Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Алинә Заһитовага «Яңа заман спортчысы» премиясен бирделәр

Алинә Заһитовага «Яңа заман спортчысы» премиясен бирделәр

0
Алинә Заһитовага «Яңа заман спортчысы» премиясен бирделәр

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Яңа заман спортчысы» («Спортсмен нового времени») номинациясендә премия алуын шәрехләде.

«Бу бүләк өчен зур рәхмәт. Минем өчен «Яңа заман спортчысы» номинациясендә җиңү зур кыйммәткә ия, чөнки спорт – ул минем бөтен тормышым», – диде Заһитова. Бу хакта «Матч ТВ» хәбәр итә.

Моннан тыш, Әлмәттә туып-үскән кыз Россия спортына нәрсә кирәк булуын белүе турында әйтте.

«Мин безнең спортка нәрсә кирәген беләм, сезнең белән бергә аны көчлерәк итәсем килә. Әлегә спортчы һәм телетапшырулар алып баручы буларак, ә киләчәктә — кем белгән», – диде Алинә Заһитова.

Искәртик, ул 2018 елда Олимпиадада җиңгәннән соң спорт карьерасын туктатып торды.