Домой Культура Гыйлем-мәгърифәт җырчысы

Гыйлем-мәгърифәт җырчысы

0
Гыйлем-мәгърифәт җырчысы
Фотода: Шамил Галимов (сулдан уңга), Эльмира Сәйфетдинова, Резеда Төхбәтшина, Ольга Иванова, Люция Гыйниятуллина, Илнур Миргалиев, Хатыйп Миңнегулов, Римма Галимуллина, Искәндәр Измайлов

17 майда Камышлы авылы урта мәктәбендә Сәйф Сараиның тууына 700 ел тулу уңаеннан регионара фәнни конференция узды. «Сәйф Сараи укулары»н Камышлы районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган иде. Шагыйрьнең туган урыны төгәл билгеле булмаса да, галимнәр аны Камышлы районы белән бәйли.

Якынча 1321 – 1396 елларда яшәгән Сәйф Сараи Сарай әл-Җәдит шәһәрендә укыган һәм шагыйрь буларак формалашкан. 1340 елларда Сарай әл-Җәдит Алтын Урда башкаласы итеп билгеләнә. Анда сәяси тормыш кайнап торган, дин һәм мәдәният чәчәк аткан. Сәйф Сараи Мисырга 1380 елларда күчеп килә һәм солтан сарае канцеляриясендә хезмәт итә башлый.

Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараиның Камышлы җирендә тууын иң беренчеләрдән булып мәрхүм археолог Равил Фәхретдинов фаразлаган. Ә ул вакытта хәзерге Идел буе төбәкләре Алтын Урда дәүләте җирләре булган.

– Алтын Урда дәүләте күптән инде юк, ул чорның архив документлары да сакланмаган. Сәйф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе, Камышлы җирлегендә дөньяга килүен фаразлый алабыз, – дип сөйләде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Шул ук институтның фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Самара өлкәсенең Камышлы районында Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин булуын әйтте. «Идел буе Болгар дәүләте җирләрендә без Кытай фарфоры, Сүрия пыяласы, Иранда ясалган бронза савытлары табабыз. Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үткән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шушы җирләр аша барганнар», – дип аңлата тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Конференциядә М.А. Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Эльмира Сәйфетдинова да катнашты. Ул Сәйф Сараиның мәмлүкиять Мисырында яшәгән чоры һәм иҗаты белән таныштырды.

Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнүгә шактый көч куйган галимнәрнең берсе, «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләрен 1999 елда татар телендә җыентык итеп бастырып чыгарган. «Сәйф Сараиның туган көне һәм урыны төгәл билгеле түгел. Үзенең бер шигырендә ул Камышлы йорт илендә туып, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә белем алуы, Сарайда шагыйрь булып танылуы, соңрак Мисырда яшәвен яза. Безнең илдә камыш сүзе булган атамалар берничә, ләкин галимнәр аны Идел буендагы, ягъни Самара өлкәсендәге Камышлы белән бәйли», – дип билгеләп үтте Хатыйп әфәнде.

Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты белән тарихчы галимнәр генә түгел, язучылар да кызыксына икән. Казаннан килгән делегация составында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Ольга Иванова да бар иде. Хәзерге вакытта ул Сәйф Сараи турында роман яза икән. Бирегә ул тарихи шәхеснең туган җирен үз күзләре белән күрү өчен килгән. Бу аңа әсәрне баетырга ярдәм итәр, дип ышана.

Конференциядә шулай ук Похвистнево районының Гали авылыннан «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова, Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Таҗетдинова, Татар Байтуганы авылыннан «Әлифба» музее җитәкчесе Нурания Абзалова һәм Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гатина катнаштылар. Алар кунакларны өлкәбезнең башка күренекле шәхесләре белән таныштырдылар.

Самараның «Туган як тарихын өйрәнү» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимовның «Самара шәһәренә нигез салу вакыты: чыганакларны анализлау һәм интерпретацияләү проблемасы» дип аталган доклады Казан тарихчыларында зур кызыксыну уятты. Ул 1586 елга кадәр хәзерге Самара җирләренең Идел Болгарстанына, Алтын Урдага, Казан ханлыгына, Нугай Урдасына керүе турында сөйләде. Биредә татар авыллары, шәһәрчекләр булуын дәлилләүче чыганаклар бар: җирле халыклар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, гомумән, бу төбәктә икътисад үсеше югары булган, дип сөйләде. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Шамил Галимовны Алтын Урда чорын өйрәнүгә багышланган фәнни конференциядә катнашырга чакырдылар.

«Сәйф Сараи укулары»ның икенче өлеше Сәйф Сараи музеен оештыруга багышланган иде. Камышлы авылы китапханәсендә моның өчен урын да бүлеп бирелгән. Татарстан кунаклары музейга Алтын Урда чорына багышланган зиннәтле тарихи китаплар, Сәйф Сараи әсәрләрен һәм портретын бүләк иттеләр. Аны Татарстанның танылган рәссамы Илдус Мортазин иҗат иткән.

Очрашу ахырында Илнур Миргалиев Камышлы археологиясен өйрәнергә кирәк, дигән фикер әйтте. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Камышлы тирәсендәге зиратлардагы ташъязмаларны өйрәнүгә керешәчәк.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.