларны үтеп баручы кешеләр таяклар ярдәмендә генә тартып чыгара алдылар.

Басма янында электр чыбыклары юк иде. 100 метр чамасы кабель сузарга кирәк булды, аларны тоташтырып эшләтеп җибәрәргә дә кирәк бит әле. Ә кабельне каян алырга? Мин Кабель заводы директоры Әнвәр Бульхиннан ярдәм сорадым. Ул кабель бирде. Соңыннан мин ул кабельне аңа илтеп бирдем.

Сабан туен без сайлаган урында үткәрттермәс өчен тырышучылар да булды. Янәсе, анда репрессированныйларны атып үтергәннәр. Ул урын чынлыкта 22 Партсъезд һәм Московское шоссе урамнары чатында. Анда мемориаль такта да бар. Ә без Сабан туен паркның икенче почмагында – Стара Загора һәм Совет Армиясе урамнары чатында үткәрәбез.

“Металлург” стадионында үткәрергә дә була иде. Әмма анда завод та, бөтен 66 квартал да каберләр өстендә урнашкан. Казысаң, әле дә кеше сөякләре чыга. Россиядә гасырлар буе сугышлар бара. Шуңа күрә каберләр булмаган урыннарны табуы бик кыен.

Шушы каршы төшүчеләр, Сабан туе гөрләп барганда, бөтен паркта электр утын сүндереп куйдылар. Трансформатор будкасын барып карасак, рубильникны лом белән каерып алганнар, яңадан урынына куймаслык итеп, ботарлап ташлаганнар. Минем дустым Гайсә Бәдриев, профессионал электрик буларак, аны төзәтә алды. Шулай итеп, Сабан туен дәвам иттек, халык та таралмыйча көтеп торды. Сабан туенда тәртип саклау буенча милиция башлыгы полковник Рәис Айсин иде. Шушы хәлдән соң ул бер милиционерны трансформатор будкасын сакларга куйды.

“Аттан ала да туа, кола да туа” дигән халык мәкале дөрес ул. Менә шундый кешеләр дә бар икән. Үз гомеремдә беренче мәртәбә очраттым. Бу явызлыкны ул кешеләр миңамы, әллә җыелган 15 мең кешегә үч итеп эшләделәрме икән? Миңа дисәң, гомеремдә бер кешегә дә начарлык эшләгәнем булмады кебек. Авылда да, институтта укыганда да, эш урыннарында да, спорт залларында да, күршеләремә дә… Шуның өчен мине бу хәл бик нык гаҗәпкә калдырды. Алдагы көннәремдә дә андый кешеләрдән Аллаһы сакласын!

1996 елда Гагарин паркында беренче Сабан туен үткәрүдә алтмышлап активист катнашты – Җәмил Вәлиуллин, Наил Таһаутдинов, Равил Яһүдин, “Туган тел”нең яшьләр оешмасы җитәкчеләре Шамил Әхмәров, Наил Хәлиуллин һәм башкалар. Көрәшчеләр имгәнмәсен өчен, Хәбил Бикташев, тренеры Николай Петров ярдәмендә, матлар белән тәэмин итте. Сабан туен Вагыйз хәзрәт Яруллин дога укып ачып җибәрде. Ә Идеал Галәветдинов, Рушания Ситдыйкова һәм авылдашым Рәфкать Фәретдинов бик яхшы итеп алып бардылар. Идеал әфәнде хәрбиләр куллана торган зур палатка алып килгән иде. Ул безнең штаб та, ашханә дә булды. Анда Әхмәт Нәфыйгин завхоз булып торды, ә хәләл җефете килгән кунакларны сыйлады. Рәшит Шакиров ул вакытта өлкә хөкүмәтендә эшли иде. Мин аңа Сабан туеннан соң калган әйберләрне җыярга ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ул, кайсыдыр училище укучыларын китереп, җыештыру эшләрен оештырып җибәрде. Барысына да зур рәхмәт!

Әсфәндияр ВӘЛИТОВ.

Самара шәһәре.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here