Домой Жизнь татар Алия Алиева: «Татар булу—горурлык!»

Алия Алиева: «Татар булу—горурлык!»

0
Алия Алиева: «Татар булу—горурлык!»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Алия Алиева курсташы Гүзәл Закировага Интертат башлаган #минтатар сериясендә интервью бирде.


Алия, син Казан федераль университетына укырга кергәнче Казан театр училищесын тәмамлагансың. Ни өчен хәзер татар бүлегендә белем алырга уйладың?

— Татар телемнең сыеграк булуын тойдым, тел байлыгымны баетасым килде, чөнки минем радио өлкәсендә эшлисем килә. Бу минем бер максатым да, хыялым да.

Синеңчә, чын татар кешесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Бу бик авыр сорау… Минем уйлавымча, татар кешесендә генә түгел, ә гомумән кешеләрдә булырга тиешле сыйфатлар – әдәплелек, җитезлек һәм иң бөеге — һәрвакытта да кеше булып калу. Хәзерге заманда кешеләр бу сыйфатларны югалта башладылар дип уйлыйм. Чын татар кешесе, электән килгәнчә, тырыш булырга тиеш!

Мин татар булуым белән горурланам. Театр училищесында укыганда безне рус курслары «татары» дип йөртәләр иде. Төркемдәшләрем моңа бик каты ачуланалар, ә мин шул вакытта уйлап куя идем: «Ничек горур яңгырый бу «татары» дип әйткәч!» Берсенең дә рус курсына «русские» дип дәшкәннәре юк иде.

Әмма чын татар кызы булыр өчен үз өстемдә бик күп эшлисем бар әле.

Татар телен, милләтен саклап калу өчен нишләргә кирәк?

— Татар телен саклап калу өчен үз телеңдә сөйләшергә, аралашырга, балаларыңны татар көйләренә кечкенәдән ияләштерергә кирәк. Миңа әнием балачагымда гел татарча җырлый иде. Шулай ук телгә бәйле конкурслар, флешмоблар, башка чаралар оештырырга кирәк. Минемчә, киләчәк буынның күңелен уяту өчен бик кирәкле әйберләр болар. Чөнки аларда кызыксынуны без уята алмасак, тагын кем уятачак?

Бу сорауны бирми кала алмыйм: татар милләтенең киләчәге бармы?

— Әлбәттә бар, чөнки милләт ул кешеләрдән тора. Әгәр кешеләр үз милләте, тарихы белән кызыксына, сакларга тырыша икән, милләт тә яшәячәк!

Алия, син бит әле татар телендә шигырьләр дә язасың. Берсен укып китче.

— Язам дип инде, алай ук әйтмәс идем… Илһам килеп киткәндә генә…

Кара шомырт күзләрегез белән,

Төшләремә һәр көн керәсез.

Күңелемдә ялкын кабынганын

Сез бит үзегездә беләсез!

Шашкандыр мин, әйе, тиледер мин,

Юк шул хакым сезне сөяргә.

Дусларым да әйтә ярамый дип

Кеше өлешенә тияргә!

Бу мәхәббәт шулай сукырмыни –

Ярамаган ярны тиң күрәм.

Акылым белән адашмаска телим,

Хисләр белән утка сикерәм…

Искиткеч иҗат җимеше! Уңышлар сиңа, Алия!

Гүзәл Закирова

intertat.tatar