Домой Жизнь татар Татары в регионе Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

0
Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрьнең беренче якшәмбесендә билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.

Гадәттә, әлеге бәйрәм уңаеннан газета укучыларыбызны, мөмкинлекләре чикләнгән булса да, тормышны искиткеч яратучы, көчле рухлы, киң күңелле кешеләр белән таныштырабыз. Быел да бу традицияне бозмаска булдык һәм сезнең игътибарыгызга Камилә Загирова һәм аның әнисе Вәлимә ханым белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Вәлимә, баланың диагнозы карында вакытта ук билгеле булдымы?

– Юк, йөклелекне җиңел кичердем. Тугыз ай эчендә бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым, бөтен күрсәткечләр нормада иде, – дип башлады сүзен ана. – Ә менә бала табу бик авыр узды. Бәлки табиблар тарафыннан тиешлечә ярдәм күрсәтелмәгәнгәдер, башы нык кысылып, туган вакытта сабыем инсульт кичергән. Хәле бик авыр иде, шунда ук реанимациягә алып киттеләр үзен…

– Андый вакытларда баладан баш тартырга тәкъдим итәләр кайвакыт…

– Миңа андый тәкъдим ясамадылар. Балагызның хәле бик авыр, ике тәүлектән үлмәсә – яшәячәк, диделәр. Ә баладан баш тартырга дигән уй бер генә дә башыма кереп чыкмады. Ничек инде йөрәк парәңне ташлап калдырасың, ди? Ул минем беренче шатлыгым, көтеп алган балам. Хәбәрне ишетүе бик авыр булды инде, билгеле, – дип күз яшьләрен тыярга тырыша әңгәмәдәшем.

Ничек кенә авыр булса да, Вәлимә, бөтен ихтыяр көчен туплап, баланы тернәкләндерергә карар кыла. Кызына ике яшь тулгач, ДЦП дигән тетрәндергеч диагноз куялар.

– Һәр өч ай саен хастаханәләрдә яттык, мөмкин булган бөтен дәвалау ысулларын кулланырга тырыштык, – дип дәвам итә сүзен Вәлимә.

– Вәлимә, берүзегезгә авыр булгандыр инде, барысы да кыйммәт бит?

– Мин үзем генә түгел. Янымда тормыш иптәшем Рәсим, туганнарым, дусларым бар. Дәвалауның кайсы бушлай, кайсы түләүле. Ярдәм кирәккән очракта барысы да күмәкләшеп булышалар. Камиләгә биш яшь тулганда хәйрия фондларына мөрәҗәгать итә башладым. Самараның тернәкләндерү үзәкләрендә дәваландык. Шулвакыт балада уңай якка үзгәрешләр сизелә башлады. Минем күңелемдә ниндидер ышаныч туды. Бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйча, баланы даими дәваларга кирәклеген аңладым. Бу үзәкләрнең күбесе түләүле. Социаль челтәрләр аша ярдәм сорарга да туры килә инде. Һәр 3 – 4 ай саен 180 – 250 меңлек дәвалану курслары узабыз. Без үзебез генә бу кадәр акча җыя алмас идек. Минем үтенечләремә битараф булмаган бөтен кешеләргә, мәчетләргә Аллаһының рәхмәте яусын! – ди Вәлимә.

– Дәүләт тарафыннан инвалид балаларга нинди ярдәм чаралары каралган?

– Әйе, дәүләт тә ярдәм итә. Камиләнең пенсиясе хәзер 16000, ә мин авыру бала караган өчен 10000 сум алып торам. Элек 500, аннан соң 1200, 5500, ә 3 – 4 еллар чамасы элек 10000 сумга кадәр күтәрделәр пособиене, – ди Вәлимә. – Инвалидларны дәвалау өчен «квота» дигән нәрсә бар. Ләкин аннан файдалану өчен озын-озын чиратларда торырга кирәк. Безгә ул квотаны көтеп торырга вакытыбыз юк, һәр минутыбыз исәптә. Шулай да, берничә тапкыр ул мөмкинлектән дә файдалана алдык. Камиләнең аягына операцияне шул квота буенча бушлай ясаттык, – дип сөйли ана кеше.

Камилә Мәскәүдә, Львов өлкәсендәге Трусковец шифаханәләрендә дәваланган. Һәр курстан соң баланың ныгый баруы сизелә. Эзләнә торгач, Вәлимә Чиләбедәге «Сакура» тернәкләндерү үзәге турындагы мәгълүматка тап була.

«Сакура»да Камилә 16 дәвалану курсы узган инде. Бу ДЦПлы балаларны дәвалау өчен махсус үзәк. Анда гадәти ысуллардан тыш кытай медицинасы һәм инновацион ысуллар кулланыла. Биредә дәвалана башлаганнан соң яхшы якка үзгәрешләр бик нык сизелә. Киләсе елга да шунда барырга планлаштыралар Загировлар.

Камилә 15 яшенә кадәр коляскада гына утырган. Ә хәзер өй эчендә үзе атлап йөри. Әлегә адымнарын бераз куркыбрак ясый, ләкин киләчәктә үз-үзенә ышанычы артыр, адымнары ныгыр, дип ышана.

– Соңгы елларда Камилә күп нәрсәләрне үзе эшли башлады – үзе киенә һәм чишенә. Элек куллары бөтенләй “тыңламый” иделәр. Хәзер Аллаһыга шөкер. Монда бассейнның да файдасы тиде, дип уйлыйм, – ди Вәлимә. – Кызганычка, әлегә бассейнга йөрүне туктатырга туры килде – инструкторыбызны коронавирус харап итте. Яңа инструктор табу белән, бассейнда шөгыльләнүебезне дәвам итәчәкбез, – ди.

Декабрьдә Камиләгә 17 яшь тула. Быел ул читтән торып 9нчы сыйныфны тәмамлый. Бөтен фәннәрне дә уңышлы үзләштерә, инглизчә дә укый, яза, сөйләшә һәм тәрҗемә итә.

– Камиләгә 7 яшь тулгач, без авылдан Отрадный шәһәренә күчендек. Чөнки авылда ДЦПлы баланы укыту мөмкинлеге булмады, ә Самарада фатир арендалау бик кыйммәткә төшә. Анда кызыбыз 4нче сыйныфка кадәр өйдә торып укыды. Укытучыбыз бик әйбәт иде. Башлангыч мәктәп программасын Камилә бик тырышып үзләштерде. Укырга, санарга өйрәнде, тапкырлау таблицасын, рус теле кагыйдәләрен барысын да белә кызыбыз. Тик менә ручка тотып яза алмый шул. Шулай да аптырап калмады – компьютер яки смартфон клавиатурасына борыны белән төртеп язарга өйрәнде. Самарага күченеп килгәндә ул укуын дәвам итәргә әзер иде. Беренче укытучыбызга без бик рәхмәтлебез.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Камилә көллияткә кереп белем алырга, дизайнер һөнәрен үзләштерергә тели. Вәлимә бу уңайдан бераз борчыла, Камиләне көллияткә алырлармы, дип кайгыра. Икенче яктан караганда, закон нигезендә каршы килергә тиеш түгелләр.

Кызыбыз аш-су әзерләүгә багышланган тапшырулар, Төркия киноларын карый. Китапларны да үзе укырга ярата, аудиокитапларга бик исе китми. Бәләкәйрәк чакта әкиятләр укый иде, хәзер күбрәк мәктәп программасы буенча кирәкле мәгълүмат белән кызыксына. Ул – киң күңелле, аралашучан, теләсә кем белән бик тиз уртак тел таба белә торган бала, – ди Вәлимә. – Социаль челтәрләр аша аралаша, шифаханәләргә баргач, яшьтәшләре белән генә түгел, үзеннән олыраклар белән дә бик тиз дуслашып китә. Ул беркайчан да берүзе генә боегып утырмый, һәрвакыт елмаеп, уңай энергетикасы белән кешеләрне үзенә тартып тора, – дип елмая танышым.

Үзе шундый саф күңелле булгангадыр, эшләре дә уңа бу кызчыкның. Беренче сыйныфта укыганда Камилә Губернатор премиясенә лаек булган, узган елда “Елка желаний” акциясендә катнашып, теләгенә ирешкән.

– Күпсанлы хатлар арасыннан сайлап алынган иң беренче хат Камиләнеке булды. Ул ноутбук сорап язган иде. Безгә 25000 сум акча бирделәр. Шулай итеп, җитмәгән сумманы өстәп, Камиләгә ноутбук сатып алдык, – ди Вәлимә.

Загировлар фатирында балага кирәкле төрле җайланмалар бар. Мәсәлән, вертикализатор ярдәмендә Кәмилә көн саен 40 – 50 минут басып тора, аркасын ныгыта, беговая дорожкада шөгыльләнә. Өч төрле коляскалары бар. Икесе – үзйөрешле, берсе гади генә. Электроприводлы колясканың берсен хәйрия фонды аша алып биргәннәр, икенчесен үзләре 170000 сумга кредитка сатып алганнар. Анысы бик җиңел, 25 килограмм гына, машинага да сыя, үзләре белән йөртергә дә җайлы икән. Ә фонд аша алынганы авыр – 150 килограмм, анысы белән Камилә өйдә дә йөри, урамга да чыга. Өйләре яңа, лифты зур, подъезддан чыгу җайланмалары да бар. Камилә коляска белән үзе идарә итә, әнисе ишекләрне генә ачып тора.

Камилә дә, Вәлимә дә көләч йөзле, киң күңелле, ачык кешеләр. Әңгәмәнең башыннан азагына кадәр мин бу көчле ихтыярлы, искиткеч сабыр холыклы анага сокланып туя алмадым. Аллаһы Тәгалә бирсә дә бирә икән кешегә сабырлык һәм түземлек. Бернинди үлчәүгә дә сыя алмаслык ана мәхәббәте генә могҗизалар булдырырга сәләтле.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Камиләгә акчалата ярдәм итәргә теләсәгез, 4276540034450381 номерлы СберБанк картасына күчерә аласыз. Карта 8-927-018-47-15 номерлы телефонга бәйләнгән (Валимя Хабибиннуровна З.)