Домой Жизнь татар Татары в регионе Алар герой булып киттеләр

Алар герой булып киттеләр

0
Алар герой булып киттеләр

11 ноябрьдә Камышлы районының Яңа Усман авылында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган якташыбызны – Илнур Мирсалих улы Ганиевны алып кайтып җирләделәр.

1990 елда туган Илнур Мирсалих улы танкларга каршы тору батареясы командиры булып хезмәт иткән. Алгы сызыкта, үз-үзен аямыйча, оборона тоткан вакытта аның батареясы янында дошман ракетасы шартлый, һәм Илнур яралана. Ярасы авыр булып чыга: өч атна үлем белән көрәшә егет, ләкин җиңә алмый, 2022 еның 6 ноябрендә вафат була.

Россия президенты Илнур Ганиевны “Батырлык ордены” белән бүләкләнүчеләр исемлегенә кертә.

Батыр авылдашлары белән Яңа Усман халкы авылның Мәдәният йорты каршында хушлаша. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы, район һәм өлкә җитәкчеләре, Илнур хезмәт иткән хәрби частьнең вәкилләре килделәр. Сержант Ганиевның әти-әниләренең, туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар.

Одноклассники.ru социаль челтәренең Камышлы районы хәбәрләре бите.

22 ноябрьдә махсус хәрби операциягә Тольяттидан алынып һәлак булган сержант Руслан Усмановны соңгы юлга озаттылар. Ул да хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган. Руслан Марс улын соңгы юлга озатырга туганнары, якын дуслары, хезмәттәшләре, ветеран оешмалары вәкилләре килгән.

– Бүген без чын патриот һәм герой булган улларыбызның берсен соңгы юлга озатабыз. Әти-әнисенең кадерләп үстергән улы, тормыш иптәшенең яраткан ире, баласының кайгыртучан атасы, иптәшләренең тугры дусты, ышанычлы солдат һәм иптәш иде ул. Руслан Марс улы сугыш кырында үзен лаеклы күрсәтте – Ватаныбызны яклау бурычын тулысынча һәм намус белән үтәде. Сержант Усманов илебезнең тыныч күк йөзе, балаларыбызның киләчәге өчен батырларча көрәште. Тольяттилылар Руслан Марс улының фидакарь батырлыгын мәңгегә истә калдырачаклар. Без каһарманыбызның истәлеген мәңгеләштерәчәкбез, ә аның хәрби батырлыгы үсеп килүче буыннарга, Ватанны саклаучыларга үрнәк булачак, – дип сөйләде Автозавод районы администрациясе башлыгы Юрий Башкиров.

Русланны туганнары һәм хезмәттәшләре шат күңелле, ярдәмчел һәм ышанычлы кеше итеп искә алалар. Авыр минутларда ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, сугышчан иптәшләренә иңбашларын куярга әзер иде. Ул батыр булып китте һәм безнең йөрәкләрдә мәңгегә шундый булып калачак.

tolyatti-news.net сайты.

Айгөл Сафина тәрҗемәсе.