Домой Жизнь татар Татары в регионе Самарада “Татарча диктант” акциясе узды

Самарада “Татарча диктант” акциясе узды

0
Самарада “Татарча диктант” акциясе узды

27 ноябрьдә, Самараның “Туган тел” иҗтимагый оешмасының яшьләр канаты “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаштылар.

Бу чара “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады;
Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Акциянең максаты һәм бурычлары – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.