Домой Жизнь татар Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте

Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте

0
Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы үз-үзеңне изоляцияләү чорында әти-әниләре белән Татарстан башкаласында яши.

Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алина Заһитова хәзер Казанда һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүен күрсәтте.

17 яшьлек Алинә Заһитова үзенең Инстаграмдагы битендә берничә сториз куйган. Анда аның имтиханнарга әзерлек белән мәшгуль булуы күренә.

“Кемнәр Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә?” – дип мөрәҗәгать итте спортчы үзенең җанатарларына.

Моңа кадәр Инстаграм челтәрендә спортчының фан-битендә Алинә Заһитова белән аның сеңлесе Сабинаның Беренче канал өчен видеомөрәҗәгате бастырылган иде.

tatar-inform