Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе

0
167

Башкорт халкының легендар шәхесләренә яңа караш.

Әйдә, халыкка хезмәткә! Үзләрен башка халыкларга хезмәт итүгә багышлаган, исемнәре башка милләткә таянып мәңгеләштерелгән татар шәхесләребез күп безнең. Руска, төрки халыкларга… Исемнәре башкорт халкы белән тәңгәлләштерелгән татарларыбыз байтак. Хәер, алар үз туган җирләре булган республиканың титуллы халкы исеменнән күпмилләтле халык яшәгән зур илгә хезмәт итәдер.

«Зәйнулла ишан татарлаштыру өчен зур роль уйнаган»

Зәйнулла ишан Рәсүлов (1833-1917) — күренекле дин әһеле, мәгърифәтче.

Зәйнулла Рәсүлов Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзер Башкортстанның Учалы районы) мулла гаиләсендә туып үсә.

1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда Акхуҗа авылына (хәзерге Учалы районы) имам-хатыйб булып кайта. Шәкерт чагында суфичылык белән кызыксына, Истанбулда Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала. 1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый. Улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.

Бу урында яңа татарның «Ата-бабалары түгел, оныклары татар булган кеше — татар» дигән әйтемен искә төшерү урынлы булыр.

1875 елда сөрелгән Зәйнулла ишан Костроманың Татар бистәсенә урнаша. Биредә нугайлар яки мишәрләрдән булган йомышлы татарларның токымнары яшәгән. Аңа биш елдан гына — «тәгълиматлары башкортларга зыян салмаячагына» ышангач кына кайтырга рөхсәт ителгән.

Марсель Фархшатовның «Дело» Шейха Зайнуллы Расулева (1872-1917) Власть и суфизм в пореформенной Башкирии Сборник документов» монографиясендә шактый кызыклы архив документлары бар. Менә кайбер өземтәләр:

— махсус йөкләмәләр буенча кече чиновник Вальковскийның Зәйнулла Хәбибуллин (Хәбибулла улы булганга рус документларында Хәбибуллин буларак бара. авт.) эше буенча сорау алу беркетмәсеннән: «Вообще я должен сказать, что Хабибуллин человек умный, ученый, молитвы всякие знает и при том такие, что, несмотря на татарский их язык, понятны всякому, даже русскому»;

— Зәйнулла Рәсүлевның үзен иреккә чыгаруны сорап язган прошениесендәге имзасы: «Всенижайший раб указный имам, хатип-мударрис1 соборной мечети Верхнеуральского уезда, Учалинской волости [Оренбургской губернии], д. Юлдашевой Зайнулла Хабибуллин по-татарски подписуюсь***» (г.Златоуст, 3 января 1873 г.);

— сөрелер алдыннан тутырылган документларда: «Умеет читать и писать по-татарски», дип куелган;

— Зәйнулла ишанның Габделгафур дамеллага язган хатыннан өземтә: «У нас тут порядок такой: если по почте отправляем или получаем письмо по-татарски, то отдают его не нам, а [уездному] исправнику. Он же отправляет его в г. Вологду. Уже после перевода письмо возвращают нам. На все это уходит около месяца времени. Поэтому если будете писать письмо, пишите по-русски, при том коротко…»

Тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов: «Зәйнулла ишан үзен ниндидер милләткә беркетеп карамаган, аның өчен дини һәм мәдәни як якынрак булган. Әмма сәяси-мәдәни яктан карасак, 150 процент татарлык сәясәте алып барылган. Зәйнулла ишан татарлаштыру өчен зур роль уйнаган — аның концепциясе буенча, башкорт, мишәр һәм башкалар дип бүленмичә, берләштерелгән Мәхкәмә-и-Шаргыя Оренбурджыя милләт булырга тиеш булган. Аның мәдрәсәсендә шушы милләтнең этнослары укыган: себер татарлары, казахлар, башкортлар… Укулар, әлбәттә, татар телендә алып барылган. Башкорт руханиларын алсак, алар үзләрен аерым милләт дип әйтмәгән, башкорт ул хәрби сословиесе булган. Зәйнулла ишанның улы — мөфти Габдрахман Рәсүлев татар линиясе буенча эш иткән. Аның икенче улы Габделкадыйр да Әстерханда мөхтәсиб буларак татарлаштыру сәясәте буенча зур роль уйнаган. Алар бер милләт булырга тиеш, чөнки „аерылганны аю ашар“ дип уйлаганнар».

«Зәки Вәлидинең кызы Исәнбикә апа татарча белә иде»

Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) — күренекле сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, Башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе, Башкортстан автономиясенә нигез салучы, философия фәннәре докторы, профессор, Манчестер университетының мөхбир докторы.

Башкортстанның хәзерге Ишембай районы Көзән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. 1908—1909 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укыган. Соңрак шунда ук төрки тарихын һәм гарәп әдәбияты тарихын укыткан, Казан университетында тарих һəм лингвистика буенча лекцияләр тыңлаган. 1912 елда Казанның «Милләт» типографиясендә «Төрк вә татар тарихы» исемле беренче зур фәнни хезмәте басыла. 1917 елдан милли хәрәкәттә. 1923 елдан — эмиграциядә.

Зәки Вәлиди Туганның «Хатирәләрем» китабыннан (татар теленә Рабит Батулла тәрҗемәсе) кайбер өзекләр: «Татар, мишәр вә мөселман чувашлардан гыйбарәт булган авылыбызның асылын 30-40 йорттан артмаган хуҗалыклар тәшкил итә иде. Авылыбыз „соклыкай“, „унгыт“ исемле ике нәселдән тора».

Галим бу яклардагы башкортлар һәм башка түрк кабиләләрен дүрт төркемгә бүлеп аңлата. Болар — Тау башкортлары (Бөрьян, Үсәргән, Тамьян). 2. Ялан (дала) башкортлары (Юрматы, Күдәй, Гайнә, Ирәкте, Янәй, Танып ыруглары). «Өченче төркем исә төрле гасырлар дәвамында Көнчыгыштан килеп башкортларга кушылган кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар (баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар төркеменнән гыйбарәттер. Боларның башкортлар арасында урынлашканнары саф башкортча сөйләшә, Көнбатыш тарафларга җирләшкәннәренең күбесе татар теле шивәсе тәэсирендә калган. Бу өч төркем, белгәнебезчә, соңгы йөзьелларда барысы да башкорт гаскәрендә хезмәт итә иде. 4. Дүртенче төркем Көнбатыштан, Болгар вә Казан якларыннан, алары урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч, Башкортстанга күчеп килгән качаклар (яки типтәр, ягъни госманлыча — „дәфтәрле“) татарлардан торган мишәр вә мөселман чувашлардыр. Көнбатыштан Казан ханлыгыннан килгән бу качакларны урыслар „Башкиры припущенники“, ягъни „уртага алынган башкортлар“ дип атаганнар. Минем кабиләм „соклы-кайлар“ исә өченче төркемдәгеләр булыр», — дип яза ул.

«Әхмәтзәки Вәлиди үҙе иҫкә алғандарҙан билдәле иң элекке ата-бабалары Иштуған булған. Башҡортостан Республикаһының Үҙәк дәүләт тарихи архивында һаҡланған мәғлүммәттәр буйынса, беҙгә уның ҡарт-ҡарт-ҡартатаһының Тайып Иштуған (1750—1837) һәм ҡарт-ҡарт-өләсәһе Гөләндән Мортазина булыуы билдәле, улар икеһе лә типтәр ҡаталамынан сыҡҡандар тип яҙылған», — дип яза башкорт чыганаклары.

«Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай: «Зәки Вәлидинең Төркиядәге хатыны ногай татары иде. Башкортстандагы хатыны да ногайлардан дип ишеткән булды, төгәл белеп бетермим. Ләкин балаларының беркайчан да үзләренең башкорт булуын әйткәне булмады. Кызы Исәнбикәнең күңеле татарга якын кебек тоелды. Минем кайнатам белән Зәки Вәлиди аралашып яшәгәннәр. Зәки Вәлиди гаиләсе белән Анкарадан Зонгулдакка кайнатамнарга килә торган булган. Алар күрше авылдан, уртак танышлары күп булган. Зәки Вәлиди „Хәтирәләр“ дигән китабын кайнатамга автографы белән үзе бүләк иткән. Зәки Вәлиди Төркестан аша Европага качып, аннан Төркиягә күченеп киткәч туганнары язмышын белмәгән. Кайнатам Таһир Алтай 1950 елда Алманиядән Төркиягә яшәргә килгәч, ин элек Зәки Вәлидине эзләп таба. Бик озаклап сөйләшәләр, кайнатамнан бөтен туган-тумачасын җентекләп сораша, җәберләнгәннәрен белгәч, үксеп-үксеп елый. Бу истәлекне хәтта Зәки Вәлидинең хатыны Назмия дә бер интервьюсында сөйли. Китап буларак чыгарылган истәлекләрдә бу вакыйга искә алынган. Исәнбикә Тоган кайнанамнын хәлен гел белешеп торды. Берничә мәртәбә безнең өйгә дә килгәне булды. Үзара төрекчә сөйләштеләр, әмма Исәнбикә апа татарча белә һәм әйткәләп куя иде. Аның башкорт телевидениесенә татарча интервью биргәнен дә беләм».

Кәрим Хәкимовның милләтен үз кулы белән «татар» дип күрсәткән дипломатик анкетасы бар

Кәрим Хәкимов (1882-1938) — күренекле совет дипломаты һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, Советлар Берлеге белән гарәп илләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштыручы беренче дипломат. Ул Согуд Гарәбстанында, Йәмәндә яшь Совет дәүләтенең сәүдә агенты, генераль консулы һәм тулы хокуклы вәкиле буларак дөньяда танылган шәхес.

Башкортстанның хәзерге Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Дүсән — татар авылы. Бу — журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина туган авыл.

Кәрим Хәкимов ил башлыклары, министрлар белән эш йөртүче дәүләт эшлеклесе. 1924 елда Хиҗазга консул, СССРның дипломатик агенты һәм тулы хокуклы вәкиле итеп җибәрелгән. 1926 елның февралендә Кәрим Хәкимов яңа дәүләт патшасы Габдел Газиз ибн Согудкә СССРның дөньяда беренче булып аларны яңа дәүләт итеп таныганы турындагы грамотаны тапшыра. Дипломатик осталыгы аркасында Кәрим Хәкимов һәм аның ярдәмчесе Нәзир Түрәкуловны «кызыл пашалар» дип йөртәләр. 1937 елда аларның икесе дә репрессияләнә һәм атып үтерелә. Илчеләрнең язмышы Габдел Газизне тетрәндерә. Ул СССРдан бүтән Илчеләр кабул итмәячәген әйтә һәм 1938 елда Җиддәдәге Вәкиллек ябыла. Ул 1990 елларда гына кабат булдырыла. 

Интернет киңлекләрендә Кәрим Хәкимовның милләтен үз кулы белән «татар» дип күрсәткән дипломатик анкетасы да бар.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: «Хәзер Кәрим Хәкимовның кем икәнен белүчеләр арта бара. Милләтен үз кулы белән „татар“ дип күрсәткән дипломатик анкетасы да матбугатта күренә. Хәтта аның чыгышы, тамырлары, милләте нинди булу мөһим түгел. Ул дөньякүләм инкыйлабка ышанган кеше, большевиклар партиясе вәкиле. Бер үк вакытта коммунист та, мөселман да, В. И. Ленин белән бергә милли сәясәтне билгеләүдә, Совет илен төзүдә катнашкан „ата“ интернационалист та. Төрки халыкларда социализм төзүдә, мөселман дөньясында, гарәп илләрендә иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә үз сүзен әйткән тарихи шәхес. Фарсы култыгы илләре, Изге Мәккә, Мәдинә, Җиддә, Ташкент, Бохара, Оренбургта, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия тарихында Кәрим Хәкимов тирән эз калдырган». 

Миңнегали Шәйморатов — Биштәкә мишәре

Миңнегали Шәйморатов (1899-1943) — 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор. Быел Владимир Путин указы белән Россия Герое исеме бирелде.

Уфа губернасы Биштәкә авылында (хәзер Кырмыскалы районы Шәйморат авылы) туган.

Биштәкәгә 1755 елда мишәрләр нигез салган. Алар Мең ыруы башкортларыннан җир сатып алып, тыныч урынга килеп урнашкан. 1970, 1979 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, авылда яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары авылда башкортларның 64 процент булуын, татарларның 33 процент икәнлеген күрсәтә.

Генерал Шәйморатовның документларында аның татар булуы күрсәтелгән.

Миңлегали Шәйморатов биографиясеннән Казан белән бәйле бер факт. Булачак генерал 1920-21 елларда Тугызынчы Казан Совет шәркый халыклар кавалерия курсларында укый.

Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Раиф Әмиров: «Кырмыскалы районында генерал Миңлегали Шәйморатовка — Биштәкә мишәренә һәйкәл куелды. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында Миңлегали Шәйморатовка шулай ук һәйкәл кую турында сүз алып бара һәм иншалла, шулай булырга язсын! Мин алар белән тәрҗемәсез генә түгел, аларның сүз шивәсендә, алар белән бергә сөйләшеп, чәйләшеп һәм „чәйнәшеп“ утырган вакытлар күп булды. Шуңа күрә, мин әйтәм, алар үзләрен дә татар дип кабул итәләр».

Шаһинур Мостафин, эзтабар язучысы, Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат: «Шәйморатов — безнең хөрмәтле генералыбыз. Ул ике халыкның гына да түгел, барлык халыкларның герое. Ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев кебек, ул да милләтен яшермәгән, документларда күрсәткән». 

Өлкән Шакиров алфавиты һәм кече Шакиров эпохасы

Мидхәт Шакиров (1916-2004) — күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1969-87 елларда КПССның башкорт АССР өлкә комитетының беренче секретаре. Башкортстанда башкортлаштыру эшен уңышлы башкарган шәхес. Нәкъ менә ул эшләгән елларда – 1979 елда республикада башкортларның саны кискен арта.

Мидхәт Шакиров Уфада туган. Ул җитәкләгән елларда Башкортстан Советлар Союзына көчле икътисады белән таныла. 1987 елның 6 июнендә Мидхәт Шакиров хакимияттән читләштерелә. Ул җитәкчелек иткәндә БАССР икътисади яктан зур казанышларга ия булса да, Башкортстанда татарларга карата тискәре мөнәсәбәтнең дә шул чорда башлануы билгеле. Бу хакта академик Индус Таһиров та үз истәлекләрендә искәртеп уза.

Мидхәт Шакировның әнисе Гафифә — Илеш районының Ябалак татар авылыннан Якуп сәүдәгәр кызы. Әтисе Закир ага тумышы белән Кушнаренко районы Карача-Елга авылыннан. Карача-Елга — татар авылы буларак билгеле. Архив документларында бу авыл 1739 елда телгә алына башлаган: шул вакытта бу җирләргә мишәрләрне кертәләр. Туксанынчы еллардагы газеталарда Шакировлар гаиләсенең Мөслим районы Чишмә авылыннан Карача-Елга авылына күчеп утыруы турында да язылган. Әмма бу архив документлары белән ныгытылмаган фикер генә. 

Әтисе Закир Шакиров (1881-1968) — тел галиме, педагог. «Закир Шакиров башкорт сөйләмнәрен яхшылап өйрәнә һәм башкорт әлифбасын, шулай ук башкортча башка дәреслекләр әзерләү, төзү буенча бик зур эшләр башкара», — дип яза аның турында Татарча Википедия. Шәхес буларак ул Казанда формалашкан, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Фатих Әмирханнар белән аралашкан. 1902-12 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыткан. Соңрак башкорт әдәби теленең фәнни терминологиясен булдыруда, рус графикасы нигезендә башкорт алфавитын һәм орфографиясен эшләүдә катнаша.

Мидхәт Шакировның сеңлесе Лия Шакирова (1921-2015) — педагогика фәннәре докторы, профессор, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. 1948 елдан бирле Казанда яшәгән һәм Казан Дәүләт педагогика институтында эшләгән. Ул нигез салган Казан лингвометодика мәктәбен Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә дә беләләр. Лия Закировна аспирантураны тәмамлагач та Казанга юллама соравын сөйләгән. Казанга китәргә аңа әтисе киңәш иткән: «Үкенмәссең», — дигән. Ул илленче еллардан башлап, татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре әзерләү эшендә катнашкан.

Александр Матросов — Учалы районының типтәр-татар авылы егете Шакирҗан

Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) — дошманнар амбразурасын үз гәүдәсе белән каплаган Советлар Союзы герое. Рәсми версия буенча — Александр Матвей улы Матросов, әмма бу исем артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле.

Рәсми чыганаклар буенча Александр Матросов 1924 елда Украинаның хәзерге Днепропетровски шәһәрендә туган. Ятим калып, Ульяновск өлкәсенең Иваново һәм Мәләкәс балалар йортларында тәрбияләнгән, Уфа хезмәт колониясендә эшләгән. 1943 елда сугышка алынган.

Башкорт язучысы Рәүф Насыйров һәм татар язучысы Шаһинур Мостафин матросовчылар буенча эзләнүләр алып бара. Матросовның Башкортстанның Кунакбай авылында туып-үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булуы ачыклана.

Кунакбай — Учалы районының типтәр яки типтәр-татар авылы булып саналган торак пунктларының берсе (1926 елгы халык санын алу нәтиҗәсе). Чыганаклардагы Учалы районы тарихын карасак, районда 12 типтәр авылы барлыгы әйтелә. Шуларның берсе — Кунакбай. 1959 елдан башлап, авылда башкортлар яши дип күрсәтелгән.

Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин әйтүенчә, Матросов бу батырлыкны беренче булып эшләүче түгел, ул исемлектә 62нче. Исемлекне 1942 елның 31 мартында Смоленски өлкәсенең Сычевка районында Кукмара егете Сәмигулла Кәримуллин ачып җибәрә.

Мәскәү галиме һәм публицист Мансур Хәкимовның галим Марат Сәфәров белән авторлыкта чыгарылган «Татары: воины, труженики, патриоты» дигән биографик белешмәлегендә Шакирҗан Мөхәммәтҗановның татар егете булуы күрсәтелә.

Шәехзадә Бабич: «Бу заман безнең татар күк — аумалы да тәүмәле…»

Шәехзадә Бабич (1895 — 1919) — күренекле татар һәм башкорт шагыйре. Кыска гына гомере эчендә ул бай һәм үзенчәлекле поэтик мирас калдырган.

Элекке Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы) Әсән авылында мулла гаиләсендә туган. 1910 елда, казах далаларына китеп, бер ел балалар укыта. Шунда ул казах акыннары белән якыннан аралаша, казах халык әдәбиятын өйрәнә. 1911-1916 елларда Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә белем ала. 1917 елда башкорт милли хәрәкәтенә катнаша. 1919 елда фаҗигале һәлак була.

Галимҗан Ибраһимов Шәехзадә Бабичның теле турында болай дигән иде: «Бабич теле, өслүбе белән безнең әдәбият дөньябызда бөтенләй аерым бер урында тора. Ул иң күп, иң кыйммәтле әсәрләрен саф әдәби татарчаның матуры вә садәсе белән язды. Ул сүзләрдә, тәгъбирләрдә шундый бер җиңеллек, байлык күрсәтә ки, әйтерсең «ул үз алдына тезелгән матур ташлар белән үз теләгәнчә уйный, аларны теләгәнчә җыя, туздыра, чәчә, тагын җыя… Аның көлүләре күз яше эченнән көлү булып чыгалар. Бу ноктада Бабич белән мәрхүм Тукай арасында бик зур охшаш бар» («Вакытсыз һәлак булды», 1921).

Шәехзадә Бабич шигырьләреннән юллар:

—      «И татар, калдың хөр һәм азат, Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак»,

—      «Бу заман безнең татар күк — аумалы да тәүмәле…»

—      «Гыйлем вә мәдәният бөтенләй күтәрелсен иде дә җәһаләт вә наданлык падишаһысы заһир булып (барлыкка килеп) үзенең караңгы итәкләрен җир йөзенә җәйсен иде. Ул чагында һәр милләт безнең татар дәрәҗәсенә төшеп калыр иде дим».

Интернет киңлекләрендә Шәехзадә Бабичның әтисе Мөхәммәтзакир Бабичевның Башкортстан территориясендә 1917 елда авыл хуҗалыгы җирләре буенча халык санын алу карточкасыннан фрагментны табарга була. Анда аның милләте татар диеп күрсәтелгән.

Язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйльманов: «Шәехзадә Бабич — минем авылдашым, нигездәшем, рухташым. Аның нигезе туган йортымның күршесендә генә. Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында әле дә Бабич рухы, аның гипнозы бетмәгән. Мин дә кечкенәдән аның рухын тоеп, иҗаты белән танышып, каһарманлыгын һәм фаҗигасен аңлап үстем. Минем өчен Бабич — татар, әлбәттә. Татар авылында, татар мохитендә, татар йолаларында, татар рухи мирасында, нәкъ менә татар җырларын тыңлап, татар моңнарын күңеленә алып, бу көйләрне скрипкада, мандолинада уйнап үскән егет, җәдитче мулла, имам-хәзрәт, татарларны мәгърифәтле итүгә гомерен биргән Мөхәмәтзакир Бабичевның талантлы улы буларак, ул — татар. Мин моны белеп, икеләнмичә әйтәм». 

Мәҗит Гафури: «Шул татар теле белән көйлим бер көй көйләсәм»

Мәҗит Гафури (1880-1934) — күренекле татар-башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйре.

Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Революциядән соң Уфада төрле газета редакцияләрендә, шул исәптән татар телендә чыгучы «Башкортстан» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында корректор, тәрҗемәче булып эшли. Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша. 1923 елда Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелә.

Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният иҗтимагый фонд советы рәисе Люция Камаева бер интервьюсында болай дигән: «Ул башкорт һәм татар әдәбияты классигы. Әйе, башка әдәбият әһелләреннән аермалы буларак ул сәяси максатларда милләтен алыштырмаган. Татарча язган һәм чыгыш ясаган, ләкин аны башкорт җире күтәрде. Ул моны онытмады. Алар турында начар сүз әйттермәде. Аларның мәдәниятен, халык авыз иҗатын яратты. Аны язып калдырмасаң, югалачак дип борчылды. Әдәби башкорт теленең барлыкка килүенә зур өлеш кертте».

Шагыйрьнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Мирасханәсендә саклана.

Мирасханә фондларына күрсәткечләре китабында күренекле галим, археограф Марсель Әхмәтҗанов мондый мәгълүмат бирә: «Шагыйрь фондының Институтка килү тарихы документларда чагылмый. Институтта 1940 елда эшләгән фәнни хезмәткәр Вәли Һаҗиевның хатирәләренә караганда, ул мирасның язмышы турында сөйләшү өчен Уфада булып кайта. Берникадәр вакыттан соң, Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр, әтисенең барлык кулъязмаларын зур бер чемоданга тутырып, Институтка китереп тапшыра һәм әйтә: „Безнең әти бер әсәрен дә башкортча язмады, мирасын Казанга илтеп тапшырырга васыять итте“, — ди. Мирасханәнең инвентарь кенәгәсендә Мәҗит Гафуриның группа белән төшкән фоторәсемнәре, Хәлим Искәндәровка 1923-1929 елларда һәм хатыны Зөһрәнең шул ук адресатка 1926 елда язган хатлары 1943 елда кабул ителүе теркәлгән. Шагыйрь фондында тупланган материаллар 1963 елда тасвирланып бетә. Нәтиҗәдә, М.Гафури архивыннан төзелгән фонд 112 саклау берәмлегеннән гыйбарәт була».

Мәҗит Гафуриның тел турындагы шигырьләреннән юллар:

Ана теле

Үз ана телем — минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем — үз әйберем булган өчен ярата күңел…

Әле дә шул теле белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,

Шул татар теле белән көйлим бер көй көйләсәм.

Телеңне киссәләр…

Әй татар, нишләрсең инде, бар телеңне киссәләр?

Зар җылап сорауларыңны юкка хисап итсәләр?

Авызыңны көчләп ачып, бер башка телне тыксалар;

Нишләгән булырсың инде, чын аяктан ексалар?..

Мостай Кәрим: «Безнең типтәр үлеп бәхәс ярата…»

Мостай Кәрим (1919-2005) — Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты. 1951-62 елларда Башкортстан язучылар берлеге идарәсе рәисе. РСФСРның IV–XI чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстанның милли яшьләр театры Мостай Кәрим исемен йөртә. 2013 елда Уфада легендар шагыйрьгә һәйкәл композициясе ачылды. Россия Президенты Указы белән 2019 елның 31 маенда «Өфө» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде.

«Рус түгелмен, ләкин россиян мин,

Россиян мин — ниндәй ғорурлыҡ!

Ун ғүмерең миңә кәрәк түгел,

Бер яҙмышым шуға торорлоҡ.

Рус һәм башҡорт юлда һәр саҡ юлдаш,

Табындаштар оло байрамда,

Яуҙа яуҙаш, дандаш һәм ҡәберҙәш

Изге һуғыш үткән майҙанда», — дип язган Мостай Кәрим татар авылында туып үскән.

«Озын-озак балачак» китабында үзе болай яза: «Безнең типтәр үлеп бәхәс ярата. Яше-карты, бала-чагасы, бичә-чәчәсе, хәтта килен-киләмәсе, бәхәс дисәң каплана да китә».

Мостай Кәрим Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш авылында туган.

Келәш — татар авылы. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 93 процент татарлар яши. Шушы ук авылдан татар һәм башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш, татар һәм башкорт җырчысы Фәридә Кудашева чыккан.

Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева дуэты — башкорт белән татарның уртак легендасы

Фидан Гафаров (1947) — Татарстанның, Башкортстанның, РСФСРның халык артистлары, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премияләре лауреаты. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры артисты. Театр сәхнәсендәге йөзләп роль башкарган искиткеч популяр актер. Нурия Ирсаева белән уртак дуэтлары аша танылдылар.

Фидан Гафаров тумышы белән Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылыннан. Милләте буенча татар, Казанда узган матбугат конференцияләрендә татарча җавап бирә. Улы Азамат Гафаров та иҗат юлын Уфа «Нур» татар дәүләт театрыннан башлады. Фидан Гафаров татар шагыйрәсе Ләйлә Дәүләтова белән Татарстанда концертлар куеп йөрде.

Ләйлә Дәүләтова:«Фидан абыйның җырларын тыңлау, үзен күрә, аралашу, аның белән эшләү чиксез бәхет. Ул чыккач та сәхнә нурланып китә иде, чөнки аның аурасы, энергетикасы бик көчле. Ул һәр сүзне тәмле итеп сөйли белә. Татар-башкорт сәхнәсендә аңа тиңнәр юк. Ул алып була торган бөтен мактаулы исемнәрне дә алып бетерде бугай инде. Әле бер атна элек кенә Башкортстанның мактаулы гражданины исемен бирделәр. Гадәти тормышта үзе бик гади, бик җайлы кеше. Без аның белән татарча гына сөйләшә идек. Мин аны татар дип беләм, үзе дә шулай дип әйтә».

Нурия Ирсаева (1942) — Татарстанның, Башкортстанның, РСФСРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премияләре лауреаты. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры артисты. Театр сәхнәсендәге йөзләп роле, «Галиябану», «Тапшырылмаган хатлар» кебек музыкаль спектакльләрдә Фидан Гафаров белән дуэтлары аша танылды. Гаҗәеп популяр актриса.

Нурия Ирсаева Башкортстанның Миякә районы Канбәк авылында туган.

Интервьюсыннан юллар: «Минем әни ягыннан бабайлар башкорт җирләренә чукындырудан качып татар иленнән — Болгардан килеп урнашканнар. Авылга нигез салучы бабам Ханбәк исемле булган. Авылыбыз күл буена, тау итәгендәге искиткеч матур урынга урнашкан. Күл суы Димгә, Дим Агыйделгә, Агыйдел Иделгә тоташкан. Шунда аккан йомычка эзе буйлап качкан кешеләрне эзләп тапканнар да чукындырып киткәннәр. Әмма соңрак, берничә буыннан соң бабайлар, барыбер патшадан рөхсәт алып, ислам диненә кайтканнар. Әнием — нәселебездәге соңгы чиста татар. Әтием — Оренбург якларыннан, аңа башкорт каны кушылган».

ххх

Әлеге шәхесләр башкорт халкының дәүләтчелеге итеп билгеләнгән җирдә туып-үскәннәр һәм шул җирдә яшәгән халыкларга хезмәт иткәннәр. Алар үзбилгеләнешен татар дип таныган хәлдә, башкорт халкының легендасына әверелгәннәр. Тамырларына күз салсак, борынгы бабалары типтәр, мишәр дип бирелгән. Алар тарихи сәбәпләр аркасында башкортлардан җир алып бирегә килеп утырган татарлар. Ә инде аларның нәсел дәвамчылары талантлары һәм бар булмышлары белән ата-бабаларын үз иткән халыкка хезмәт иткәннәр. Кабатлыйм — үзбилгеләнешен (үзидентификациясен) югалтмаган хәлдә.

Башкортстанда туып үскән, хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Ким Миңнуллин шәрехләве:«Башка республикаларда яшәп, төрле милләтләрнең әдәбиятын һәм сәнгатен булдыруда катнашкан иҗат әһелләре турында күбрәк язарга кирәк. Бу өйрәнүләр туктамаска тиеш, без туктыйбыз икән, әлбәттә, ул шәхес безнеке булудан туктый. Без күп вакыт кемдер эшләгәнгә канәгатьсезлек белдерәбез, ә үзебез тиешле эшне эшләмибез. Бакчаң булып та, карамыйсың икән, кемдер аны кереп алмаса да, ул синеке булудан туктый һәм ташландык бакчага әйләнә. Кем эшли — бакча шуныкы була».

Рузилә МӨХӘММӘТОВА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here