Домой Главные новости В области Алгы сызыкта – патриотик тәрбия

Алгы сызыкта – патриотик тәрбия

0
Алгы сызыкта – патриотик тәрбия

24 августта ГТРК Самара телестудиясендә Самара өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Видео-конференция режимында оештырылган утырышта төбәкнең 1000нән артык мәгариф учреждениесе, мәктәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик коллективлары, актив ата-аналар – барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашты. Анда Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, академик Геннадий Котельников, өлкә мәгариф министры Виктор Акопьян, Россия Федерациясе мәгариф министры киңәшчесе Мария Муркова катнаштылар.

Дмитрий Азаров, ачык социаль система буларак, белем бирү процессының җәмгыятьтә барган вакыйгалардан читтә кала алмавын билгеләп үтте. «Шуңа күрә балада кечкенәдән милли-мәдәни үзаң тәрбияләү актуаль», – диде ул. Өлкә башлыгы киләсе елның 9 маена кадәр барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә дә, шәхси мәгариф учреждениеләрендә дә музейлар ачарга тәкъдим итте, патриотик тәрбия бирүгә игътибар аеруча зур булачагы турында кисәтте. Ата-аналары хәрби хезмәттә булган балаларга ярдәм итү темасына аерым тукталып, өлкә мәгариф министрлыгына яңа уку елына уку әсбаплары, мәктәп формасы юнәтүдә ярдәм итәргә кушты.

Белешмә: Самара өлкәсе хәрби хезмәткәр гаиләсенең социаль паспортын булдыручы беренче төбәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләргә фәннәр укыту белән генә чикләнмәскә, баланы патриотик рухта тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә киңәш итте. «Шушы көннәрдә президент Владимир Путин балалар һәм яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау, тәрбия эшендә һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү, ил сәясәте нигезендә дөньяга караш формалаштыру турындагы федераль законга кул куйды», – дип сөйләде ул.

Мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьянның чыгышы да мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә багышланган иде. Ведомство башлыгы һәр мәгариф учреждениесендә дәүләт символикасы, ә һәр класста Россия Федерациясе дәүләт символларының почмагы булырга тиешлеген искәртте. «Шулай ук һәр атна башында Дәүләт флагын күтәрү яисә чыгару тантанасы уздырылырга һәм Россия Федерациясе гимны яңгырарга тиеш.

Яңа уку елыннан бөтен мәктәпләрдә дә «Иң мөһим нәрсә турында сөйләшү» («Разговоры о важном») гомумроссия проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул патриотизм, гражданлык, ил тарихы, әхлак, экология темаларына дәресләр үткәрүне күздә тота», – дип сөйләде министр.

Конференциядә белем бирү сыйфаты турында да фикер алышу булды. Идел буе федераль округы регионнары арасында Самара өлкәсе лидер булып бара. Ә менә Россия буенча алтынчы урында гына. 2024 елга кадәр Самара өлкәсендә 8 яңа мәктәп төзеләчәк, бу 7 меңнән артык баланы укырга кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Геннадий Котельников соңгы 5 елда мәгариф системасын модернизацияләүдә сизелерлек үсеш күзәтелүен билгеләп үтте: «Бигрәк тә инфраструктураны яңартуда алга китеш күзәтелә – яңа мәктәпләр, спорт үзәкләре, бассейннар төзелә, уку йортларының бөтен матди-техник базасы яңартыла».

– Россия президенты указы буенча 2023 ел «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. «Остазлык өчен» мактау билгесенә ия булуым минем өчен дә зур горурлык. Нәкъ менә остазлык системасы үсеше профессиональ педагогик кадрлар формалаштыру, сыйфат ягыннан укыту процессын югары дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге бирәчәк, – дип йомгаклады сүзен Геннадий Котельников.

Венера ГАЛИМОВА.