Ак калфаклы Галиям

0
Ак калфаклы Галиям

Язның ямьле апрелендә Самара өлкәсенең “Ак калфак” җәмгыяте җиде еллыгын билгеләп үтә, ә аның каршындагы “Татар кухня­сы” бүлеге җитәкчесе Галия Абраһимовага 50 яшь тула.

Соңгы ел ярымда гына безнең оешма эшләре тынып тора, ни дисәң дә, коронавирус үзенекен итә. Җыелырга, аралашырга рөхсәт юк. Әле дә прививка уйлап таптылар, хәзер инде барыбыз да аны ясатып, очрашып, иҗтимагый эшләребезне җанландырып җи­бәрербез.

Кызым Галия Әюпова-Аб­раһимова 2014 елда оешкан “Ак калфак” оешмасында җиде ел эчендә бик күп эшләр башкарды. Татарстандагы форумнарда, күчмә утырышларда, мастер-классларда катнашып, аш-су пешерүнең яңа ысулларын өйрәнеп кайтып, үзебездә дә хатын-кызлар өчен мастер-класслар уздырып, җирле “Ак калфак” хатын-кыз­ларына өйрәтеп барды. Мәсәлән, Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте Арча районында оештырган күчмә утырышта катнашты. Шуннан кайту белән “Аврора Молл” сәүдә үзәгендә эшләп килгән “Түбәтәй” кафесында гөбәдия пешерү буенча күләмле мастер-класс оештырганын күпләр хәтерлидер әле. Аның тәмлелеген татып караган кеше, әлбәттә, бу татар милли ризыгын кулланышка алгандыр, дип уйлыйм. Шулай ук  20 – 30 кеше сыешлы “Белоснежка” кафесында – сметанник пешерү, “Татар кухнясы”нда корбан һәм ифтар мәҗлесләре уздыру чаралары дә истә калырлык матур килеп чыкты.

Ә “Металлург” мәдәният са­ра­енда узган “Татар хал­кының үсеш стратегиясе” кон­ференциясендә ул бик зур күр­гәзмә ясаган иде. Анда Мәчәләй, Гали авылла­рыннан, Сызран, Самара шәһәр­лә­реннән “Ак калфак” оешма­лары катнаштылар. Васил Шәйхразиевның “Кем син, татар булмасаң” дип аталган флеш­мобында, Самара төбәге “Ак калфак” оешмасының биш еллык юбилеенда зур эшчәнлек күрсәтеп, оештырып, кунакларны каршы алып, озатып торды. “Татар кухнясы” кафесы тарихына һәм “Ак калфак” оешмасының биш еллыгына багышлап язылган һәм бас­тырып чыгарылган “Татар хатынын эш куркытмый” китабы өстендә эшләгәндә дә бик күп көч куйганы билгеле. Шулай ук ел саен уздырылып килүче “Татарча диктант”, “Яктылык” мәктәбендә узган “Ленталап чигү” мастер-классы да аның проекты, дип әйтергә була. Галия шушы эшләре өчен төрле вакытларда Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.

Казанның “Ак калфак” оеш­масының күчмә утырышы Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә уздырылачагы билгеле булгач та, дару үләннәре күр­гәзмәсе оештыруны, балаларга өр-яңа алъяпкычлар тек­те­реп, кунакларны сыйлау мәсьә­ләсен дә ул үз өстенә алды.

Шулай ук Мәүлид ән-Нәби уңаеннан булган күчмә утырышта да ул, Җәмигъ мәчете ашханәсе белән сөйләшеп, кунакларны тәмле һәм сыйфатлы ашлар белән ашатып озатты. Камышлыда узган татар авыллары федераль Сабан туенда да, Мәчәләйдәге авыл Сабан туенда да ашату-эчерү эшләре аның өстендә иде.

Без Галиябезне чын кү­ңелдән юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә хатын-кызлар белән “Ак калфак” оешмасында эшләвеңне телибез. Бәхетле бул, кызым!

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, әниең

Разия Әюпова.

Римма Низамова (сулдан уңга), Кадрия Идрисова һәм Галия Абраһимова

Бердэмлек