Үткәннәрне белмичә, киләчәккә бару мөмкин түгел

0
47

1100 ел элек Идел буе Болгарстаны ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итә. Бу вакыйга киләчәктә күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия цивилизациясен булдыруга нигез сала. Россия Федерациясе президенты күрсәтмәсе буенча, юбилей датасын бәйрәм итүгә гомумроссия статусы бирелде. Шуңа күрә бөтен регионнарда, шул исәптән Самара өлкәсендә дә, әлеге түгәрәк юбилей кысаларында төрле чаралар ел буе узачак. Бу турыда Самара өлкәсенең “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин белән әңгәмә бастырабыз.

– Гомәр Мулланурович, быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлбәттә, сезнең фонд бу вакыйгадан читтә кала алмый…

– 2008 елдан бирле “Болгар мирасы” фонды тарихыбыздагы “ак тапларны” ачыклау эшләре алып бара. Аеруча безне Идел буе Болгар дәүләте темалары кызыксындыра. Әле күптән түгел генә бу борынгы дәүләтнең барлыгын да белми идек, чөнки моның турында мәктәп, югары уку йортлары дәреслекләрендә берни дә язылмый иде.

Ләкин безнең гөрләп торган дәүләтебез булган… 1100 ел элек Болгар дәүләте башлыгы Алмуш-хан, Хазар каганаты йогынтысыннан чыгу өчен, Багдадтан ярдәм сорый. Багдад, биш мең кешедән торган илчеләр җибәреп, болай да ислам диненә авышкан болгар халкына рәсми рәвештә ислам динен кабул итәргә ярдәм итә һәм Болгар илен үз канаты астына ала. Нәтиҗәдә, Болгар иле Хазар каганаты йогынтысы астыннан чыга, аерым кабиләләре берләшә, дәүләт сәяси, икътисади, рухи яктан ныгып китә, фәннәр, медицина, мәдәният һәм әдәбият үсеш ала. Тора-бара Идел буе Болгарстаны Россия тарихының аерылгысыз бер өлешенә әверелә. Россия президенты Владимир Путин Болгар дәүләте Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын зурлап бәйрәм итүгә гомумфедераль статус биргәннән соң, илебезнең барлык регионнарында да масштаблы чаралар үткәрелә башлады.

Шәхсән мин тарихта булган һәр вакыйганы ачыклау яклы. Ниндидер сәяси системага яраклаштырып язылган тарихи мәгълүматларга урын булмаска тиеш. Тарихи вакыйга яисә бар, яисә ул юк. Шуңа күрә безнең фонд Болгар тематикасына кагылышлы һәр мизгелне яктыртырга тырыша. Бу, үз чиратында, мөмкин кадәр күбрәк халыкны чын тарихны өйрәнүгә этәрә.

– Бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә һәм планлаштырыла?

– Безнең фонд Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” дип аталган мәчет төзеде, Иделнең уң ярында җәелеп яткан Ширяево авылы янында “Канатлы барс” сыны урнаштырылды. Тарихи китаплар бастыру һәм “Болгар цивилизациясе” темасына документаль фильмнар төшерү өстендә эшлибез. Фондыбызга Гүзәл Сәгадатова исемле энергиясе ташып торган директор килгәч, алдыбызга куелган планнар гамәлгә ашырыла башлады. Быел, мәсәлән, Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына “Возвращение к истокам” (“Чыганакларга кайту”) дип аталган тарихи китап бастырып чыгардык. Аны тәкъдим итү чарасы фәнни-тарихи конференция формасында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында күпсанлы укытучылар, тарихчылар, галимнәр катнашында узды. Шулай ук туган якны өйрәнү форумнарында һәм конференцияләрдә дә еш катнашабыз.

Шушы көннәрдә Ширяеводагы “Канатлы барс” сыны янында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган истәлекле стела да урнаштырылды, ә хәзерге вакытта тирә-ягын төзекләндерү эшләре башкарыла. Ел башыннан Ширяево авылына 70 меңнән артык турист килгән, әлеге тарихи урынның үсешен губернатор Дмитрий Азаров үз контролендә тота. Дөрестән дә, бу җирләр, Жигули таулары, киң Идел бик матур. Монда килгән туристлар гүзәл табигатькә соклану хисләре генә түгел, татар-болгар, Урта Идел тарихы турында белем дә туплап кайтачаклар. Болар барысы да ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү өчен эшләнә.

– Хәтеремдә, “Канатлы барс” сынын урнаштырган вакытта проблемалар килеп чыккан иде. Ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуына багышланган стеланы рәсми рәвештә ачу тантанасы да әлегә киң җәмәгатьчелеккә җиткерелми тора. Бу нәрсә белән бәйле?

– Дөрестән дә, “Канатлы барс” сынын берничә тапкыр күчерергә туры килде. Башта ул Монастырь тавына урнаштырылды. Аннары аны күзәтү мәйданчыгына куйдырдылар. Ләкин, документлар дөрес эшләнмәгән дигән сылтама белән, безгә аны яңадан күчерергә туры килде. Нәтиҗәдә, ул Поп тавына урнаштырылды. Без, татарлар, үзсүзле халык бит: әгәр берәр нәрсәгә алынсак, җиренә җиткермичә калмыйбыз. Ә инде яңа стелага килгәндә, монда инде җир үзләштерү мәсьәләсе калкып чыкты. Эш шунда ки, әлеге комплекс “Самара Җәясе” милли паркында урнашкан. Бүгенге көндә бу проблема да хәл ителде инде, әмма планлаштырылган вакыттан соңрак. Монда килгән кунакларга һәм туристларга, һава шартларына карамастан йөрергә уңайлы булсын өчен, якынча 200 метр озынлыгында сукмак салдырырга кирәк. Шулай ук ял итү мәйданчыгы, күрсәткечләр, белешмәләр булырга тиеш. Комплексыбызны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән губернаторыбызга рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.

– Әлеге стеланы кую идеясен кем тәкъдим итте һәм архитекторы кем?

– Берничә ел элек бу мәсьәлә буенча миңа безнең элеккеге хезмәткәребез Мансур Усманов мөрәҗәгать итте. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүдән читтә калырга хакыбыз юк, акрынлап кына бу идеяне тормышка ашыра башладык. Һәйкәлнең архитекторы һәм комплексның төзеклеге өчен җаваплы кеше үземнең кызым Мәрьям. Ул һәм төзелеш участогы начальнигы, баш ярдәмчебез Зөлфикаръ Мөэминов бу эшне алып баралар. Комплекс артык зур түгел, нибары өч метр ярым гына булса да, өч тоннага якын материал китте. Моның өчен төзү материалларын тауга кул көче белән ташырга туры килде.

– Гомәр Мулланурович, үз вакытында сезнең Фонд, мәктәп укучылары өчен Ширяево авылына экскурсияләр оештырып, тарих дәресләре уздыра иде. Бу тәҗрибәгез дәвамлы булырмы?

– Икътисадый җитешсезлекләр һәм пандемия аркасында бу дәресләр туктатылып торды. Әлбәттә, без аларны яңадан үткәрә башлаячакбыз, тик яңа форматта. Әгәр дә элек экскурсияләрдә “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм әти-әниләре катнашкан булса, хәзер инде ул безнең Фонд үткәреп килә торган тарих фәне буенча өлкә олимпиадалары лауреатлары һәм номинантлары өчен оештырылыр, дип уйлыбыз. Бу очракта тарихи дәресләр нәтиҗәлерәк булыр. Шундый ук олимпиадаларны югары уку йортлары студентлары өчен дә оештырырга планлаштырабыз. Әлеге чараларның кемгә чыннан да кызыклы булуын ачыклау – безнең бурыч. Бәлки, киләчәктә, галимнәрне, археологларны чакырып, Муром шәһәрчегенә дә экскурсияләр оештырырга мөмкин булыр. Чөнки ул да уникаль археологик һәйкәл, халкыбызның тарихы. Әгәр дә мондый олимпиадаларга ихтыяҗ зур булса, аны төбәкара дәрәҗәдә уздыру мөмкинлекләрен дә тикшерербез.

– Сезнең фонд башкара торган эшләр шактый матди чыгымнар таләп итә. Сезгә кемнәр ярдәм итә?

– Төп йөк, әлбәттә, Фонд җилкәсенә төшә. Кайчакта үз акчабызны да салырга туры килә. Күпмедер дәрәҗәдә хөкүмәт тә ярдәм итә, кешеләр дә читтә калмый. Мәсәлән, Зубчаниновка мәчетен төзегәндә 40 миллионлап акча китте, аның 11 миллионы – губерна хөкүмәте акчасы, 1 миллионын дуслар бирде, тагын 1 миллионны мөселман халкы җыйды. Кыскасы, кем зур булмаган хезмәт хакыннан, кем пенсиясеннән өлеш чыгарды.

Икенче мисал – “Канатлы барс” сыны. Аны ясау һәм кую чыгымнарын эшкуарларыбыз каплады. Беләсезме, кайвакыт акча – акча өчен җыелмый, ә халыкны яхшылыкка җәлеп итү, ниндидер уртак эш өчен җыела. Ярдәм кулы сузучылар үзләре дә бу эштә үз теләкләре белән кайныйлар, туганнарын, дусларын, танышларын алып киләләр, халкыбыз тарихы белән кызыксынып китеп, тирәнрәк казынуларга да кереп чумалар. Бу бит шәп.

Хәзер инде без күргәзмәләр комплексы төзергә планлаштырабыз. Әлеге урында лекцияләр мәйданчыгы, намаз уку бүлмәсе һәм кечкенә генә манара каралган. Моны тормышка ашыру өчен инвесторлар эзләргә туры килер, дип уйлыйм. Царев курган белән бергә булган бу күргәзмә комплексы төбәк халкына гына түгел, туристлар өчен дә кызыклы булыр дип ышанам. Проектның эскизы да инде әзер, хәзер җир мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез.

– Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган масштаблы чараларның ил буйлап бер ел дәвамында үтүе турында билгеле. Ничек уйлыйсыз, бу юбилей чаралары борынгы дәүләт тарихын ачыклау өчен хезмәт итә алырмы?

– Мин моңа бик өметләнәм. Үз тамырларыңны, үткәнеңне белмичә, киләчәкне төзү мөмкин түгел. Федераль һәм төбәк хакимиятләре моны бик яхшы аңлыйлар, югыйсә бу вакыйгага андый зур игътибар бирелмәс иде. Барыбыз да шуны аңласак иде.

Данияр Сәйфиев.

Айгөл Сафина.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here